Йөрәкләрдә дәрт кабынды, Күңелләргә моң ягылды
11-08-2015, 09:58 | Район яңалыклары | Просмотров: 462 | Комм.: 0
Макталмый безнең Чакмагыш
Урманнар, күлләр белән.
Балкый ул кайнар йөрәкләр,
Якты күңелләр белән.
Хезмәт кешесенең ялы күңелле үтәргә тиеш. Ә безнең “Чаткылар” агитбригадасы язын-көзен кайнап торган хезмәт участокларында эш-сөярләр күңеленә рухи азык чәчә, бу орлыклар, шытып, яңа уңышларга, биеклекләргә әйди. Гүя, без бүген дулкынланып тибрәлгән иген диңгезенә сокланып туялмыйбыз, алтын бөртекләр тавышын ишетәбез – җилләр назлаган тук башаклар серләшүен тыңлыйбыз. Бәрәкәтле алтын бөртекләрне үстерү өчен игенченең йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр үткәрүе, күпме кайнар тир, йөрәк җылысын салуы турында сөйли төсле башаклар.
Игенче дус! Безнең җыр-моңнарны фидакарь хезмәтеңә олы бәһа итеп кабул ит, – дип тәбрикләде басу эшчәннәрен Гөлназ Сәлимова. Мәдәният хезмәткәрләре Фидан Бикмурзин, Клара Хафизова, Денис Мансуров, Светлана Локманова матур җырлар ишеттерде. Рәсим Батыргәрәев дәртле биюләр бүләк итте, баянчы Рудин Бәдретдинов тирә-юньне моңга күмде.
Төшке ашка туктаган “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре күңелле мизгелләр бүләк иткән агитбригада әгъзаларына рәхмәт бел-дерде һәм «Кызу урак, кылны хәзер кырыкка ярыр чак, һәркемгә дә кырда солдат булыр чак», – дип эшләренә ашыкты.
Рәсемнәрдә: игенчеләр янында; басу түрен сәхнә итеп.
Зифа Галиева фотолары.
Похожие новости:
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Уңыш — 37 центнердан югары
-
30.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Туган якка мәхәббәтне сәнгать аша чагылдырып
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Җыр-моң булып яши күңелдә