» » Шаяннар һәм тапкырлар клубының көзге уеннар фестивале үтте

Шаяннар һәм тапкырлар клубының көзге уеннар фестивале үтте

3-11-2015, 10:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 505 | Комм.: 0
Шаяннар һәм тапкырлар клубының көзге уеннар фестивале үтте
Күптән түгел район мәдәният йортында алма да төшәрдәй урын юк иде. Бу көнне бирегә шаяннар һәм тапкырлар уеннары җанатарлары, юморлы һәм файдалы итеп күңел ачарга яратучы яшьләр җыелды.
Зирәклектә һәм тапкырлыкта республиканың төрле районнарыннан килгән унбер команда көч сынашты. Аларның һәркайсының чыгышы кабатланмас һәм үзенчәлекле булды.
Күптән түгел генә барлыкка килгән “Узуфрукт” шаяннар һәм тапкырлар командасы тамашачы күңелен яулап алыр өчен бар көчен салды. Борай районы җыелма командасы да алардан калышмады. Чакмагыш гимназиясенең “На своей волне” командасы чынлап та үзенчәлекле дулкында чыгыш ясады. Алар әле бу өлкәдә “яфрак кына яра башлаучылар” булуга карамастан, сәхнәдә үзләрен ышанычлы һәм кыю тотты.
“Коробка передач” командасы турында аерым әйтеп үтәсе килә: күптән түгел әлеге командада бары тик кызлар гына калды. Кызлар үзен сәхнәдә җыйнак һәм матур тотты. Алар башка танылган шаяннар һәм тапкырлар командалары кулланган кызык-мәзәкләрне сәхнәгә чыгармады, үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итте. “Коробка передач” командасы өчен иң мөһиме: һәрвакыт алга таба бару, юморның сыйфатын яхшырту, башкалар алдында дәрәҗәләрен күтәрү. Шуңа да бу команда вәкиленең Татарстан Республикасындагы шаяннар һәм тапкырлар клубы мәктәбенә барып кайтуы очраклы хәл түгел. Кызлар командасына җиңүләр җиңел бирелмәсә дә, алар төшенкелеккә бирелми. Кызыклар уйлап чыгару, актерлык осталыгын үстерү процессы аларга күпкә күңеллерәк.
“Big Citi Iife” шаяннар һәм тапкырлар командасы башкалардан үткерлекләре һәм җитезлекләре белән аерылды.
Башкортстан дәүләт университеты командасына Уфа шәһәренең иң креатив, сәләтле һәм ачык күңелле яшьләре җыелган иде. Алар тамашачы елмаюын яулар өчен бик күп кызыклы сәхнә күренешләре алып килгән.
Шаяннар һәм тапкырлар клубының көзге фестивалендә кызлардан гына торган тагын бер команда чыгыш ясады. Ул да булса “7 тонн” командасы иде. Үз чыгышларында алар тамашачыга хатын-кызлар юморы да барлыгын дәллилләде. Әлеге команданың сәхнәгә аяк басуына инде елдан артык. Әмма шул кыска вакыт эчендә кызлар бөтен Башкортстан һәм Удмуртстан буйлап йөреп чыкканнар. Алар Ижау шәһәрендә узган суперлига уеннарында, шулай ук көнбатыш һәм Туймазы шәһәре лигасында ярымфиналга чыгучылар да. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, кызлар командасының беренче чыгышы безнең районда язгы фестивальдә булган иде. Шимбә көнне үткән уеннарда алар тамашачыга команданың ни дәрәҗәдә алга китүен күрсәтте, көнүзәк һәм үткен юмористик тамашалары беркемне дә битараф калдырмады.
Чараны шаяннар һәм тапкырлар премьер-лигасы чемпионнары – “Уфа шәһәре җыелма командасы” капитаны Кирилл Глазков алып барды. Көзге уеннар фестивален оештыруда районыбызда яшьләр өчен күңел ачу кичәләре үткәрүче Айдар Мусин, “Чакмагыш җыелма командасы” авторы һәм актеры, “Нефильтрованное”, “Уфа нефть- техник университеты җыелма командасы” уенчысы Радик Байбиковның керткән өлеше зур.
11 команда арасыннан җиңүчене сайлап алу җиңелдән булмады. Һәр команда үзенчәлекле чыгыш ясап, югары бәһалануга өмет тотты.
Җюри әгъзалары – җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” даруханәләр челтәре директоры Ирек Усманов, Октябрьский электр челтәрләренең Чакмагыштагы филиалы начальнигы Рөстәм Йосыпов, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетытының хокук һәм тарих институты деканы урынбасары Илдар Садретдинов, Уфа шәһәренең танылган диджее, “Сказка бар” резиденты Dg Viron, фестивальне оештыручы Айдар Мусин командаларның чыгышларын бәһалаганда тамашачы игътибарын “Ритм” ансамбле кызлары (җитәкчесе Зөлфия Хәбирова) җәлеп итте.
Нәтиҗәләр буенча беренче урынга Башкортстан дәүләт университетының җыелма командасы лаек дип табылды. Икенче урынга Уфа шәһәренең “Три буквы” командасы чыкты. Өченче урынны “Шаранские бродяги” командасы егетләре яулады. “Иң яхшы шаярту” номинациясендә Борай районы командасы бүләкләнде. “Иң яхшы мәктәп командасы” номина-
циясендә безнең якташлар – гимназия вәкилләре җиңде. “Иң яхшы хатын-кыз роле” Октябрьский шәһәреннән килгән “7 тонн” команда уенчысына бирелде, “Иң яхшы ир-ат роле”н Башкортстан дәүләт университетының җыелма командасы уенчысы Ришат Шәймиев алды.
Фестивальне үткәргәндә матди яктан Рөстәм Йосыпов, Ирек Усманов, “Чакмагыш тортлары” берләшмәсе, “Русский подряд” төзелеш оешмасы, җаваплылыгы чикләнгән “Энергетик” җәмгыяте ярдәм итте.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: