Сездәдер ул яшәү яме...
6-10-2015, 13:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 560 | Комм.: 0
Табигатьнең үзенә генә хас бер матур, алтынга төрелгән көнендә – 1нче октябрьдә бәһалап бетергесез хәзинәгә тиң акыллы, зиһене белән көнкүрешебезне баеткан, ап-ак яулыклары белән аклаган, чигүле түбәтәйләре белән ямьләгән өлкән кешеләребезне олылау күркәм гадәткә керде.
Шушы матур бәйрәмгә багышланган тантана район мәдәният йортында 1нче октябрь көнне үтте. Бирегә районыбызның абруйлы ветераннары, олы хөрмәткә лаек булган өлкәннәре, чәчләренә чал төшкән абый-апалар җыелды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов өлкәннәр каршында тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады. Ул заман авырлыкларына карамыйча төрле елларда төрле тармакларда хезмәт салып уңышларга ирешкән, хәзер инде өлкән яшьтә булуга карамастан җәмәгать тормышында актив катнашкан, район сулышы белән яшәүче өлкәннәрне билгеләп, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Муниципаль районның Мактау грамотасы белән ул озак еллар дәвамында Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә икътисадчы вазифасын башкарган, хәзер инде хаклы ялга чыкан Рәсимә Сәгъдиеваны бүләкләде. Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары Фаил Әхмәдуллин белән Марс Усмановка тапшырылды.
Бу көнне залда иңне-иңгә терәп, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, бергә 50 ел гомер кичергән Фаил Гыйниятулла улы белән Флүрә Миңнеәхмәт кызы Әхмәдуллиннар да бар иде. Күркәм гаилә юбилее уңаеннан аларга район хакимияте башлыгы Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Муниципаль район хакимиятенең дәүләт-дин һәм конфессияара мөнә-
сәбәтләре буенча комиссия сәркатибе Айгөл Нәбиева өлкәннәрне райондагы дини тормыш белән таныштырды.
Бәйрәм барышында сәхнә ветераннарын, күпләргә остаз булган хөрмәтле талант ияләрен дә телгә алып үттеләр. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Илсөяр Фрит кызы, Гөлфирә Галләм кызы, Фәнилә Фәтхулла кызы, мәдәният отличниклары Галия Сабирҗан кызы, Динә Сирай кызы, Хәтиф Хәләф улы, районыбызда театр жанрын үстерүдә күп көч салган Тәвис Абзал улы, Зөһрә Әкрам кызы, Владимир Федорович, Рәүф Фәрит улы, Зөлфия Флүр кызын чын күңелдән кайнар котлап, аларга җан тынычлыгы, бәхетле картлык теләкләре җиткерелде.
Чараны музыкаль сәламнәре белән җыр-моң ияләре, бию осталары Гүзәл Хәйруллина, Гөлнара Шәймиева, Рәйлә Нуриханова җитәкчелегендә балалар сәнгать мәктәбе биючеләре, хатын-кызлар вокалы ансамбле, Гузәл Табишева, Нәфисә Әшәрәпова, Маргарита Кәримова, Эдуард Якупов җитәкчелегендәге “Асылъяр” бию ансамбле бизәде. Хәтиф Хәбибрахманов белән Гузәл Сәлимова тантананы җанлы итеп алып барды.
Көз ел саен әйләнеп килә. Ул килгән саен шушы күркәм бәйрәм – Өлкәннәр көненә җыелган киң күңелле, олы йөрәкле, бәхетле картлык кичерүче ак әбиләр, өлкән яшьтәгеләр саны азаймасын иде. Чөнки аларда – безнең яшәү яме...
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
02.07.2015: Район яңалыклары
Яшьләр өчен сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй
-
16.06.2015: Район яңалыклары
Бәхет шулдыр – алтын һәм энҗе туйдыр
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...
-
30.04.2015: Район яңалыклары
Үзидарәлек органнары – халык мәнфәгатен яклаучы
-
31.03.2015: Район яңалыклары
Тыл ветераннарына – юбилей медальләре