» » Сайлаулар уңышлы үтте

Сайлаулар уңышлы үтте

15-09-2015, 13:49 | Район яңалыклары | Просмотров: 494 | Комм.: 0
Сайлаулар уңышлы үтте
13 сентябрьнең кояшлы, якты иртәсендә, сәгать төгәл 8 дә сайлау участоклары ишекләрен киң ачты, сайлаучыларның кәефен күтәреп, дәртле көйләр яңгырады. Бердәм тавыш бирү көненә 3256нчы сайлау участогында җитди әзерләнделәр. Ул гимназия бинасында урнашкан, директоры Ратмир Камилҗанов комиссия әгъзаларына уңайлы эш шартлары тудырды. Иң актив сайлаучыларның берсе, хезмәт ветераны Фидай ага Гәрәев быел да беренчеләрдән булып бюллетеньне кулына алды.
Иң өлкән сайлаучы (92 яшьтә) Гарифә Хәкимова исә үз аякларында килеп, мөһим чарада катнашуы өчен сөенечен белдерде: “Бер генә сайлаудан да калганым булмады. Хәзерге матур тормышта гомер кичерү, шундый вакыйгаларда катнашу – үзе олы бәхет. Сайлаган депутатларыбыз халыкка игелек күрсәтсен, еллар имин булсын”, – диде.
Тәүге тапкыр сайлаучылар да булды. Таңсылу Бакирова – арада иң яше: 18нче июльдә генә 18 яшен тутырган, Уфа медицина колледжының беренче курс талибәсе.
Сайлау комиссиясе рәисе Луиза Нәбиева тәүге сай-лаучыларга бүләк тапшырды, укуларында уңышлар теләде.
Бу көнне биредә райПО хезмәткәре Лилия Нурдәүләтова халыкны тәмле-татлы ризыклар белән тәэмин итте.
***
Сайлаулар уңышлы үтте
Чакмагыш юл участогы бинасында урнашкан 3261нче сайлау участогында да (рәисе Фидрат Мөхәммәдиев, секретаре Рәфидә Сәлимова) иркен, якты бинада бердәм тавыш бирү дәррәү башланды. Комиссия әгъзалары Әнвәр Макулов, Фәридә Газизова, Зинфира Шәйхиева, Лида Галиева, Лидия Мадиярова көндезге 12 тулганчы 747 сайлаучының 252сен сайлатып та өлгерде, тугызы алдан тавыш биргән иде. Ял көнен, аеруча һава торышының яхшы торуын көтеп зарыккан халык бәрәңге алып, арып кайтса да, сайлаулар тәмамланганчы участокка килергә ашыкты. Арада депутатларга ышанычсыз караганнары да булды, әлбәттә, әмма күпчелек ышанычларының акланасына өмет белдерде.
Әйе, депутат – халык хезмәтчесе. Урындагы сайлаулар аеруча әһәмиятле. Ник дисәң, урындагы үзидарә органнарының вәкаләтләре һәм торак пунктлардагы проблемаларны хәл итү мөмкинлекләре зур. Шуңа да һәр сайлаучы нәкъ үзе яшәгән муниципаль берәмлектә үзе өчен мөһим булган сайлаулар үтәчәген аңларга тиеш иде. Чөнки якындагы дүрт елда урындагы көнүзәк мәсьәләләрнең хәл ителү-ителмәве кемне депутат итеп сайлауга да бәйле бит.
Үзләренә якын власть вәкилләре сайлауга катнашуга битарафлык аң дәрәҗәсе камил кешене һич кенә дә бизәми, әлбәттә. Катлаулы, әһәмиятле булуы ягыннан үзенчәлекле сайлаулар уңышлы гына үтте. Инде эш депутатларда калды. Халык ышанычын акларлар, дип өметләник, мәшәкатьле һәм четерекле эшчәнлекләрендә уңыш телик.

Әзерләде: Зифа Галиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: