» » Туган ягым – Башкортстан, Киңлегеңә ни җитә?!

Туган ягым – Башкортстан, Киңлегеңә ни җитә?!

10-10-2015, 10:33 | Район яңалыклары | Просмотров: 444 | Комм.: 0
Туган ягым – Башкортстан, Киңлегеңә ни җитә?!
11 октябрьдә Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 25 ел тула. Бу көн һәркайсыбыз өчен зур бәйрәм, чөнки республикабызның дәүләт мөстәкыйльләге алуы аның киләчәк социаль-икътисадый, рухи-мәдәни үсешенә зур уңай йогынты ясады.
Республикабызның төрле өлкәләрдә тотрыклы үсеше, халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыруы, социаль иминлек, күп төрле милләт халыкларының бергә һәм тату, дус-туганлык җепләрен ныгытып яшәве моны турыдан-туры дәлилли.
Күпмилләтле Башкортстан халкының төп бәйрәме – Башкортстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүнең истәлекле 25 еллыгы – Республика көне районыбызда 8 октябрь көнне район мәдәният йортында билгеләнде. Бу вакыйга уңаеннан биредә зур тантана үткәрелде.
Бәйрәм чарасында муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урын-
басары Геннадий Фотеевич Крюков, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин, район предприятиеләре, күп санлы оешма-учреждениеләре, авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары катнашты.
Башкортстан Республикасы гимны яңгыраганнан соң, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов сүз алды. Ул район һәм республика халкын күркәм бәйрәм белән тәбрикләде, районыбызның казанышлары, уңай тәҗрибә турында сөйләде. Хакимият башлыгы авыл хуҗалыгы, игенчелек тармакларында, мәгариф, төзелеш өлкәләре, мәдәният һәм сәнгать, сәламәтлек саклау һәм спорт тармакларында райондашлар ирешкән уңышлар хакында зур горурлык белән чыгыш ясады һәм залда утыручыларга киләчәктә ирешелгәннәрне саклап калырга һәм һәркай-
сыбызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыныч тормыш теләде.
Елдагыча, ул районыбызның төрле тармакларында эшләгән намуслы хезмәт алдынгыларына муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды. Район хакимияте башлыгы кулыннан Мактау грамоталарын район мәшгульлек үзәге баш инспекторы Зинфира Әхмәтвәлиева, Яңа Калмаш авыл китапханәчесе Нәсимә Бәдамшина, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативының баш зоотехнигы Булат Зарипов, гимназия директоры Ратмир Камилҗанов, район мәгариф бүлеге бухгалтеры Рида Мохтарова, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең баш бухгалтеры Рәфилә Мусина, район үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе Светлана Тимерханова, статистика бүлеге баш эксперты Раушания Фәезова, Чакмагыш кирпеч заводы икътисадчысы Альбина Янгирова алды.
Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Алмаз Фәнил улы Аллаяров, халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге казанышлары өчен Бакалы психоневрология интернаты хезмәткәрләре Фәнүзә Асанбаева, Рәсим Камалов, Гүзәлия Усманова бүләкләнде.
Артабан сүз Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколовка бирелде. Ул чыгышында республикада җитештерелгән сәнәгать продукциясенең күп төрлелеге, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күрсәткечләр белән таныштырып үтте. Ул барлык казанышларны республика халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсе дип билгеләде, киләчәктә дә Башкортстан һәм районыбызның чәчәк атуы хакына ныклы һәм тырыш хезмәт салырга чакырды. Дәүләт Җыелышы депутаты үз чиратында югары казанышларга ирешкән хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырды.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатының Мактау грамоталарына күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган өчен “Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсенең әйдәүче менеджеры Далмир Вәлиев, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Камалова, “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе, Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсе депутаты Альберт Мусин лаек булды.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатының Рәхмәт хатлары Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Әлфия Әгъзәмова, Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Рәмзия Зиннәтуллинага тапшырылды.
Хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары тапшыру тантанасыннан соң сүз муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллинга бирелде. Ул да район һәм республика халкын истәлекле бәйрәм белән котлап, район казанышлары хакында эчтәлекле чыгыш ясады, киләчәктә дә гел алдынгылар рәтендә булып, яңадан-яңа үрләр яулап, югары уңышларга ирешүне теләде. Аннары ул 14 яшьләре тулган райондашларыбыз – Илнар Аллаяров, Диана Казыйханова, Денис Хәбиров, Айгөл Ибәтуллина, Марсель Арсланов, Гөлнур Хаҗиева, Илназ Юнысов, Лилия Гайсина, Тимур Хөсәеновка паспортлар тапшырды.
Чараның тантаналы өлеше тәмам дип игълан ителгәннән соң сүзне район мәдәният йортының моң ияләре алды. Алып баручылар Гөлназ Сәлимова, Вероника Дәүләтова, Розалия Гафарова сәхнә түренә бер-бер артлы җыр-моң осталарын чакырды. Сәхнәдә Фидан Бикмурзин, балалар сәнгать мәктәбенең балалар бию коллективы, Гүзәл Табишева, район мәдәният йортының “Асылъяр” халык бию коллективы, “Сударушки” рус фольклор ансамбле коллективы, Балалар сәнгать мәктәбенең укытучылар төркеме, Гузәл Хәйруллина, Нәфисә Әшәрапова чыгыш ясады.
Гүзәл Башкортстан – туган илебездә дуслык моңы бер дә тынмасын, күп милләтле халыклар гел шулай бердәм булып, кулга-кул тотынышып җырлап яшәсен, күркәм бәйрәмнәрне алдагы елларда да бердәм каршыларга насыйп булсын.
Туган ягым – Башкортстан, Киңлегеңә ни җитә?!
Туган ягым – Башкортстан, Киңлегеңә ни җитә?!
Туган ягым – Башкортстан, Киңлегеңә ни җитә?!

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: