Иң күп китап укучылар ярышты

142 (11076) | 8-12-2015, 10:48 | Район яңалыклары | Просмотров: 406 | Комм.: 0
Иң күп китап укучылар ярышты
Чакмагыш район үзәкләште-релгән модельле китапханәдә кү-ңелле чара – Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназия командалары арасында КВН уеннары үтте. Чара әдәбият елына багышланды. Һәр ике команда составында да иң күп китап укучылар һәм тапкырлар интеллектуаль уеннарда көч сынашты.



Әбүнәчеләребезне котлыйбыз!

142 (11076) | 7-12-2015, 10:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 393 | Комм.: 0
Әбүнәчеләребезне котлыйбыз!
Вәгъдә ителгәнчә, кичә, 7 декабрьдә, редакциядә, үзәк почтамтта һәм авыллардагы почта бүлекчәләрендә гәзитебезгә 6 айдан да кимрәк бул-маган вакытка “Игенче”не киләсе 2016 елда да алдырырга теләк белдереп, 1 декабрьдән башлап квитанция тутырткан әбүнәчеләребез җибәргән квитанция күчермәләре арасында атналык лотерея отышы үткәрелде.



Языл да бүләк от! Хәтта өч мәртәбә…

139 (11073) | 1-12-2015, 11:33 | Район яңалыклары | Просмотров: 510 | Комм.: 0
Языл да бүләк от! Хәтта өч мәртәбә…
“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе шәһәр һәм районнардагы филиаллары белән берлектә 1-31 декабрь көннәрендә махсус акция оештыра.



Тапкыр да, үткер дә яшьләребез

139 (11073) | 1-12-2015, 11:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 437 | Комм.: 0
Район юбилеена багышланып, КВН уеннары үткәрелде

Тапкыр да, үткер дә яшьләребез
27 ноябрь көнне район мәдәният йортында район юбилеена багышланып, Шаяннар һәм тапкырлар клубының чираттагы уеннары үткәрелде. Укучы яшьләр арасында үткәрелгән бу чара “Минем авылым–туган йортым” исеме астында үтте. Анда Рапат урта мәктәбеннән “Шәп йолдызлар”, Яңа Балтачтан “Комета”, Тозлыкуш урта мәктәбенең “Дружные ребята”, Юмаштан “Черный кот”, беренче урта мәктәптән “Альянс” белән “Шаг вперед” , гимназиянең “На своей волне” командалары тапкырлыкта көч сынашты.



Гимназия – Русиянең төп белем бирү учреждениесе!

138 (11072) | 28-11-2015, 12:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 385 | Комм.: 0
Гимназия – Русиянең төп белем бирү учреждениесе!
[b]Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы юлламасы белән “Русиянең төп белем бирү учреждениеләре-2015” исемлегенә республикабызның берничә өлгеле мәгариф учреждениесе исемлегендә ЧАКМАГЫШ ГИМНАЗИЯСЕ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ (директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов) дә кертелде.



Бердәмлектә һәм татулыкта – безнең көчебез

137 (11071) | 26-11-2015, 11:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 425 | Комм.: 0
Бердәмлектә һәм татулыкта  – безнең көчебез
Узган шимбәдә Уфада дөньякүләм әһәмиятле вакыйгалар үзәгенә әверелгән Конгресс-холлда IV Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) булып үтте.
Анда планетабызның башкортлар яшәгән кыйтгаларындагы төрле илләрдән 400дән артык рәсми делегат һәм 200 чакырылган кунак килгән иде. Корылтай эшендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, Русия Халыклары Ассамблеясе рәисе Светлана Смирнова, Башкортстан халыклары Ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, башка күренекле дәүләт, дин һәм сәясәт эшлеклеләренең катнашуы әлеге чараның мәртәбәсен тагын да арттырып җибәрде.



Халык ышанычын аклап, бөркет кебек безне саклап

132 (11066) | 14-11-2015, 09:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 496 | Комм.: 0
Халык ышанычын аклап,  бөркет кебек безне саклап
10 ноябрьдә район мәдәният йортында эчке эшләр бүлегендә хезмәт салган полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау чарасы үтте.
Хезмәттәшләрен тәбрикләү өчен сүзне Русия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районындагы бүлекчәсе начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы полиция майоры Динар Фаил улы Дәүләтшин алды.