» » Гүзәл зат һәр көнне хөрмәт һәм мәхәббәткә лаек

Гүзәл зат һәр көнне хөрмәт һәм мәхәббәткә лаек

19-03-2016, 09:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 359 | Комм.: 0
Гүзәл зат һәр көнне хөрмәт һәм мәхәббәткә лаек
Зәңгәр күктә чагу нурларын сибеп кояш елмая, тамчылар тама. Ямьле язның беренче бәйрәме көнне Калмашбаш авыл мәдәният йортында гүзәл затларны хөрмәтләү тантанасы үтте. Авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәвилә Хурамша кызы Хөсәенова һәммәсен дә бәйрәм белән котлады.
–Хатын-кыз һәм Ана. Бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Хатын-кызның тормышта тоткан урыны бәһалап беткесез. Безнең һәрберебезнең тамыры изге дә, бөек тә булган бер кешегә – Анага барып тоташа. Дөньяда аның көченнән дә куатлерәк көч юк. Безне дә ничек барбыз шулай итеп тик ул гына кабул итә, теләсә кайсы минутта да тик ул гына яклый ала. Барыгызга да сәламәтлек, күңел көрлеге һәм гаилә иминлеге телим – дип тәмамлады чыгышын Рәвилә Хурамша кызы. Аның изге теләкләренә кушылып Илмир Нәбиуллин “Рәхмәт әниләргә” җырын бүләк итте. Гөлнар Ситдыйкова һәм Ләйсән Ахунова дуэты башкаруындагы “Туган җирем” җырын да кунаклар җылы кабул итте.
Бар тереклек җирдә яратылган,
Мәхәббәт тә җирдә яралган.
Бу галәмнең һәрбер минутына
Пар тормышта яшәү каралган…
Зәвык белән бизәлгән сәхнә түреннән авыл биләмәсендә иге-лекле гомер итүче алтын парлар – Калмашбаш авылыннан Гөлзә-минә һәм Әдип Бәшировлар, Каш-кардан Рәзинә һәм Исмәгыйль Мө-хәммәтовлар, Кырла авылыннан Заһира һәм Зәки Зәкәриевлар гаилә-ләре урын алды. Видеотасма аша һәр гаиләнең фотолары, истәлекле гаилә бәйрәмнәре күрсәтелде. 50 ел тату гомер кичереп, гаилә учагын сүндермичә яши белгән парларга карап сокланмый мөмкин түгел иде. Әйе, ир белән хатын бер-берсенә юл куеп, хөрмәт итеп яшәсә генә тормыш матур уза, гаилә ныклы була. Менә шундый парлар гына тату яшәп ел арты еллар үткәрә, алтын туена да җитә, аеруча бәхетлеләре анысын да узып китә. Бәйрәмне алып баручылар Мөнирә Сабитова һәм Рита Хаҗипова гаилә парларына танышу-кавышу, балалар үстерү, гомумән, тату яшәү серләренә кагылышлы сораулар бирделәр. Һәр гаиләнең үз язмышы, бәхетле картлыкка алып килгән үз сукмагы бар. Кичәдә чыгыш ясаучы өлкәннәр фикеренчә, һәр гаиләнең иминлеге аның учагын сүндермичә, һәрчак куз өстәп торучы хатын-кыз, әнидән тора. Алтын юбилярларны хөрмәт итеп, Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитовның котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Тагы да газиз балалары, оныклары күркәм пар-ларга чәчәк гөлләмәләре бүләк итеп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сәхнә түрендәге кунаклар үзләре дә “күчтәнәчләр” белән килгән иде. Заһира апа Зәкәриева үзе язган шигырьләрен укып ишеттерсә, Рәзинә апа моңлы итеп җыр башкарды. Ә инде Исмәгыйль абый гармунда уйнап, күңелләрне хисләндерде. Моңлы гаилә пары – Мөхәммәтовлар әнә шулай бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Калмашбаш авыл мәдәният йорты директоры Рәвис Сабитов “Алтын туй”, тормыш иптәше Гөлчәчәк белән “Йөрәкләрне тамгаладык” җырын бүләк иттеләр. Кичәне тагы да Нәфисә Гомәрова “Урманнарга керсәң”, Мөнирә Сабитова “Уйна, гармун”, Рита Хаҗипова “Гомерләр балкышы”, Рида Минаҗетдинова “Мин сине сагынам” җырлары белән күңелләрне берчә хисләндереп, берчә шатландырып дәвам иттеләр. Ал-маз Латыйпов һәм Гөлшат Гыймаева баянда өздереп татар халык көйләрен башкардылар. Авылыбызда гармун моңы тынмас әле, киләчәктә бу шө-гыльне дәвам итүче талантлы яшьләр дә артыр, дигән өметле уйлар, ышаныч белән яшьләргә, сокланып утырдылар кичәдә катнашучылар. Әниләргә, гаилә учагын сүндермичә, аңа һәрчак куз өстәп торучы хатын-кызга сөю, туган җиребезнең та-бигатенә һәм тормышка гашыйк булуны чагылдырган һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Кичәне му-зыкаль яктан сәнгать җитәкчесе Гөлсем Хаҗипова бизәде. Бәйрәм мул сыйлы табын янында күмәкләп чәй эчү белән тәмамланды.
Зөлфә Зиннурова.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: