Районда ниләр бар?

4 (11088) | 14-01-2016, 12:39 | Район яңалыклары | Просмотров: 446 | Комм.: 0
Яңа ел бәйрәме чорында матур гаилә юбилейларын, истәлекле гомер бәйрәмнәрен билгеләүче хөрмәтле өлкәннәребез, якташ ветераннарыбыз байтак булды.
Макаровка авылында гомер кичереп, алты дистә ел дәвамында иңгә-иң куеп тормыш сукмагыннан атлаучы Соколовлар бриллиант туйларын билгеләде. Леонид Тихонович гомере буе тимерче булып эшләгән, Анна Ивановна “Базы” хуҗалыгында төрле эшләр башкарган. Алар алты балага гомер бүләк итеп, яхшы тәрбия биреп үстергәннәр. Бүгенге көндә барысы да тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда хезмәт сала. Аларны бу истәлекле бәйрәме белән Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте һәм “Базы” хуҗалыгы вәкилләре Е.С.Семенова, Э.Р.Әхмәтшина, Г.С.Тимофеев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.



Сабыйларны сөендерделәр

4 (11088) | 14-01-2016, 12:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 327 | Комм.: 0
Сабыйларны сөендерделәр
Яңа ел алдыннан район эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура хезмәткәрләре чираттагы тапкыр балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютка бардылар.
Һәрвакыттагыча, монда тәрбияләнүче сабыйлар һәм приют коллективы безне сөенеп каршы алды. Матур итеп бизәлгән бинада күңелле бәйрәм кәефе хакимлек итә иде.



Балаларга Яңа ел бүләге

3 (11087) | 12-01-2016, 11:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 358 | Комм.: 0
Профсоюз тормышы
Балаларга Яңа ел бүләге
Профсоюз — эшчәннәрнең хокукларын яклау, хезмәтне саклау һәм шартлар булдыруны контрольдә тотучы, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүче зур көч ул. Һәм аның сафлары да зур, Башкортстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясендә 600 меңнән артык кеше исәпләнә. Һәр тармакның үз профсоюз берләшмәләре бар.



Еллар тыныч, илләр имин булсын!

2 (11086) | 5-01-2016, 12:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 464 | Комм.: 0
Еллар тыныч, илләр имин булсын!
Яше-карты өчен көтеп алынган, могҗизаларга бай иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе ул Яңа ел.
Район тарихы битләренә якты, әһәмиятле вакыйгалары белән кереп калды үткәне, чакмагышлылар өчен яңа казанышлар, Башкортстанга танытырлык уңышлар елы булды ул.
Басулар нигъмәте —алтын бөртекләр белән келәтләр тулды, ферма бина-лары төзек, маллар тук кышлый, продукция мул алына. Шуңа да сөенеп бәйрәм итә бүген авыл хезмәтчәне. Һәркайда күңеллелек, шатлык хөкем сөрә. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә иртәлекләр, мәктәпләрдә – бал-маскарадлар оештырылды, мәдәният йортларында өл-кәннәр өчен кичәләр үтте. 25 декабрьдә Балалар иҗат үзәгендә муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысына иң актив, укуда да, спортта да алдынгы, җыр-биюгә дә сәләтле укучылар чакырылды. Шул ук көнне кичен район мәдәният йортына Яңа ел кичәсенә өлкәннәр җыелды. 28 декабрьдә үткән “Сихри төн” дип исемләнгән кичә дә күңелдә уелып калырлык булды.



Яхшылар үрнәге маяк булсын!

150 (11084) | 29-12-2015, 12:15 | Район яңалыклары | Просмотров: 411 | Комм.: 0
Яхшылар үрнәге маяк булсын!
Район хезмәтчәннәре 2016 елны күтәренке кәеф белән каршылый. Һәр тармакта да республика күгендә маяк булып балкырлык күркәм эшләр бар. Иген культуралары уңышы белән сөендерде.
Әле җир йокыда, әмма игенчеләр күңелендә яз – алдагы уңыш өчен хәстәрлек күрә ул. Бүген төп хезмәт фронты терлекчелек фермаларында. Кышлату сезоны ничек бара? Тармак эшчәннәре елны нинди уңышлар белән каршылый? Кайда, нинди яңалыклар булган һәм, әлбәттә, кайсы хуҗалыкларда сүлпәнрәк эшләүгә юл куелган, мөмкинлекләр кулдан ычкындырылган, алга китү юллары бар – барчасын барлау, уртага салып сөйләшү, алдагы елга план-максатлар билгеләү өчен 26 декабрьдә семинар-киңәшмәгә җыелдылар.



Балачакның могҗизалы бәйрәме

149 (11083) | 26-12-2015, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 400 | Комм.: 0
Балачакның могҗизалы бәйрәме
Кичә, 25 декабрь көнне, Балалар иҗат үзәгендә муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысына төрле мәктәпләрдән укуда, спортта, иҗатта алдынгы егетләр һәм кызлар җыелды. Биредә алар өчен күңелле җыр-биюле «Чуртан әмере, Яңа ел теләге буенча” исемле рус халык әкиятенең хәзерге заман ритмнары белән эшкәртелгән могҗизалы күренеше каршы алды.



Изгелек кылып яшик

149 (11083) | 26-12-2015, 10:49 | Район яңалыклары | Просмотров: 440 | Комм.: 0
Изгелек кылып яшик
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең аерым бер дөньясында яшәргә тиеш түгел. Инвалидлар да сау-сәламәт булган балалар белән бертигез шартларда белем алырга, алар кебек яшәргә хокуклы.
Безнең районда да халыкны социаль яклау үзәге хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән ныклы эш алып барыла. Күптән түгел алар инвалид балаларны район үзәк китапханәсенә “Әкият дөньясына сәяхәт” дип аталган чарага алып барды.