Район яңалыклары
№ 35 (11116) | 29-03-2016, 10:23 | Район яңалыклары | Просмотров: 357 | Комм.: 0
Үткән атнада Рапат урта мәктәбендә мәктәп директорларының район семинары үтте. Мәктәп фойесында бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап укучыларның кул эшләренең күргәзмәсе оештырылды.
Алар – иң көчле белемлеләр сафында
№ 33 (11115) | 26-03-2016, 15:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 287 | Комм.: 0
Күптән түгел Мәгарифне үстерү институты мәктәп укучылары өчен Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасы чикләрендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенының төбәк этабын оештырды.
Югары бәһа алдылар
№ 33 (11115) | 26-03-2016, 15:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 348 | Комм.: 0
Тиздән авыл эшчәннәре өчен үтә җаваплы чор – язгы кыр эшләре старт алачак. Язгы чәчүне оешкан төстә үткәрү өчен һәр хуҗалыкта әзерлек эшләре киң җәелдерелгән.
Әлеге вакытта башка күп төрле мәшәкатьләр белән беррәттән техника әзерлеге дә беренче планда тора. Бу көннәрдә районның барлык хуҗалыкларында һәм оешма-предприятиеләрендә алдан расланган график буенча язгы кыр эшләре башланганга кадәр тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү үткәрелә.
Техникаларны көйлиләр
№ 32 (11114) | 24-03-2016, 13:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 315 | Комм.: 0
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында сайлаган һөнәренә тугры калган, эшен күңел биреп башкарган кешеләр күп. Әлеге рәсемдә сез механизаторлар Илһам Мансуров белән Ринат Хәмәтовны күрәсез. Алар икесе дә авыл тормышын үз иткән, солдат бурычларын үтәгәннән соң ашкынып туган якларына кайтып, тәүге көннәрдән үк колхозда эшләп киткән ир-егетләр, егерме елдан артык хезмәт стажы туплаганнар.
Чәчүгә бүгеннән әзербез
№ 31 (11113) | 22-03-2016, 10:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 415 | Комм.: 0
Узган ел авыл эшчәннәре өчен зур сынаулар елы булды, әмма авырлыклар безне тагын да чыныктырды. Җәйге корылык белән беррәттән көзен озакка сузылган яңгырлар эшкә комачаулык ясаса да, колхозчыларыбыз сынатмады.
Безнең бригадада эш көчендәге 80 кеше исәпләнә. Төп эш тармаклары – игенчелек һәм малчылык. Басучылыкта язгы кыр эшләренә әзерлек көз көне үк авыл хуҗалыгы машиналары ремонтыннан башлана. Ремонтчылар бригадасы аларны быелгы уңыш өчен дә сыйфатлы итеп көйләп-карап куйды инде. Тракторларны һәм аларның арбаларын ремонтлау, бортларын зурайтып кую эшләре дә үзвакытында аткарыла. Шуңа да үткән ел чәчү чорында зур ватылуларга юл куелмады. Ремонт эшләрен оештыруда зур көч салган Рабис Арысланов, Рәвис Жаниев, Рафаэль Ханов, Альберт Галләмов, Әнвәр Хәмидуллин абыйларга рәхмәт әйтәсе килә. Бүгенге көндә ике чәчкеч агрегат, ике культиватор агрегаты, 150 тырма ремонтланды.

Гөл бакчасы булса илем, чәчәге – туган җирем, Ул чәчәкне күркәм итә булдыклы халкым минем
22-03-2016, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 423 | Комм.: 0
Районыбыз өчен февраль җыр-моң ае булды. Әдәбият елына һәм районның 85 еллык юбилеена багышланган “Туган илнең җире – җәннәт, суы ширбәт” дип аталган халык иҗаты фестивале гөрләп узды.
Үзешчәннәр сынауны уңышлы тотты, иңиңнәре йомгаклау концертларына чакырылды. Тәүге көнне Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе талантлары чыгыш ясады.
Әзерлек планлы бара
19-03-2016, 09:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 320 | Комм.: 0
Агымдагы елның 1 июленнән 15 августка кадәр үтәчәк Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек кыза бара. Бу кампания авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек торышы турында ышанычлы мәгълүмат туплау максаты белән үткәрелә. Чөнки бу тармакка акчалата ярдәм күләме, агросәнәгать комплексының артабангы үсеше нәкъ шушы мәгълүматларның сыйфаты һәм дөреслегенә бәйле.