Матурлыкны үзебез булдырыйк!
№ 91 (11025) | 11-08-2015, 09:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 418 | Комм.: 0
Район үзәгенең Тынычлык һәм Коммунистик урамнарындагы ике катлы йортлар алдында гадәттә иртә яздан алып көз азагына кадәр аллы-гөлле чәчәкләр хуш ис таратып, тирә-якка ямь биреп утыралар. Бу йортлар кырыннан үтеп йөрүчеләр дә, шунда яшәүчеләр дә биредәге гүзәллеккә сокланмый калмыйдыр, мөгаен.
Уңыш — 37 центнердан югары
№ 90 (11024) | 8-08-2015, 10:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 412 | Комм.: 0
Валерий Соколов җитәкчелек иткән җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте эшчәннәре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә районда алдынгы урынны тота, һәр ике тармакта да икътисадый күрсәткечләр яхшыра бара. Әле басуларда хезмәтнең кайнаган чагы. Мал азыгы хәзерләү дәвам итә: яхшы сыйфатлы печән тупланды, сенаж салына. Бүгенге көнгә һәр шартлы малга 19 центнерга якын азык берәмлеге тупланды.
Иске хаклар белән дуслыкны озынайтык!
№ 90 (11024) | 8-08-2015, 09:58 | Район яңалыклары | Просмотров: 496 | Комм.: 0
Матбугат – 2015
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
Сезнең яратып алдырып укый торган, күпләрегезнең тугры дусты, сердәше һәм киңәшчесе дә булган “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләренә киләсе елга да быел икенче яртыеллыкка язылу хаклары белән дуслыклы озынайту мөмкинлеге 31 августка кадәр генә дәвам итүен хәтерегезгә төшерәбез. 1 сентябрьдән яңа язылу кампаниясе, әлбәттә, хакларның сизелерлек үсә төшүе белән башланачак.

Терлекчелекне үстерүгә юл ача
№ 89 (11023) | 6-08-2015, 12:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 547 | Комм.: 0
23-25 июль көннәрендә районыбызда үткәрелгән “Басу көне-2015” гомумреспублика семинар-киңәшмәсенең темасы уракка әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча булса да, агросәнәгать өлкәсендәге һәр тармак эшчәнлегенә анализ ясау да булды ул. Басучылык-терлекчелек буенча ирешелгәннәр дә, бурычларның алда торганнары да республика җитәкчеләре, белгечләре тарафыннан телгә алынды.
Табибка ничек язылырга?
№ 89 (11023) | 6-08-2015, 12:43 | Район яңалыклары | Просмотров: 428 | Комм.: 0
Барыбыз да белүебезчә, 2014 елның гыйнвар аенда дәваханә табибларына алдан язылып бару өчен Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге булдырылды. Участок терапевты, педиатр, стоматолог, акушер-гинекологка махсу телефон аша шалтыратып язылып була, дигән мәгълүматны гәзитебез битләрендә язып чыккан идек инде.
Шаулады, гөрләде Кызлар тавы
№ 88 (11022) | 4-08-2015, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 831 | Комм.: 0
Таскаклы авылында «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәме үтте
–Бәхетле кешенең кунагы бер көнне җыела, диюләре хактыр, безнең бәйрәм дә районыбыз өчен зур вакыйга – “Басулар көне” белән туры килде, – дип авылдашларын тәбрикләп, хәерле көн теләгәннән соң Рәйфә Мосабвирова (ул — сценарий авторы, бәйрәмне алып баручы да) сүзне авылдашлар очрашуының инициаторы, башлап йөрүчесе Радик Маннановка бирде.

Алдынгыларга – бүләкләр!
№ 87 (11021) | 1-08-2015, 13:06 | Район яңалыклары | Просмотров: 377 | Комм.: 0
Республика күләмендәге зур чара “Басу көне -2015”нең яхшы итеп, анда катнашучыларның барчасына охшарлык үтүе авыл хуҗалыгы җитештерүендә еллар дәвамында ирешелгән казанышларыбызның сөенечле нәтиҗәсе булды.