Яңа юл яра гомер агышы – изге юл тели кыңгырау тавышы...

59 (10991) | 23-05-2015, 09:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 608 | Комм.: 0
Яңа юл яра гомер агышы –  изге юл тели кыңгырау тавышы...
11 ел элек алар – ак тасмалы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар беренче тапкыр гимназиягә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр әкияттәге кебек сизелми дә үтеп киткән.



Ветераннар хөрмәтенә күркәм тантана үткәрелде

57 (10991) | 23-05-2015, 09:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 512 | Комм.: 0
Күптән түгел Аблай авылында да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәме гөрләп узды. Аның барышында яу-яланнарда ятып калган һәм туган авылыбызга әйләнеп кайткан яугирләребезнең исемнәре язылган һәйкәл ачылды.



Хәвефсезлек акциясе үтте

56 (10990) | 21-05-2015, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 484 | Комм.: 0
Хәвефсезлек акциясе үтте
Өченче глобаль юл хәрәкәте хәвефсезлеге атналыгы кысаларында 8 май көнне районда “Селфи безопасности” акциясе үткәрелде.



Табигать көйсезлекләре киртә түгел

56 (10990) | 21-05-2015, 10:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 469 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар күрсәтүенчә, 20 майга районыбызда барлык чәчүлек мәйданнарының 56,3 процентында, ягъни 35179 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән.



Сабан туе 6 июньдә үтәчәк

55 (10989) | 19-05-2015, 10:02 | Район яңалыклары | Просмотров: 598 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимияте карары нигезендә быелгы район сабан туен 6 июньдә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенең Кәшәк авылы янындагы тугайда үткәрү билгеләнде. Шул ук көнне, гадәттәгечә, язгы кыр эшләренә йомгак ясалачак, авыллардагы янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре каралачак, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүче алдынгы райондашларыбызны бүләкләү булачак.



Көне ел туйдырган мәл

54 (10988) | 18-05-2015, 11:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 583 | Комм.: 0
Көне ел туйдырган мәл
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында язгы басу эшләре һәр елдагыча, барлык вак-төягенәчә ныклы уйланылып, эш барышында теге яки бу сәбәпләр белән бүленеп тормаслык итеп оештырылган. Шуңа да тоткарлыклар, булса да, бары табигать шартлары аркасында гына – койма яңгырлар мәлендә беркадәр тукталып торганнар. Әле эш темпларын артырганнан-арттыра баралар.



Гимназиядә — гала концерт

54 (10988) | 16-05-2015, 10:15 | Район яңалыклары | Просмотров: 501 | Комм.: 0
“Җиңү салюты” үзешчәннәр смотры фестивале кысаларында гимназиядә 2-8, 10 сыйныф укучылары катнашлыгында смотр концертлары үтте. Иң яхшы номерлар сайланып, 12 май көнне район мәдәният йортында смотрның гала-концерты үткәрелде. Анда 350дән артык бала катнашты, барлыгы 33 номер булды.