Язылу хаклары артканчы өлгерик!
15-03-2016, 10:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 348 | Комм.: 0
Хөрмәтле райондашлар!
“Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – Башкортстан Республикасы буенча почта хезмәте идарәлегенең матбугат басмаларын тарату бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 1 апрельдән агымдагы елның икенче яртысына үзәк һәм республика басмаларына язылу хакы 10 процентка, район гәзитләренә – 24 процентка артачак. Шул ук вакытта 31 мартка кадәр үзегез яраткан басмаларга быел беренче яртыеллыкка язылу хаклары белән дуслыкны озынайтып булуны да хәтердән чыгармасагыз иде. Күрүегезчә, шактый акчагызны янда калдыра алачаксыз. Безнең һәр авылдагы бүлекчәләребездә, һәр почтальоныбызда, район үзәгендә почтамтта да язылу эш көннәре һәм сәгатьләрендә чикләнмәгән күләмдә кабул ителә. Әйдәгез, дуслар, бергә булыйк, һәр йортка бер генә булса да басма килми калмасын өчен тырышыйк! Сезне теләп хезмәтләндерәчәкбез һәм акчагызны янда калдырырга булышачакбыз!
Зилә Солтангәрәева,
почтамтның подписка бүлегенең өлкән инструкторы.
почтамтның подписка бүлегенең өлкән инструкторы.
Похожие новости:
-
10.10.2015: Район яңалыклары
Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!
-
08.09.2015: Төрлесеннән
Өлкән абунәчеләребезне мәгълүматлы итик!
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Иске хаклар белән дуслыкны озынайтык!
-
04.07.2015: Җәмгыять тормышы
Матди байлыктан рухи байлык кыйммәтлерәк
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!