Гөл бакчасы булса илем, чәчәге – туган җирем, Ул чәчәкне күркәм итә булдыклы халкым минем
22-03-2016, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 422 | Комм.: 0
Районыбыз өчен февраль җыр-моң ае булды. Әдәбият елына һәм районның 85 еллык юбилеена багышланган “Туган илнең җире – җәннәт, суы ширбәт” дип аталган халык иҗаты фестивале гөрләп узды.
Үзешчәннәр сынауны уңышлы тотты, иңиңнәре йомгаклау концертларына чакырылды. Тәүге көнне Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе талантлары чыгыш ясады. Икенче – көнне Тозлыкуш, Рапат, Иске Бәшир, Иске Калмаш, Рәҗәп, Үрнәк, Калмашбаш авыл биләмәсе үзешчәннәре чакырылды. Тозлыкуш һәм Калмашбаш мәдәният йортлары хорлары, Калмашбаш, Рапат бию коллективлары, Иске Бәширдән Кәримова, Мөхәммәдьярова, Хәйруллина триосы, Гөлүсә Мәҗитова һәм Илнар Әхмәдуллин (Рапат), Сәрия Юнысова һәм Илнур Латыйпов (Калмашбаш), Фидан Хөснелъяров һәм Илнур Латыйпов (Үрнәк), Розалия һәм Радик Гафаровлар (Тозлыкуш) дуэты, ялгыз башкаручылардан – Роберт Нәбиуллин, Г. Гарифуллина (Рапат), Марсель Мохтаров, Саҗидә Мөхәммәтдинова, Әлфинә Гатауллина (Тозлыкуш), Рәфил Әрдәширов (Иске Бәшир), Лүзә Тимашева, Альмира Бикбаева (Иске Калмаш), Илгиз Шәфыйков (Рәҗәп), Рәфил Зиннәтуллин, Сәнә Гәрәева (Үрнәк), Сәрия Юнысова (Калмашбаш) матур җырлары белән күңелләрне яулады.
Калмашбаш, Рапат бию коллек-тивлары, ялгыз башкаручылардан Рубина Гарифуллина, Фәдис Әрдисламов (Рәҗәп), Гөлүсә Мәҗитова, Илнар Әхмәдуллин, Ильвина Кәримова (Рапат), Рәсим Батыргәрәев (Иске Калмаш), Гөлназ Габсалихова (Тозлыкуш), Ленара Хаҗипова (Калмашбаш) дәртле биюләре белән сокландырды. Данис Гашкрәмов үзе язган шигырьләрне укып, нәфис сүз остасы булып танылды.
Өченче көнне район тамашачысын Чакмагыш, Тайняш, Яңа Балтач, Юмаш, Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәләре үзешчәннәре күңелле ял иттерде. Чыгышны “Идел” халык уен кораллары ансамбле башлады. Чакмагыш “Асылъяр” халык биюләре ансамбле, Тайняш бию коллективы, ялгыз башкаручылардан Лиана Нуркаева, Ләйсән Шаһиева (Юмаш), Алия Мингалиева, Илсөяр Габдрәхимова, Денис Мансуров (Яңа Балтач), җырчылардан Айгиз Хөсәенов (Яңа Балтач), Айгөл Йосыпова, Илдар Низамов, Ленар Шәймөхәммәтов, Алмаз Гәрәев (Чакмагыш), Муса Маликов, Ләйсән Мөхәммәдиева (Яңа Коты), Фәүзил Даутов (Юмаш) җырларның гүзәлләрен ишеттерде.
Тайняш авылыннан килгән Хәми-дуллинар гаиләсе чыгышы яратып кабул ителде. Рәис Кадраев һәм Фликс Якуповның гармун моңнары, уйнау осталыгы һәркемне хәйран калдырды. Концерт район мәдәният йорты хорының “Чакмагышым – язмышым” җыры белән тәмамланды. Программаның сценариен Розалия Хафизова төзеде.
Тамашачылар иҗади коллективларның чыгышларыннан матур тәэссоратлар алды. Ниһаять, дулкын-ландыргыч минутлар, җиңүчеләрне билгеләр вакыт җитте.
Район мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыев үзешчән-нәрне тәбрикләргә сәхнә түренә чакырылды.
–2015 ел Башкортстан Республикасында Әдәбият елы буларак тарих битләренә уелды. Үткән ел районыбызның 85 еллыгын бәйрәм иттек. Үзешчәннәрнең иҗади конкурсы да менә шул олуг бәйрәмгә багышланды. Һәр коллектив үзенә хас осталык белән туган җирен данлады. Бәйге мәдәни учреждениеләрнең күпкырлы эшчәнлегендә эффектлы формалар һәм алымнар эзләп табу, халык иҗатын үстерү-баету, мәдәни чараларның нәтиҗәлелегенә ирешү, гомумән, райондашларга халык мәдәниятенең күркәм мирасын күрсәтү, пропагандалау, ялын күңелле һәм файдалы оештыру иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү шартларында үтте, мәдәни учакларның ел әйләнәсенә тырышып, нәтиҗәле эшләвен дәлилләде. Фестивальдә халык иҗатының барлык коллективлары катнашты, – дип башлады ул сүзен. – Әдәбият елы, районыбыз юбилее кысаларында төрле чаралар үткәрелде. Район хакимиятенең, авыл биләмәләре башлыкларының, мәдәният бүлегенең бердәм эшләве нәтиҗәсендә үзешчән сәнгать эшчәнлеге тотрыклы булып кала. Призлар фондының зур булуы коллективларның җиңүгә омтылышына стимул булып тора.
(Мәкаләнең дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
18.02.2016: Спорт
Спорт. СПОРТ. СПОРТ
-
06.02.2016: Район яңалыклары
Тозлыкушлылар башлап җибәрде
-
15.08.2015: Спорт
Сәламәтлек һәм спорт бәйрәме
-
14.04.2015: Спорт
Җиңүчеләр билгеле
-
24.03.2015: Спорт
Иң көчлеләр җиңү яулады