Гимназия – Русиянең төп белем бирү учреждениесе!
28-11-2015, 12:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 384 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы юлламасы белән “Русиянең төп белем бирү учреждениеләре-2015” исемлегенә республикабызның берничә өлгеле мәгариф учреждениесе исемлегендә ЧАКМАГЫШ ГИМНАЗИЯСЕ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ (директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов) дә кертелде. Коллективның чираттагы мондый мәртәбәле казанышы – биредә хезмәт салучы укытучы-тәрбиячеләрнең, шулай ук һәр өлкәдә активлыклары белән аерылып торган укучыларның да берлектәге тырышлыгы нәтиҗәсе ул. Заман технологияләрен кыю үзләштереп, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә новаторлык алымнарын киң файдаланып, иң мөһиме – даими рәвештә уңышларга ирешә барып эшләүче гимназия коллективын чираттагы җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!
Похожие новости:
-
15.10.2015: Район яңалыклары
Районыбыз юбилеена багышлана
-
01.09.2015: Төрлесеннән
Белем учаклары янә ишекләрен ача
-
01.09.2015: Котлаулар
Изге өметләр аклансын!
-
07.05.2015: Спорт
Райондашлар игътибарына!
-
11.04.2015: Котлаулар
Котлыйбыз