“Чиста Чакмагыш” акциясенә сез дә кушылыгыз!

114 (11048) | 29-09-2015, 11:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 463 | Комм.: 0
Кайсыбыз гына табигый чисталыгы, гүзәллеге сакланган елга-инеш буйларында ял итәргә, чүпләнмәгән, пөхтә-таза урамнардан йөрергә яратмый икән? Без яшәгән заманда тирә-як мохитне саклау проблемасы аеруча кискен тора.
18 сентябрьдә Яшьләр үзәге белгечләре һәм “Яшь гвардия”, Яшьләр советы активистлары “Чиста Чакмагыш” экологик акциясен үткәреп, район үзәгендәге халык күпләп ял итә торган буа ярларын тазарттылар. Тәүдә мондагы хәлләрне күргәч һушыбызны җыя алмый тордык дисәк тә, һич арттыру булмас – ял урыны чын мәгънәсендә чүплеккә әверелгән иде.



Сәламәт терлекләрдән яхшы үрчем алына

114 (11047) | 26-09-2015, 09:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 448 | Комм.: 0
Сәламәт терлекләрдән яхшы үрчем алына
“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында агымдагы елның 23 сентябрендә үтк ән терлекчелек буенча чираттагы район семинар-киңәшмәсендә сүз нигездә шул турыда барды.
Анда муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге, район вете-ринария станциясе, токымчылык предприятиесе җитәкчеләре һәм белгечләре, район хуҗалыкларының зооветеринария белгечләре, ясалма орлыкландыру операторлары һәм шулай ук Екатеринбург шәһәреннән җаваплылыгы чикләнгән “Урал токымчылык үзәге” җәмгыяте, “Велес” предприятиесе вәкилләре катнашты.



Бердәм эшлиләр

112 (11046) | 22-09-2015, 12:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 447 | Комм.: 0
Бердәм эшлиләр
Токымсыз малны күпме генә тәр-бияләсәң дә, продукция муллыгына өмет тотасы юк. Фәкать яхшы нәселле терлекләрне генә үрчетү максатка илтә. Бу җәһәттән ирешелгәннәр куанычлы. Районны республика күләмендә мактаулы итүдә “Герой” кооперативы эшчәннәренең тырышлыгы аеруча игътибарга лаеклы.



Данлыйк әле урак батырларын!

110-111 (11044-11045) | 19-09-2015, 09:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 424 | Комм.: 0
Данлыйк әле урак батырларын!
17 сентябрьгә район мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәгендә тупланган күрсәткечләр буенча, ашлык суктыруда иң югары нәтиҗәләргә ирешеп “Победа” кооператив-колхозыннан “Полесье-КЗС-1218” комбайнында Мәкки Камалетдинов (25250 центнер), шул ук хуҗалыктан шундый ук маркалы техникада Ирек Бохаров (18216) һәм “Базы” кооперативыннан Фәндәл Бәдретдинов («АКРОС-530», 17884) урак кампаниясенең әйдәүчеләре булып торалар.



Җәйләүдән кайтыр чак җитте

108-109 (11042-11043) | 17-09-2015, 09:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 389 | Комм.: 0
Җәйләүдән кайтыр чак җитте
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшчәннәре барлык тармакларда да югары күрсәткечләргә ия. Җәйләү чорында зарялылар сөт продукциясе җитештерүгә җитди игътибар биреп, һәр сыердан тәүлегенә 16,8 кг сөт савып алуга ирештеләр. Малларны кышлату чорына әзерлек буенча да хуҗалыкта байтак эшләр башкарылган.



Сайлаулар уңышлы үтте

107 (11041) | 15-09-2015, 13:49 | Район яңалыклары | Просмотров: 495 | Комм.: 0
Сайлаулар уңышлы үтте
13 сентябрьнең кояшлы, якты иртәсендә, сәгать төгәл 8 дә сайлау участоклары ишекләрен киң ачты, сайлаучыларның кәефен күтәреп, дәртле көйләр яңгырады. Бердәм тавыш бирү көненә 3256нчы сайлау участогында җитди әзерләнделәр. Ул гимназия бинасында урнашкан, директоры Ратмир Камилҗанов комиссия әгъзаларына уңайлы эш шартлары тудырды. Иң актив сайлаучыларның берсе, хезмәт ветераны Фидай ага Гәрәев быел да беренчеләрдән булып бюллетеньне кулына алды.



Ындыр табагында эш кайный

107 (11041) | 15-09-2015, 13:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 514 | Комм.: 0
Урак-2015:матбугат үзәге хәбәр итә
Ындыр табагында эш кайный
Урак чоры – авыл эшчәннәре өчен генә түгел, бәлки тоташ бөтен ил өчен җаваплы чор ул. Иртә яздан тир түгеп, йокысыз төннәр үткәреп үстергән игенне түкми-чәчми җыеп алу өчен барган көрәштә катнашкан һәр кеше фидакарь хезмәт үрнәгенә ия. Басуларда комбайнчылар игенне урып алып, йөк машиналарында ындыр табакларына озаталар.