Спорт бәйрәме булды
№ 69 (11003) | 23-06-2015, 08:46 | Район яңалыклары | Просмотров: 440 | Комм.: 0
10 июнь көнне Юмаш авылында БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты В.В.Соколов призына 2000 елда туган һәм аннан яшьрәк велосипедчылар арасында Республика беренчелегенә ярышлар үтте. Биредә Башкортстанның төрле төбәкләреннән (12 район) барлыгы 124 яшь спортчы катнашты. Бу көнне Юмаш авылында чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды.
Хезмәт кешеләре һәрчак игътибар үзәгендә
№ 68 (11002) | 20-06-2015, 11:36 | Район яңалыклары | Просмотров: 469 | Комм.: 0
Ленин исемендәге кооператив-колхозда фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтеп эшләүчеләр һәрчак игътибар үзәгендә. Биредә төрле елларда да сабан туйларын үткәрү туктатылмады, әле дә аны ел саен оештырып киләләр.
Шанлы, канлы еллар авазы
№ 68 (11002) | 20-06-2015, 11:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 504 | Комм.: 0
22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне
Вакыт узудан инде саргаеп беткән документларның әһәмияте еллар үткәч артканнан арта гына бара. Менә күптән түгел Чакмагышта яшәүче хезмәт ветераны Вәзих Мөкъсинов (ул 37 ел механика заводында эшләде, күп еллар тәэмин итү бүлеге начальнигы вазыйфасын башкарды) “Комсомольская правда” гәзитенең 1941 елның 24 июнендә чыккан 146 нчы санын алып килде. “Моны кайдан таптыгыз?” – беренче соравым шул булды.

Тармакның уңышы — азык базасы ныклыгында
№ 67 (11001) | 18-06-2015, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 454 | Комм.: 0
«Герой» авыл хуҗалыгы кооперативында мал азыгы хәзерләү комплекслы оештырылган. Мал кышлату сезонына ныклы азык базасы туплау хәстәрлегенә бик тә җаваплы карыйлар биредә. Егетләр эшләре өчен зур җаваплылык тоеп хезмәт сала, нормаларын арттырып үти. Бүгенге көндә терлекләрне азык белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыру өчен хуҗалык механизаторлары сенаж сала, печәнне чабып, төргәкләргә урый, утарларга кайтару хәстәрлеген күрә.
Изгелектән күңеле тулышкан
№ 67 (11001) | 18-06-2015, 10:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 426 | Комм.: 0
21 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне
Бу дөньяда яшәү бәхетен әни-әтиләр Ходай кодрәте белән бүләк итсә, кешеләр сәламәтлеге сагында уяу торулары белән ул бәхетле мизгелләрне табиблар мөмкин кадәр озынайтырга тырыша. Дөрес диагноз куеп, вакытында тиешле дәвалау үткәрү югалта башлаган сәламәтлекне аякка бастырырга, алай гына да түгел, гомерләрне беркадәр озынайтырга да ярдәм итә әле.

Уполномоченныйлар эш башладылар
№ 65 (1000) | 16-06-2015, 10:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 521 | Комм.: 0
2016 елда үтәчәк Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек чикләрендә республиканың шәһәр һәм районнарында агымдагы елның 5 маеннан 70 уполномоченный эш башлады. 1 июньнән исә район һәм шәһәр дәрәҗәсендәге авыл хуҗалыгы товар җитештерүче объектлар исемлеген төзү буенча 70 белгеч үз вазифаларын үтәүгә кереште. Алар исәп алуны әзерләү, оештыру һәм нәтиҗәләрне барлау буенча эш башкарачак.
Бәхет шулдыр – алтын һәм энҗе туйдыр
№ 65 (11000) | 16-06-2015, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 1123 | Комм.: 0
Район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында үткәрелгән чарада күркәм гомер юлы үткән, Президент бүләгенә лаек булган бәхетле парлар хөрмәтләнде.