Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, зур дәрт белән янып яшик без!
1-03-2016, 10:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Район мәдәният йортына авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүче хезмәт алдынгылары, агросәнәгать өлкәсен хезмәтләндерүче предприятиеләр хезмәткәрләре җыелды. 2015 елда башкарылганнарга йомгак ясалды, агымдагы чорга план-максатлар билгеләнде. Район аграрийларының гомум җыелышын район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков алып барды.
Җыелыш эшчәнлегендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Александрович Лысов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты ярдәмчесе Фаил Заһит улы Хәмидуллин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов катнашты.
Тәүге көн тәртибе, ягъни район агросәнәгать комплексының 2015 елдагы эшчәнлеген йомгаклау һәм 2016 елга бурычлар билгеләү буенча доклад ясау өчен район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиевка сүз бирелде.
2016 елга җитештерү-финанс планнарын тәсдыйк итү буенча мәгълүмат-консультация үзәгенең баш икътисадчысы Алик Әгъләм улы Рәхимов әйтеп узды. “Агро” авыл хуҗалыгы һәм хезмәтләндерүче предприятиеләр ассоциациясенең еллык эшчәнлеге буенча директор Рәсим Рим улы Хаков чыгыш ясады. Мәртәбәле кунаклар да сүз алды .
– Горурланырлыгыгыз бар, кадерле чакмагышлылар, авыл хуҗалыгы җитештерүендә уңышларыгыз зур, республика күгендә якты маяк булып балкыйсыз, ит-сөт җитештерүдә, иген үстерүдә, гомумән, һәр тармакта үрнәкле эшлисез, – дип башлады чыгышын Юрий Александрович. – “Базы”, “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәннәренең фидакарьлеге, эшне оештыру, алдынгы алымнар куллану буенча бай тәҗрибәсе, илгә көннән-көн киңрәк тарала.
Югары күрсәткечләр, әлбәттә, заманнан калмыйча, фән белән бергә атлау, хезмәтне оештыруда да камиллеккә омтылышның куанычлы нә-тиҗәсе. Республикада колач җәеп эшләр өчен мөмкинлекләр тудырыла, зур төзелешләр планлаштырыла. Ике урында орлык җитештерү заводы сафка бастырыла. Аның берсе сездә – “Базы” кооперативында, икенчесе Стәрлетамак районында төзелә.
Башкортстанда яшелчәчелекне үстерүгә шулай ук киң юллар ачылачак, моңа тәүге чиратта уңышны саклау мәсьәләләрен хәл итү, яшелчә саклагычлар төзү аша ирешеләчәк. Сөт бизнесын күтәрү – заман таләбе, ил табынын баетуга юл. “500 ферма” республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Зур эшләргә кыю алынучыларга дәүләт ярдәме дә сизелерлек, субсидияләр алу өчен заявкалар кабул ителә.
Чыгыш ясаучы орлык, техника яңарту, мал азыгы культуралары үстерү һәм башкалар турында фикерләрен белдерү белән беррәттән, социаль мәсьәләләргә дә тукталды. Тырышлыклары, игелекле хезмәтләре өчен чакмагышлыларга рәхмәт әйтте һәм бер төркем алдынгыларга бүләкләр тапшырды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов та чыгышын район хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләреннән башлады, тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешү өчен резервларның булуы, фәкать барың бердәй тырышып эшләргә кирәклеге турында ассызыклады, нәтиҗәлелекне күтәрүгә булышлык итүче план-чаралар, алда торган мөһим бурычларны билгеләде. Бер төркем хезмәт алдыгыларына бүләкләр тапшырды.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Зифа Галиева
Похожие новости:
-
04.02.2016: Муниципаль район хакимиятендә
Ышанычлы адымнар белән үсеш юлыннан
-
10.10.2015: Район яңалыклары
Туган ягым – Башкортстан, Киңлегеңә ни җитә?!
-
25.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Республика башлыгы уракка фатиха бирде
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы