» » Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, җырлап-биеп кенә яшик без

Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, җырлап-биеп кенә яшик без

15-03-2016, 10:27 | Район яңалыклары | Просмотров: 322 | Комм.: 0
Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, җырлап-биеп кенә яшик без
Үзешчәннәр бәйгесен Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе талантлары йомгаклады, сәхнә мәдәниятен, камиллек үрнәге күрсәтте. Бу, әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләренең бердәмлеге, ел әйләнәсенә актив эшләве нәтиҗәсе булды. Форсаттан файдаланып Юмаш авыл мәдәният йорты җитәкчесе Рәмилә Сәлимгәрәева белән әңгәмәләшеп алдык.
–Чаралар үткәргәндә тәрбияви әһәмиятенә игътибар бирәбез, анда катнашкан кеше, күңелле ял итү белән беррәттән, мәдәни, эстетик яктан да фәһем алсын, ялы күңелле, файдалы да үтсен, дип тырышабыз. Район күләмендәге чараларны да үзбиеклегендә оештырып, та-машачыларыбыз күңеленә җиткерә алдык. Май аенда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына “По волнам Победы” исеме астында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты В.В.Соколов призына хәрби-патриотик җырларга район фестивален уздырдык. Барлык авыл биләмәләреннән утызлап конкурсант катнашты, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде, – дип башлады ул сүзен. –Мәдәният хезмәткәре ялгызы гына күпкә ире-шә дә алмыйдыр. Без чараларны китапханә хезмәткәрләре, мәктәп, авыл активистлары белән бергәләп оештырабыз. Мәдәни учакларда тәртип тотуга, зәвыклы җиһазлауга игътибар бирү белән беррәттән, мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итәргә омтылабыз, үзешчәннәр сафын арттыру гына түгел, ә бәлки кичә-концертлардагы чыгышларның сыйфатын яхшыртуны максат итеп куябыз. Безнең биләмәдә чын мәгънәсендә үз эшенә бирелгән, ихлас яраткан, халык белән эшләү тәҗрибәсенә ия булган хезмәткәрләр эшли. Аңлашып, бердәм эшләүдән килә уңышлар. Узган ел аеруча шатлыклы булды. “Иң яхшы авыл мәдәният йорты” республика конкурсында җиңүче булдык, 100000 сум күләмендә акчалата премия алдык. 2015 елда район фестивалендә җиңеп, кубок һәм 50000 сум күләмендә акчалата премиягә лаек булган идек. Без халыкка мәдәни хезмәт күрсәтергә алынганбыз. Бу – җаваплы бурыч. Талантларны эзләп табу гына түгел, сәхнә тормышына җәлеп итә белергә дә кирәк. Моның өчен клубларның балкып торуы, сәнгати түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен уңайлыклар, кызыктырырлык шартлары да кирәк. Безнең үзешчәннәр күзләрнең явын алырлык матур костюмнарда чыгыш ясый. Соңгы чорда гына бал биюләре һәм вокал төркеме өчен 170000 сумлык костюмнар тектерелде. Иң зур ярдәмчебез, иганәчебез – “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы идарәсе. Барлык мәдәни чараларга да матди ярдәмнәре зур җитәкчеләребезнең. Иң беренче киңәшчеләребез, хезмәтебезгә лаеклы баһаны-юнә-лешне дә алар бирә, үзаллылыкны-инициатива күрсәтүне хуплый. Идарә рәисе Вадим Васильевич Соколовка, авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Елена Степановна Семеновага зур рәхмәтлебез. Әдәбият елына, районыбызның 85 еллыгына багышланган һәр чараны җитди әзерлектә үткәрергә омтылдык, тамашачыбыз талантлы кешеләребез, районыбыз тарихы турында күбрәк мәгълүмат алсын дип тырыштык. Һәр елны бер әйберне кабатларга яратмыйбыз, быел да смотр программасына яңалыклар керттек.
(Дәвамы белән безнең гәзит битләрендә танышы аласыз)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: