Шаулады, гөрләде Кызлар тавы
4-08-2015, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 830 | Комм.: 0
Таскаклы авылында «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәме үтте
–Бәхетле кешенең кунагы бер көнне җыела, диюләре хактыр, безнең бәйрәм дә районыбыз өчен зур вакыйга – “Басулар көне” белән туры килде, – дип авылдашларын тәбрикләп, хәерле көн теләгәннән соң Рәйфә Мосабвирова (ул — сценарий авторы, бәйрәмне алып баручы да) сүзне авылдашлар очрашуының инициаторы, башлап йөрүчесе Радик Маннановка бирде. Сүз уңаенда авылның патриоты Радик Галләм улы турында зур хөрмәт белән язып үтәсем килә. Аны районның киң профильле механизаторы, иң алдынгы комбайнчы булып эшләгән еллардан беләбез. “СК – 4” комбайнында 6-7шәр мең центнер ашлык сугып алу 60-70нче елларда зур күрсәткеч саналды. Уңган егет ВЛКСМ Үзәк һәм Өлкә ко-митетларының Мактау грамоталары, “Алтын башак” билгесе белән бү-ләкләнде. 1968 елда ВЛКСМның XXVII өлкә конференциясе делегаты булды. Берничә елдан максатчан егетне Киров исемендәге колхозның Таскаклы комплекслы бригадасы бригадирының техника буенча ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Дистә елга якын колхозның баш инженеры, бераздан колхоз рә-исенең мал азыгы хәзерләү буенча урынбасары булды.
Белемен үстерү, һөнәрен камил-ләштерүгә зур игътибар бирде ул, Башкортстан авыл хуҗалыгы институ-тының механика факультетын тәмам-лады. Үрнәкле гаилә башлыгы буларак та ихтирамлы кеше. Заманында авыл-дашы Зәнифә белән комсомол туе үткәреп тә тирә-юньдә яшәүчеләрне сокландырганнар иде, матур яшәп, район өчен игелекле өч ул үстереп-тәрбияләп тә үрнәк күрсәттеләр.
Радик Галләм улы бүген дә тормыш сөючәнлеген, яшьлек дәртен сүрелдер-ми яши бүген дә. Менә бит, очрашу оештырып, авылдашлары-якташларын ничек шатландыра.
–Мондый бәйрәм авылыбызда беренче тапкыр үтә. Киләчәктә дә шундый матур очрашулар насыйп булсын. Күптән күрешмәгән дуслар, сабакташлар, якташлар бардыр, күңел-
ләр булганчы аралашыйк, араларны якынайтыйк, дип оештырдык бу бәйрәм-не, күңелле итеп ял итегез, – диде ул.
Авылның хөрмәтле һәм өлкән кешесе — 85 яшен тутырган, мәчет хуҗасы Рәфыйк Әхъяров бүгенге очрашуга хәер-фатиха бирде, догалар укыды. Халкыбызның иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе – авыл җыенында катнашучыларны Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы (шушы авыл кызы) Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова тәбрикләде, авыл халкының бүгенгесе, күркәм тормыш кичерүләре хакында сөйләде.
Әйе, матур итеп, мул тормышта яшиләр таскаклылар. Муллык тырышлыктан килә. “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертә авыл уңганнары. Хуҗалык районда алдынгылар исәбендә, елдан-ел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыра бара. Сөренте җирләре зур мәйдан-нарны били. Өч меңгә якын баш сыер маллары бар, шуның 700гә якыны — югары продукция бирә торган яхшы токымлы савым сыерлары. Хезмәт кешесенең урыны түрдә, фидакарьлеге югары бәһалана: биредә район буенча иң югары хезмәт хакы уртача 19 мең сумнан артык.
Эшләр гөрләп барса, тормыш матур, күңелләр көр, бәйрәмнәр дә күңеллерәк үтә. Менә әле дә “Кызлар тавы башы” гөрләп тора, яшьләр кичке уен күренешен күрсәтә. Районның актив сәхнәсөярләренең берсе Илвир Әхъяров киң яланны яңгыратып “Әссәламәгаләйкем” җырын ишеттерде.
–Биек таулары да, мул сулы елгала-ры да, калын урманнары да юк Тас-каклы авылының. Шулай да, ул үзенчә матур. Аның көмештәй саф сулы чиш-мәләре, кечкенә булса да елгасы бар. Җиләк, чикләвек, балан, миләш, шомырт, гөлҗимешкә бай урманыбыз — “Бүләгебез”да бар безнең, – дип туган як турындагы көй фонында чараны дәвам итә Рәйфә Җиһандар кызы, – Бөркет тавы, “Ташлыкул”, “Айгыркүл чокыры”, “Кыек тау” итәге, “Коры кул”, “Кызлар тавы” – болар барысы да безгә якын, изге урыннар. Үзәкләрне өзеп, сагындырып, төшләргә кергән җирләр алар.
Тарихи чыганакларда авылыбыз турында әллә ни зур мәгълүматлар юк. Буыннан-буынга, ата-бабаларыбыздан күчеп килгән мәгълүматларга караганда, Таскаклыга 1725нче елда нигез салын-ган, 4 гаилә килеп урнашкан. Әгәр бу чыганаклар дөрес булса, безнең авылга быел 290 ел була.
Туган як тарихын өйрәнүче Марат Ахунов әйтүенчә, авыл 1762 елдан билгеле. Таскаклы атамасы шул исемле елгадан алынган, дип санала. Иске татар телендә “таскак” – крепость башнясы мәгънәсендә йөри. Чыннан да 16-19 гасырлар арасында авыл урнашкан җирләр Шәмшәде, Дувәнәй, Елан, Ялдәк, Канлы волостьларыннан бергә кисешкән урынына туры килә. Казан ханлыгы заманнарында Түбән Агыйдел буеның бу волостьлары Агыйдел (рус документлары буенча “Беловоложская земля”) исемле Казан дәүләте өлкәсен тәшкил иткән. Таскаклы елгасы буенда (якынча Урал авылы тирәсендә) бу өлкәнең үзәге торган. Күрәсең, ул крепость формасында, тирә-яктан стена белән әйләндерелгән була, 19-20 гасырларга кадәр авыл Шәмшәде (Шамшадинская) волостена карый. 1762 елда авылда типтәрләр яшәгән дип санала, ир-атлар 60 кеше исәпләнә, хатын-кызлар турында мәгълүмат юк. Ә 1782 елда инде 63 хатын-кыз (ир-атлар алты кешегә арткан) яшәгәне әйтелә. Алар барысы да — типтәрләр.13 елдан халык саны 166 кешегә (типтәрләр) җитә. 1816 елда авылда өч мишәр ир-ат яшәп китә. Шулай әкренләп мишәрләр дә, типтәрләр дә күбәя бара.
1859 елда кантон системасы бете-релгәч, авыл Бөре өязенең Мәскәү волосте составына кертелә (районның башка авыллары Бәләбәй өязенә карый). Бу вакытта авылда 458 кеше яши. 1870 елда Таскаклыда 75 хуҗа-лык булган. Байтагы умартачылык белән шөгыльләнгән. 1923-1936 ел-ларда Таскаклы Яңа Мортаза, Урал авыллары белән бергә Урманасты авыл Советы составында була. Аннан соң Урманасты, Урал авылларын яңа оешкан Дүртөйле районына бирәләр. Яңа Мортаза белән Таскаклы Чакмагыш районында кала. Шул елда Таскаклы Тозлыкуш авыл Советы составына кертелә.
(Язманың дәвамын гәзитебез битләрендә укый аласыз)) .

Әзерләде: Зифа Галиева.
Похожие новости:
-
27.06.2015: Район яңалыклары
Оҗмахка тиң мондый авыл кайларда бар соң тагын...
-
11.06.2015: Район яңалыклары
Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе
-
14.04.2015: Район яңалыклары
Вакыт белән исәпләшмиләр
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Эшләгәннең кадерен беләләр
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары