Алдынгылык җиңел килми ул
№ 96 (11030) | 22-08-2015, 13:36 | Район яңалыклары | Просмотров: 451 | Комм.: 0
“Герой” кооперативы – 9248 гектар гомум мәйданы булган зур хуҗалык. Шул исәптән сөренте җирләре 6391 гектарны били. 2006 елдан башлап кооперативка авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов җитәкчелек итә.
Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
№ 95 (11029) | 20-08-2015, 10:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 522 | Комм.: 0
“Урак – 2015: матбугат үзәге хәбәр итә
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында уракның кызган мәле. Бүген биредә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урнаштырылган 1900 гектар мәйданның 855 гектарында, ягъни 45 процентында барлыгы 23249 центнер иген җыеп алынган, гектар куәте уртача 27,2 центнер тәшкил итә. Уракка башлыча хуҗалыкның үз техникасы җәлеп ителгән һәм һәр механизатор, олы җаваплылык хисе тоеп, бер генә минутын да бушка уздырмаска тырышып фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтә.
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында уракның кызган мәле. Бүген биредә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урнаштырылган 1900 гектар мәйданның 855 гектарында, ягъни 45 процентында барлыгы 23249 центнер иген җыеп алынган, гектар куәте уртача 27,2 центнер тәшкил итә. Уракка башлыча хуҗалыкның үз техникасы җәлеп ителгән һәм һәр механизатор, олы җаваплылык хисе тоеп, бер генә минутын да бушка уздырмаска тырышып фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтә.
Урак көннән-көн киңрәк колач ала
№ 94 (11028) | 18-08-2015, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 472 | Комм.: 0
Киеренке чор – урып җыю кампаниясе дәвам итә. Район игенчеләре алдында бик күп бурычлар тора әле. Кыр эшчәннәре һәр кояшлы көнне-сәгатьне мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырыша. Басу батырлары хезмәтен күрер өчен “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы басуларына юл тоттык.
Эш нәтиҗәләре барланды
№ 93 (11027) | 15-08-2015, 10:06 | Район яңалыклары | Просмотров: 471 | Комм.: 0
12 август көнне муниципаль район хакимиятендә терлекчелек буенча семинар-киңәшмә үтте . Биредә авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Төп игътибар ел башыннан алып 7 айлык эш нәтиҗәләренә тулы анализ ясау, уңышларны барлау һәм кимчелекләрне бетерү, булган проблемаларны уңай хәл итүгә юнәлдерелде.
Тырышларга эш карышмый
№ 92 (11026) | 13-08-2015, 09:56 | Район яңалыклары | Просмотров: 463 | Комм.: 0
“Базы” кооперативы игенчеләренең Юмаш авылы янындагы басуында эшне тәмамлап икенчесенә күчәргә әзерләнгән чакларына туры кил-дек. Без, гәзитчеләр, гадәттә сорау-кызыксынуларыбыз белән хезмәт кешесенең күп вакытын алмаска тырышабыз. Менә әле дә сәфәрләребезне көндезге сәгатькә туры китердек, механизаторлар тамак туйдырып алган арада очрашырга ниятләдек.
Бала үз юлын үзе сайлый?
№ 92 (11026) | 13-08-2015, 09:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 480 | Комм.: 0
Авыл йоклый. Татлы йокыга чумган тып-тын авыл өстен һавадан бары тик якты ай гына күзәтә. Әйе, төнгә ул хуҗа. Бары тик ай гына төнлә кылынган хаталар, ялгышуларга шаһит. Төнлә торып, сиздерми генә чыгып киткән Д.С.ны ул көнне ай гына күргәндер.
Йөрәкләрдә дәрт кабынды, Күңелләргә моң ягылды
№ 91 (11025) | 11-08-2015, 09:58 | Район яңалыклары | Просмотров: 463 | Комм.: 0
Макталмый безнең Чакмагыш
Урманнар, күлләр белән.
Балкый ул кайнар йөрәкләр,
Якты күңелләр белән.
Хезмәт кешесенең ялы күңелле үтәргә тиеш. Ә безнең “Чаткылар” агитбригадасы язын-көзен кайнап торган хезмәт участокларында эш-сөярләр күңеленә рухи азык чәчә, бу орлыклар, шытып, яңа уңышларга, биеклекләргә әйди.