Туган ягым – Башкортстан, Киңлегеңә ни җитә?!
№ 119 (11053) | 10-10-2015, 10:33 | Район яңалыклары | Просмотров: 445 | Комм.: 0
11 октябрьдә Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 25 ел тула. Бу көн һәркайсыбыз өчен зур бәйрәм, чөнки республикабызның дәүләт мөстәкыйльләге алуы аның киләчәк социаль-икътисадый, рухи-мәдәни үсешенә зур уңай йогынты ясады.
Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!
№ 119 (11053) | 10-10-2015, 10:27 | Район яңалыклары | Просмотров: 399 | Комм.: 0
Матбугат – 2016
“Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе агымдагы елның 15-25 октябрь көннәрендә махсус акция үткәрә, аның барышында предприятие каталогына кертелгән бик күп басмаларга киләсе 2016 елның беренче яртысына 5-10 процент ташламалы хаклар белән язылу мөмкинлеге бирелә.
“Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе агымдагы елның 15-25 октябрь көннәрендә махсус акция үткәрә, аның барышында предприятие каталогына кертелгән бик күп басмаларга киләсе 2016 елның беренче яртысына 5-10 процент ташламалы хаклар белән язылу мөмкинлеге бирелә.
Наркотикларга каршы җитди көрәш алып барыла
№ 118 (11052) | 8-10-2015, 10:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 466 | Комм.: 0
2 октябрь көнне муниципаль район хакимиятенең кече актлар залында Наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аларга каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аларга каршы көрәш буенча комиссия сәркәтибе Светлана Шакирова, үзәк дәваханәнең баш табибы Салават Гыйззәтуллин, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Руслан Бикмөхәммәтов, комитетның әйдәүче белгече Рим Хуҗин, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльвира Газизова, кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәиф Сибатов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Радик Саяхов, авыл Советы авыл биләмәләре хакимияте башлыклары катнашты.
Яшьләрне заман афәтләреннән курчалап калыр өчен
№ 118 (11052) | 8-10-2015, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 402 | Комм.: 0
Яшүсмерләр һәм яшьләр аңында наркотикларга, тәмәкегә һәм алкогольгә карата тискәре караш булдыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән районның яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитеты һәм Яшьләр үзәге белгечләре район биләмәсендә 1 октябрьдән 30 октябрьгәчә наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголизмны профилактикалау буенча айлык үткәрү өчен чаралар планын кабул итте.
Сездәдер ул яшәү яме...
№ 117 (11051) | 6-10-2015, 13:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 561 | Комм.: 0
Табигатьнең үзенә генә хас бер матур, алтынга төрелгән көнендә – 1нче октябрьдә бәһалап бетергесез хәзинәгә тиң акыллы, зиһене белән көнкүрешебезне баеткан, ап-ак яулыклары белән аклаган, чигүле түбәтәйләре белән ямьләгән өлкән кешеләребезне олылау күркәм гадәткә керде.
Тиздән фатирлар җылыныр
№ 116 (11050) | 3-10-2015, 12:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 404 | Комм.: 0
Бу көннәрдә көзге кояш җылы нурлары белән иркәләсә дә, һава температурасы сизелерлек түбәнәя төште. Синоптиклар фаразлавынча, тиздән “Әбиләр чуагы” тәмамланып, салкын көз үз хокукына керәчәк.
Моңа бәйле, һәркайсыбыз йортларда җылылык системасының көйле булуын хәстәрли башлый. Районыбыз 2015-2016 елгы җылылык сезонына әзерме?
Моңа бәйле, һәркайсыбыз йортларда җылылык системасының көйле булуын хәстәрли башлый. Районыбыз 2015-2016 елгы җылылык сезонына әзерме?
Татлы тамырдан мул уңыш алына
№ 114 (11048) | 29-09-2015, 11:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 569 | Комм.: 0
Быелгы койма яңгырлар бөртеклеләр урагын беркадәр суза төшсә дә, аларны югалтуларсыз җыеп алу өчен көнне төнгә ялгап эшләгән басу эшчәннәренең фидакарьлеге нәтиҗәсез калмады: гектар куәте һәм тулай җыем күрсәткечләре белән быел да республикада лидерлар исәбендәбез.