Гүзәл зат һәр көнне хөрмәт һәм мәхәббәткә лаек
№ 30 (11112) | 19-03-2016, 09:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 360 | Комм.: 0
Зәңгәр күктә чагу нурларын сибеп кояш елмая, тамчылар тама. Ямьле язның беренче бәйрәме көнне Калмашбаш авыл мәдәният йортында гүзәл затларны хөрмәтләү тантанасы үтте. Авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәвилә Хурамша кызы Хөсәенова һәммәсен дә бәйрәм белән котлады.
–Хатын-кыз һәм Ана. Бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Хатын-кызның тормышта тоткан урыны бәһалап беткесез.
Язгы көн ел туйдыра
№ 29 (11111) | 17-03-2016, 16:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 318 | Комм.: 0
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, районыбызның башка хуҗалыкларындагы кебек, алда торган иң җаваплы чор – язгы кыр эшләренә, чәчүгә әзерлек кызу темп белән бара. Дөресрәге, ленинлылар булган барлык төр техниканы да үзвакытында ремонтлап, әлеге көндә чәчүгә әзерлек эшләре белән мәшгуль.
Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, җырлап-биеп кенә яшик без
№ 28 (11110) | 15-03-2016, 10:27 | Район яңалыклары | Просмотров: 323 | Комм.: 0
Үзешчәннәр бәйгесен Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе талантлары йомгаклады, сәхнә мәдәниятен, камиллек үрнәге күрсәтте. Бу, әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләренең бердәмлеге, ел әйләнәсенә актив эшләве нәтиҗәсе булды. Форсаттан файдаланып Юмаш авыл мәдәният йорты җитәкчесе Рәмилә Сәлимгәрәева белән әңгәмәләшеп алдык.
Язылу хаклары артканчы өлгерик!
№ 27 (11109) | 15-03-2016, 10:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 349 | Комм.: 0
Хөрмәтле райондашлар!
“Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – Башкортстан Республикасы буенча почта хезмәте идарәлегенең матбугат басмаларын тарату бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 1 апрельдән агымдагы елның икенче яртысына үзәк һәм республика басмаларына язылу хакы 10 процентка, район гәзитләренә – 24 процентка артачак.
Эшлекле ярдәм бик кирәкле булды
№ 27 (11109) | 15-03-2016, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 347 | Комм.: 0
“Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе инициативасы белән булдырылган “Реаль эшләр” проекты ярдәмендә күп урыннарда халык яшәгән пунктларда актуаль социаль, мәдәни һәм инфраструктураны үстерү проблемаларын хәл итүгә ирешелде. Безнең районда да әлеге яңалыкны хуплап кабул иттеләр һәм һәр авылдагы халык җыеннарында кичекмәстән хәл ителүен сорап 43 мөрәҗәгать керттеләр. Арадан өчесен тормышка ашыруны 2015 елга билгеләделәр.
Заман афәтенә киртә кую өчен
№ 26 (11108) | 10-03-2016, 15:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 407 | Комм.: 0
Ноябрьдә, тоташ республикадагы кебек үк, районыбызда да “Китапханәләр һәм җәмәгать оешмалары наркотикларга каршы” акциясе старт алган иде. Ул бу оешмаларның игътибарын наркотиклар белән бәйле проблемаларга юнәлтү, үсеп килүче буын вәкилләрен сәламәт тормыш рәвешен алып баруга омтылдыру һәм саулыкларын сакларга өйрәтү максатлары белән оештырылды.
Мода түгел, заман таләбе
№ 25 (11107) | 5-03-2016, 15:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 374 | Комм.: 0
Чакмагыш беренче урта мәктәбе районыбызда беренчеләрдән булып электрон белем бирү, электрон документлар әйләнешен үстерү һәм электрон дәреслеклекләр куллану буенча зур проектка нигез салып, аны тормышка ашыруда уңышлы эшләп килә. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына ярашлы, электрон белем бирүнең төрле формаларын куллану төп бурыч булып кала.