Бердәмлектә һәм татулыкта – безнең көчебез
26-11-2015, 11:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 424 | Комм.: 0
Узган шимбәдә Уфада дөньякүләм әһәмиятле вакыйгалар үзәгенә әверелгән Конгресс-холлда IV Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) булып үтте.
Анда планетабызның башкортлар яшәгән кыйтгаларындагы төрле илләрдән 400дән артык рәсми делегат һәм 200 чакырылган кунак килгән иде. Корылтай эшендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, Русия Халыклары Ассамблеясе рәисе Светлана Смирнова, Башкортстан халыклары Ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, башка күренекле дәү-
ләт, дин һәм сәясәт эшлеклеләренең катнашуы әлеге чараның мәртәбәсен тагын да арттырып җибәрде.
Форум башланыр алдыннан башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды, анда Русия һәм БР халыклары Ассамблеяләре, милли-мәдәни берләш-
мәләр вәкилләре катнашты. Конгресс-холл бинасы чын-чынлап башкорт халык иҗады күргәзмәсенә әверелгән иде, биредә теләүчеләргә милли атрибутика, төрле сувенирлар, Башкортстан брен-
дына әверелгән товарлар, халыклар бердәмлеген гәүдәләндергән китаплар һәм башкалар белән танышу һәм аларны сатып алу мөмкинлеге тудырылган иде. Делегатлар һәм кунаклар форум башланганчы ук әнә шундый күркәм шартларда аралашты, кызык-
сындырган сорауларга җаваплар алды. Башкортстанның Умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү институты күргәзмәсендә корылтайда катнашучыларны сәламләүчеләр арасында якташыбыз, Иске Калмаш авылында туып үскән Раушания Инис кызы Дәүләтова да бар иде.
Конгресс-холл бинасы 2007 елның октябрендә сафка кертелгән, аның гомум мәйданы 36000 квадрат метр тәшкил итә. Биредә 774 урынлык концерт залы, 94 урынлык бәләкәй һәм 22 урынлык овал тибындагы ике конференцияләр залы, музей-күргәзмә комплексы, 120 урынлык милли кухня рестораны, кышкы бакча, 1000 кеше хезмәтләндерерлек сәүдә үзәге, 230 автомашина сыйдырышлы җир асты тукталышы бар. Быел җәй ШОС һәм БРИКС дәүләтләре саммитлары узган шушы бина эчендә IV Бөтендөнья башкортлары корылтае да эшлекле шартларда үтте.
(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
10.11.2015: Район яңалыклары
Райондашларыбызның мәнфәгатьләре акланыр
-
07.11.2015: Район яңалыклары
Юллар такырая, күңелләр якыная
-
11.07.2015: Җәмгыять тормышы
Тотрыклылык хакына берләшелде
-
21.04.2015: Спорт
Чакмагыш баһадирлары янә беренче!
-
31.03.2015: Район яңалыклары
Берләшмәгә кабул ителде