» » Районыбыз юбилеена багышлана

Районыбыз юбилеена багышлана

15-10-2015, 12:11 | Район яңалыклары | Просмотров: 395 | Комм.: 0
Билгеле булуынча, быелгы ел – районыбыз оештырылуының 85 еллык юбилее. Аны тантаналы рәвештә декабрь башында билгеләп үтәчәкбез. Шушы уңайдан муниципаль район хакимияте башлангычы белән Балалар сәнәгать мәктәбе муниципаль автономлы өстәмә белем бирү учреждениесе бәйрәм символикасы – эмблемага конкурс игълан итә. Бәйгедә 14 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар, дизайнерлар, иҗади хезмәткәрләр союзлары, җәмәгатьчелек берләшмәләре һәм башка кызыксынучы физик һәм юридик шәхесләр яшьләре чикләнелмичә катнаша ала. Эмблема эчтәлекле дә, аны куллану даирәсе чикләнмәгән дә булсын, шул ук вакытта 85 саны булуы да мотлак. Бәйгедә катнашачак
эшләр һәм озату документлары язма һәм электрон вариантларда агымдагы елның 10 ноябренә кадәр Балалар сәнгать мәктәбе директорының кабул итү бүлмәсендә теркәлергә тиеш: Чакмагыш авылы, Тынычлык урамы, 28, [email protected]. Конкурс комиссиясе 10-25 ноябрь көннәрендә килгән эшләрне карап, җиңүчене(ләрне) билгеләячәк һәм юбилей тантанасында аңа (яки аларга) махсус таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Рәхим итегез, дуслар!



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: