Бердәм эшлиләр
22-09-2015, 12:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 446 | Комм.: 0
Токымсыз малны күпме генә тәр-бияләсәң дә, продукция муллыгына өмет тотасы юк. Фәкать яхшы нәселле терлекләрне генә үрчетү максатка илтә. Бу җәһәттән ирешелгәннәр куанычлы. Районны республика күләмендә мактаулы итүдә “Герой” кооперативы эшчәннәренең тырышлыгы аеруча игътибарга лаеклы. Барлык фермаларда да тәҗрибәле, максатка омтылучан белгечләр хезмәт сала. Аларның бердәм булуы, үз-ара ярдәмләшеп эшләве дә тоташ тармак эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Иң алдынгы алымнарны кыю куллана алар, сәламәт бозау алу һәм саклап үстерүне тәэмин итү өчен тырыша. Әлеге рәсемдә сез ясалма орлыкландыру техникларын – Тайняш фермасыннан Лилия Хәмидуллина, Иске Балактан Гөлшат Солтанова, Әхмәттән Наилә Сабированы күрәсез. Кооператив ирешкән уңышларда аларның өлеше зур.
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
03.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Җәйләүләрдән кайтыр чак җитә
-
01.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Булдыклылар дәвам итә
-
06.08.2015: Район яңалыклары
Терлекчелекне үстерүгә юл ача
-
26.05.2015: Котлаулар
Максатларыгыз тормышка ашсын!
-
24.03.2015: Район яңалыклары
Иске Үзмәш фермасында