Тапкыр да, үткер дә яшьләребез
1-12-2015, 11:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 436 | Комм.: 0
Район юбилеена багышланып, КВН уеннары үткәрелде
27 ноябрь көнне район мәдәният йортында район юбилеена багышланып, Шаяннар һәм тапкырлар клубының чираттагы уеннары үткәрелде. Укучы яшьләр арасында үткәрелгән бу чара “Минем авылым–туган йортым” исеме астында үтте. Анда Рапат урта мәктәбеннән “Шәп йолдызлар”, Яңа Балтачтан “Комета”, Тозлыкуш урта мәктәбенең “Дружные ребята”, Юмаштан “Черный кот”, беренче урта мәктәптән “Альянс” белән “Шаг вперед” , гимназиянең “На своей волне” командалары тапкырлыкта көч сынашты.
Уеннарны район мәдәният йортының үсмерләр белән эшләүче методисты Роман Сабиров алып барды. Тәүдә ул тамашачыларны жюри әгъзалары белән таныштырды. Командаларны муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Руслан Бикмөхәммәтов, муниципаль район Советының әйдәүче белгече Индира Гәрәева, яшьләр советы рәисе Айгөл Нәбиева, Чакмагышның шаяннар һәм тапкырлар җыелма коман-дасы капитаны Раушан Зиннәтуллин, район мәдәният йорты хезмәткәре Денис Мансуров, җаваплылыгы чикләнгән “Альянс” җәмгыяте директоры Радамир Шәехов бәһалады. Командалар “Безнең ихатада” визит карточкалары конкурсы, разминка һәм “Үз йортымда” исеме астында үткән конкурсларда көч сынашты.
Визитка конкурсыннан Рапат урта мәктәбе укучылары чыгышы истә калды. Алар авыл тормышына бәйле төрле кызыклы сәхнә чыгышлары әзерләгән иде. “Мәхәббәт өлкәсендә булган хәл”, “Мәктәптә булган хәлләр”, “Гаиләдә, полициядә булган хәлләр” дип аталган күренешләр тамашачы күңелен бигрәк күтәрде. Беренче урта мәктәпнең “Шаг вперед“ командасы” “Мәктәптә әрмән рус теле алып бара” күренеше белән аерылды. Үз ихтыярлары белән ике кешелек кенә команда төзегән “Альянс” шаяннары исә тамашачыга “Район үзәк дәваханәсендә булган хәл”, “Чакмагыш кефиры рекламасы” дигән сәхнә күренешләре тәкъдим итте. Әлеге конкурста гимназиянең җыелма командасының да ныклы әзерлеге күренеп торды.
Разминка конкурсы барышында ко-мандалар бер-берсенә сораулар биреп, аларга тапкыр җаваплар эзләде. Гимназия командасы шаяннары бу бәйгедә дә урынлы һәм кызыклы җаваплар эзләп тапты. Өченче конкурска исә кайбер командалар сүлпәнрәк әзерләнгән иде. Сәхнәдә югалып калып, үзләрен ышанычсыз тотучылар да булды. Ә шулай да һәр команданың тырышлыгын, әзерләнеп килүләрен телгә алмау мөмкин түгел.
Җюри әгъзалары командаларны бә-һалаган вакытта сәхнәне моңлы җыр-лары белән Зөлфия Хәбирова, Томила Алтынбаева, Ильяс Сибәгатуллин, Муса Маликов, Денис Мансуров бизәде.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгел килеп җитте – җюри әгъзалары җиңү-челәрне билгеләү максаты белән сәхнәгә күтәрелде. “Безнең район талантларга бик бай. Елдан -ел сәләтле яшьләребез район, республика, хәтта халыкара конкурсларда катнашып, төрле дәрәҗәле урыннар яулый. Районыбыз социаль-икътисади яктан да калышмый – барлык күрсәткечләр буенча алдынгы урында бара. Без, яшьләр, киләчәктә дә районыбыз иминлеге максатында бердәм булып, бары тик яхшы гамәлләр белән генә изге эшләр башкарырга бурычлыбыз”, – диде Руслан Фәдис улы.
Нәтиҗәләр буенча Юмаш, Тозлыкуш, Яңа Балтач җыелма командаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Альянс” командасы шушы ук бүләккә ия булып, тамашачы сөюе призын да яулады. “Иң яхшы ир-ат роле” бүләгенә Артур Мостафин лаек булды, “Иң яхшы хатын-кыз роле”н Ләйсән Каррамова яулады. Өченче урын Рапат урта мәктәбенең “Шәп йолдызлар” командасына бирелде, икенче урынга беренче урта мәктәпнең “Шаг вперед“ командасы лаек дип табылды, ә инде беренче урынны гимназиянең “На своей волне” җыелма командасы яулады.
Чараны үткәрүдә иганәчеләр – җаваплылыгы чикләнгән “Альянс” җәмгыяте, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе һәм муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты матди ярдәм күрсәтте.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
03.11.2015: Район яңалыклары
Шаяннар һәм тапкырлар клубының көзге уеннар фестивале үтте
-
16.04.2015: Район яңалыклары
КВН фестивале
-
14.04.2015: Спорт
Җиңүчеләр билгеле
-
24.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп