Боз шугалагыбыз да булачак

124 (11058) | 24-10-2015, 09:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 436 | Комм.: 0
Боз шугалагыбыз да булачак
Көнчыгыш яклап район үзәгенә килеп кергәндә күптән түгел сафка кертелгән балалар бакчасы янәшәсендә бүген яңа төзелеш кайный – биредә ел әйләнәсенә эшлиячәк боз шугалагы булачак.



Алар хәрби хезмәткә беренче булып китте

124 (11058) | 24-10-2015, 09:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 382 | Комм.: 0
Алар хәрби хезмәткә беренче булып китте
23 октябрьдә район хәрби комиссариаты каршына байтак халык җыелды. Хәрби хезмәткә китәчәк егетләр, аларның әти-әниләре, сөйгән ярлары, туганнары, дуслары монда килгәндә кояш та күтәрелмәгән иде әле. Тиздән солдат шулпасын татып караячак егетләребезнең йөзендә дулкынлану хисләре чагыла...



Район яңалыклары

1232 (11057) | 22-10-2015, 10:39 | Район яңалыклары | Просмотров: 497 | Комм.: 0
Наркомания, тәмәке тарту һәм эчкечелекне профилактикалау айлыгы кысаларында район мәдәният йортының конференцияләр залында «түгәрәк өстәл» оештырылды. Анда авыл Советы авыл биләмәләренең яшьләр эшләре буенча белгечләре, мәктәпләрнең педагог-психологлары, социаль педагоглар, югары сыйныф укучыларысоветы вәкилләре, яшьләр советы рәисе Айгөл Нәбиева, «Яшьләр гвардиясе» оешмасы җитәкчесе урынбасары Лилия Гәрәева катнашты.



“Ак инәйләр” белән берлектә, Әтиләр советын да җәлеп итеп

122 (11056) | 20-10-2015, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 522 | Комм.: 0
“Ак инәйләр” белән берлектә,  Әтиләр советын да җәлеп итеп
Хатын-кызлар советы районның дәүләт идарәсе һәм муниципаль берәмлекләр органнары белән тыгыз бәйләнештә эшли. Советның беренчел оешмалары барлык 13 авыл Советы биләмәсендә дә эшчәнлек алып бара. Совет әгъзалары катнашлыгында бихисап акцияләр, конкурслар һәм мәдәни чаралар үткәрелә.



“Чакмагышлылар сәламәт яшәү рәвешен сайлый”

122 (11056) | 20-10-2015, 10:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 510 | Комм.: 0
“Чакмагышлылар сәламәт  яшәү  рәвешен  сайлый”
Шундый исем белән район мәдәният йортында наркотиклар, тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр куллануга каршы акция үткәрелде. Анда мәктәп укучылары, яшьләр үзәге белгечләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Чара волонтерларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чыгышы белән башланып китте.



Бердәм эшләсәк кенә

121 (11055) | 17-10-2015, 09:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 463 | Комм.: 0
9 октябрь көнне муниципаль район хакимиятенең балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия вәкилләре Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятендә утырыш үткәрде.



Районыбыз юбилеена багышлана

120 (11054) | 15-10-2015, 12:11 | Район яңалыклары | Просмотров: 396 | Комм.: 0
Билгеле булуынча, быелгы ел – районыбыз оештырылуының 85 еллык юбилее. Аны тантаналы рәвештә декабрь башында билгеләп үтәчәкбез. Шушы уңайдан муниципаль район хакимияте башлангычы белән Балалар сәнәгать мәктәбе муниципаль автономлы өстәмә белем бирү учреждениесе бәйрәм символикасы – эмблемага конкурс игълан итә. Бәйгедә 14 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар, дизайнерлар, иҗади хезмәткәрләр союзлары, җәмәгатьчелек берләшмәләре һәм башка кызыксынучы физик һәм юридик шәхесләр яшьләре чикләнелмичә катнаша ала. Эмблема эчтәлекле дә, аны куллану даирәсе чикләнмәгән дә булсын, шул ук вакытта 85 саны булуы да мотлак.