Изгелек кылып яшик
26-12-2015, 10:49 | Район яңалыклары | Просмотров: 439 | Комм.: 0
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең аерым бер дөньясында яшәргә тиеш түгел. Инвалидлар да сау-сәламәт булган балалар белән бертигез шартларда белем алырга, алар кебек яшәргә хокуклы.
Безнең районда да халыкны социаль яклау үзәге хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән ныклы эш алып барыла. Күптән түгел алар инвалид балаларны район үзәк китапханәсенә “Әкият дөньясына сәяхәт” дип аталган чарага алып барды. Социаль хезмәткәр Рәфизә Вәлиева тырышлыгы белән моңсулык тулы балаларның йөзендә шатлык нуры кабынды. Китапханә хезмәткәрләре Алинә Гарифуллина, Зирина Арысланова, Ильмира Шәфыйкова балаларны ачык йөз белән кабул итте. Китапханә директоры Эльвира Газизова да балалар белән бергәләп уеннар үткәреп, аларның күңелен күрде. Мондый балаларның яшьтәшләре белән беррәттән мәктәпкә, китапханәләргә йөрергә мөмкинлекләре юк, ә бит сабакташлары белән аралашу алар өчен бик мөһим. Аларның иң якын кешеләре, гомерлек терәк-таянычы – әти-әниләре. Баласының якты дөньяга нинди булып килүенә карамастан, аны ташламаган, гомер ахырына кадәр канат астына алып, тәрбияләп үстергән изге йөрәкле ата-аналарга һәйкәл куярлык. Социаль хезмәткәрләр мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләвен киләчәктә дә дәвам итә. Язмыш тарафыннан кыерсытылган, яралы күңелле балаларны алда могҗизалы Яңа ел кичәләре көтә.
Әзерләде: Лиана Ханмурзина
Похожие новости:
-
24.12.2015: Район яңалыклары
Кайда син, әни, кайда син, әти?! «Әнием» дип кемнәргә әйтим?
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Финанс мөмкинлекләре чикләнгәндә
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Алар барысы да безнеке...
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы