Языл да бүләк от! Хәтта өч мәртәбә…
1-12-2015, 11:33 | Район яңалыклары | Просмотров: 509 | Комм.: 0
“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе шәһәр һәм районнардагы филиаллары белән берлектә 1-31 декабрь көннәрендә махсус акция оештыра. Республикабызда нәшер ителүче бер генә булса да гәзит яки журналга һәм район гәзитенә кимендә 6 айга язылып, квитанцияләрнең ксерокүчермәләрен Уфа шәһәре, Киров урамы, 45 санлы йорт, “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортының матбугат басмаларына язылу бүлегенә җибәрүчеләр Яңа елда – 2016 елның 29 гыйнварында үткәрелүче отышлар лотереясендә катнаша алачак. Ә бүләкләр фонды ярыйсы гына: төп җиңүчегә – ноутбук, ике икенче урынга – 2 данә суыткыч, өченче урынга – 3 данә телевизор, 5 дүртенче урынга – 5 данә микродулкынлы мич, 10 бишенче урынга – 10 данә мультипешергеч (мультиварка), барлыгы 21 көнкүреш техникасы уйнатылачак. Моннан тыш, район гәзитләре редакцияләре атна саен иң актив язылучыларны чәй әсбабы һәм Яңа ел, интерьер сувенирлары белән бүләкләячәк. Моның өчен район “Игенче” гәзитенә кимендә 6 айга язылырга, квитанция күчермәсен редакциягә җибәрергә, яки үзеңә кертеп чыгарга кирәк.
Һәр җомга атна буе җыелган яңа квитанцияләр арасында лототрон үткәрелеп, өч җиңүчегә югарыда исемләнгән бүләкләр тапшырылачак. Шул ук вакытта редакция еллык язылучылар арасында отышлар лотереясен дә үткәрә. Бер үк квитанциягә хәтта өч мәртәбә бүләк оту мөмкинлеген дә онытып җибәрмик, дуслар! Быел да “Игенче” гәзитен иң күп яздырган элемтә бүлекчәләре һәм почтальоннарга бүләкләребез бар. Аларны кем алыр икән – ягез әле, кызлар!
Гәзиткә язылу чикләнмәгән күләмдә почтамтта, элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда, редакциядә һәм аның хезмәткәрләрендә, матбугат басмалары таратучыларда кабул ителә. Бердәм булыйк, бергә калыйк, дуслар!
Мөхәрририят.
Похожие новости:
-
10.10.2015: Район яңалыклары
Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!
-
08.09.2015: Төрлесеннән
Өлкән абунәчеләребезне мәгълүматлы итик!
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Иске хаклар белән дуслыкны озынайтык!
-
04.07.2015: Җәмгыять тормышы
Матди байлыктан рухи байлык кыйммәтлерәк
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!