» » Балаларга Яңа ел бүләге

Балаларга Яңа ел бүләге

12-01-2016, 11:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 357 | Комм.: 0
Профсоюз тормышы
Балаларга Яңа ел бүләге
Профсоюз — эшчәннәрнең хокукларын яклау, хезмәтне саклау һәм шартлар булдыруны контрольдә тотучы, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүче зур көч ул. Һәм аның сафлары да зур, Башкортстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясендә 600 меңнән артык кеше исәпләнә. Һәр тармакның үз профсоюз берләшмәләре бар.
Агросәнәгать комплексы профсоюзлары зур урынны алып тора. Районыбызның 13 хуҗалыгында да башлангыч профсоюз оешмалары бар һәм аларның рәисләре ел әйләнәсенә планлы эшчәнлек алып бала. Аларда барлыгы 2088 кеше әгъза булып тора. Кайда оештыру эшчәнлеге үз-
биеклегендә куелган, коллектив хезмәт килешүе (договоры) нигезендә алып барыла, шунда авыл хуҗалыгы җитештерүе күрсәткечләре дә югары. Районда зур тәҗрибә туплаган оештыручылар байтак. Зифир Рәхимов (“Герой” авыл хуҗалыгы кооперативының профсоюз оешмасы рәисе), Геннадий Тимофеев (“Базы”), Камил Васиков (Ленин исемендәге), Фәнис Маннанов (“Алга”) нәкъ менә шундыйлардан. Алдынгы хуҗа-лыкларда халык өчен күп эшләнә. Иң мөһиме — эш шартлары яхшыртыла. Хезмәтчәннәргә тормыш алып баруда (йорт-каралты төзелешендә, мал-туар асрауда) ярдәм оештырыла. Аеруча яшь гаиләләр игътибар үзәгендә. Эш кешесенең сәламәтлеген кайгырту шулай ук беренче планда. Авыл уңганнары льготалы хакларда (путевка хакының бик азын гына түләп) профилакторийларда сәламәтлеген ныгыта. Авыл эшчәннәре балалары өчен дә игътабарга лаек эшләр бар. Ялларын күңелле-файдалы итеп оештыруга юнәлеш алынган. Күптән түгел балалар өчен күркәм чара оештырылды.
Яңа ел, Чыршы бәйрәмнәре башланыр алдыннан район агросәнәгать комплексы профсоюз әгъзалары оешмасы рәисе Алмаз Венер улы Камалов җаваплылыгы чикләнгән “Сава-свет” җәмгыяте (директоры Эмма Андреева) белән яктылык–лазер шоу-кичәсе үткәрү өчен килешү төзелешеп кайткан иде. Шул максаттан 93 мең сумнан артык акча күчерелде.
Балаларга Яңа ел бүләге
4 гыйнвар көнне Чакмагыш мәдәният йортына район буенча 500ләп бала җыелды. Яшь тамашачыларга “Кыш бабай – безнең супергерой” дигән тәрбияви әһәмияте зур булган, яманлыкны булдырмаска, яхшылыкка, яктылыкка омтылырга өндәгән тамаша күрсәтелде. Анда 17 лазер корылмасы куелды, 15 яктылыкдиодлы персонажлар чыгыш ясады. Балалар өчен бу кызыклы яңалык булды, чын мәгънәсендә космик Яңа ел итеп кабул ителде. Балалар өчен хәстәрлек аларны озата йөрүче әти-әниләре, укытучылар күңеленә дә хуш килде.
–Балаларга шундый гадәти булмаган шоу оештырган өчен район профсоюз оешмасына рәхмәтлебез, – диде Киндеркүлдән кызы белән килгән Татьяна Байбакова. Ул 13 ел терлекләрнең токым сыйфатын яхшырту өлкәсендә үрнәкле эшләде, әле склад мөдире итеп куйганнар, өч бала анасы. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативыннан күмәк килгәннәр. –Тайняш мәктәбендә укыган 40 баланы алып килдек. Тамашаны кызыксынып, яратып карадылар, – ди Гөлназ Хәбибуллина. Бу көнне РайПО хезмәткәрләре Таңсылу Арысланова, Зилә Гыймазова балаларга төрле тәм-томнар, татлы сулар тәкъдим итте.

Әзерләде: Зифа Галиева

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: