Югары бәһа алдылар
26-03-2016, 15:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 347 | Комм.: 0
Тиздән авыл эшчәннәре өчен үтә җаваплы чор – язгы кыр эшләре старт алачак. Язгы чәчүне оешкан төстә үткәрү өчен һәр хуҗалыкта әзерлек эшләре киң җәелдерелгән.
Әлеге вакытта башка күп төрле мәшәкатьләр белән беррәттән техника әзерлеге дә беренче планда тора. Бу көннәрдә районның барлык хуҗалыкларында һәм оешма-предприятиеләрендә алдан расланган график буенча язгы кыр эшләре башланганга кадәр тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү үткәрелә. Шушы уңайдан төзелгән махсус комиссия район үзәгендә урнашкан предприятие-оешмаларда һәм авыл хуҗалыгы кооперативларында техника паркын тикшерү эшләре белән мәшгуль. График буенча иң беренче булып “Базы” АХК һәм җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәм-гыятендә техника тикшерелде. Биредә барлыгы 192 тәгәрмәчле һәм чылбырлы трактор һәм 81 тагылма арба каралды.
23 март көнне нәкъ шундый чара “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да уздырылды. Хуҗалыкның Чакмагыштагы үзәк машина ихатасына килеп кергәч тә бер рәт булып тезелеп торган төрле маркадагы тракторлар күзгә ташлана. Алар янында механизаторлар кайнаша, һәркайсы соңгы әзерлек эшләре белән мәшгуль.
Чакмагыш районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Илнур Әнгам улы Хәкимов һәм инспекциянең әйдәүче белгече, инженер-инспектор Алик Фидрат улы Гайсин бу көнне тикшерүгә куелган ундүрт “Беларусь”, алты “ДТ-75”, берәр “Т-4”, “ВТ-100” һәм “Т-170”, ике “К-700”, бер “Джон-Дир” тракторын, унбер тагылма арба, өч чәчү комплексы – “Иртыш”, “Агромастер-4800” һәм “Джон-Дир” агрегатын карап чыктылар һәм һәркайсының техник торышына бәһа куйдылар. Төп игътибар аерым узелларның һәм агрегатларның төзеклегенә, техник нормаларга яраклы булу-булмавына юнәлтелде. Аерым алганда, тормоз, идарә итү һәм кабызу системалары, двигателе төзеклеге, тәгәрмәчләр, пыяла чистарткычларның эшләве җентекләп каралды. Шулай ук һәр техника берәм-легендә янгын хәвефсезлеге, беренче медицина ярдәме күрсәтү чараларының тулы комплектлылыгы, механизаторның документлары тикшерелде. Руль люфты һәм эшләп чыгарылган газ күләме махсус приборлар ярдәмендә үлчәнде. Әлеге тикшерүгә механизаторлар үзвакытында һәм яхшы итеп әзерләнгән. Һәркайсы үзенә беркетелгән техниканы һәм тагылманы ремонтлап-көйләп куйган. Ху-җалык эшләрендә көн саен кулланылган техникаларның да буялган, пөхтә булуы күзгә ташлана. Мондый ремонт эшләре ел да хуҗалык мастерскойларында үз көчләре белән башкарыла. Техника буенча ярдәмче Хәдис Имамгали улы Дәүләтов, баш инженер Риф Рәхмәтулла улы Йосыпов ремонт эшләре белән бәйле проблема-мәсьәләләрне тиз арада хәл итүгә җитди игътибар бирәләр, шуңа күрә дә теге яки бу техника чагыштырмача озак хезмәт итә һәм механизаторларда да сакчыл караш тәрбияләнә. Марат Нәбиев, Хәйдәр Дәүләтов, Наил Шәй-мөхәммәтов тракторларын сафка бастыруда зур тырышлык сала. Эретеп ябыштыручылар Фәвәрис Гарифуллин, Фәнис Тимерҗанов һәм Илшат Латыйпов катлаулы механизмнарның төзеклеген тәэмин итеп, үз эшләрен зур җаваплылык һәм һөнәри осталык белән башкара. “Техникага сакчыл караш булганда гына ул озак хезмәт итә”, – диләр биредә күп еллар хезмәт салучы механизаторлар Зилфир Шәфыйков, Мәсгуть Зыякаев, Башкортстанның атказанган механизаторы Рафаэль Шәймөхәммәтов, Руслан Дәүләтов, Фәнзит Исланов, Фәнис Тимерҗанов, Рөстәм Хәбиров, Илфат Гыйльванов, Фларит Әмирханов һәм башкалар. Шулай ук династия буенча техника эшенә бирелгән Илнур Рамил улы Кәримовның да эшләре мактауга лаек. Быелгы ремонтлау чорында да, һәр елдагыча, Илнурга хаклы ялдагы әтисе ярдәмгә килгән. Илнур биредә армия сафларында хезмәтен тутырып кайтканнан бирле, 2002 елдан башлап эшли. Гомумән, хуҗалыкта хезмәт салучы һәр механизатор, ремонтлаучының тырышлык нәтиҗәсе нәкъ шушы тикшерүдә чагылды да инде. Хуҗалык бригадиры Марат Рәшит улы Казыйхановның эшне оештыра белүе, кулы астында хезмәт салучы һәр эшчегә игътибарлы булуы да игенчеләрнең хезмәт рухын күтәрүгә этәргеч булып кала. Хуҗалык җитәкчесе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов, илдәге көрчеккә, икътисадый кыенлыкларга карамастан, хуҗалыкның техник паркын яңарту юлларын таба. Санап үтелгән техника төрләре арасында өр-яңа “Иртыш” чәчү комплексы“, “К-700” тракторын сатып алу да хуҗалыкның куәтен арттыруга зур этәгеч булды. Гомумән, быел 12 млн сумга якын суммага яңа техника кайтырылды. Механизатор кадрлар җитәрлек, аларның һөнәри осталыгы даими укулар ярдәмендә арттырыла. Менә шушы көч һәм техника белән зарялылар быелгы язгы кыр эшләрен дә оешкан төстә аткарып чыгарга планлаштыралар. Игенчеләрнең изге ниятләре гамәлгә ашыр, дип әйтергә ныклы нигез бар.
Төп тарту көче булган тәгәрмәчле, чылбырлы тракторлар һәм аларның тагылмаларының техник яктан төзеклегенә комиссия тарафыннан югары бәһа куелды. Тракторчылар өчен бөтен шартлар да тудырылып, махсус эш киеме дә сатып алынган. Механизаторларның кәефе яхшы. Алар язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен тырышлыкны һәм осталыкны салып эшләячәкбез, ди-ләр. Хуҗалыкка 400 тонна “МПК-400” һәм 153 тонна карбамид ашламасы кайтарылган. Ел имин килер, басулар быел да тук башаклар белән сөендерер, дигән өметтә яшиләр игенчеләр.
Соңыннан гомум җыелышта нәтиҗә ясалды, хуҗалык рәисе барлык меха-низаторларга, белгечләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Игенчеләребезнең тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар телибез!
Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
17.03.2016: Район яңалыклары
Язгы көн ел туйдыра
-
18.05.2015: Район яңалыклары
Көне ел туйдырган мәл
-
25.04.2015: Район яңалыклары
Җиң сызганып эшләр чак
-
21.03.2015: Район яңалыклары
Техника төзеклеге – беренче планда!
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Техника төзеклеге тикшерелә