» » Райондашларыбызның мәнфәгатьләре акланыр

Райондашларыбызның мәнфәгатьләре акланыр

10-11-2015, 10:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 434 | Комм.: 0
Райондашларыбызның мәнфәгатьләре акланыр
Район башкортлары корылтаеның быелгы чираттагы – бишенче утырышының көн тәртибенә бер генә мәсьәлә – 21 ноябрьдә башкалабыз Уфада, инде берничә дөньякүләм әһәмиятле зур җыеннар үткән Конгресс-холлда IV Бөтендөнья башкортлары корылтае – конгрессына делегатлар сайлау иде. Аның эшендә корылтайның башкарма комитеты әгъзаларыннан тыш, муниципаль район хакимиятенең бүлек җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, район мәктәпләре, директорлары урынбасарлары, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Чараны район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Фәнис Әмирханов ачты һәм алып барды.Тәүдә ул Бөтендөнья башкортлары корылтае (конрессы) делегатларын сайлау турындагы положение белән таныштырды. Аңа ярашлы, әлеге олы җыенга Башкортстанда яшәүче башкортлар 4 мең кешедән бер делегат, Русия Федерациясе субъектларында яшәүчеләр – 3 мең кешедән бер делегат күрсәтергә хокуклы. 2010 елдагы Бөтенрусия халык исәбен алу мәгълүматларына нигезләнелеп, безнең районнан барлыгы ике делегат сайланырга тиеш. Өстәвенә, сайланган делегатларның кимендә 30 процентын 35 яшькә кадәрге катлам вәкилләре тәшкил итүе шарт итеп куелды. Бүгенге җыелучылар алдында райондашларыбыз мәнфәгатьләрен аклаячак ике делегат сайлау бурычы тора иде.
Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков, сүз алып, делегатларның берсе район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе булырга тиеш, дигән тәкъдим белдерде һәм Фәнис Фидан улы Әмирхановның кандидатурасын тавышка куйды. Җыелышта катнашучылар тарафыннан ул бертавыштан делегат итеп расланды.
Икенче кандидат итеп район башкортлары корылтае башкарма комитетының җаваплы сәркәтибе, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге методисты Халидә Фиргать кызы Вәлиева тәкъдим ителде. Аның күпкырлы эшчәнлеге турында башкарма комитет әгъзалары – мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева белән Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева югары бәһа бирделәр. Утырышта катнашучылар Халидә Фиргать кызы Вәлиеваны да бертавыштан делегат итеп күрсәтте.
Бөтендөнья башкортлары корылтаена (конгрессына) муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов махсус исемлектә чакырыла. Шулай итеп, райондашларыбыз үзләрен борчыган уй-фикерләрне, теләк-тәкъдимнәрне сайланган делегатлар аша да, яки турыдан-туры: 450008, Уфа шәһәре, Карл Маркс урамы, 3, 103 нче бүлмә, ягъни [email protected] электрон адресына җиткерә ала.
Утырышта шулай ук “Башкортстан Республикасының дәүләт телләре турында”гы закон үтәлеше, милли матбугатка язылу торышы, мәктәпләрдә туган телләрдә белем алуга кагылышлы һәм башка мәсьәләләр дә каралды.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: