Алар – иң көчле белемлеләр сафында
26-03-2016, 15:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 286 | Комм.: 0
Күптән түгел Мәгарифне үстерү институты мәктәп укучылары өчен Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасы чикләрендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенының төбәк этабын оештырды. Ул Башкортстан дәүләт университеты базасында үтте. Анда 29 февральдән 3 марткача дәвам иткән беренче – сайлап алу турында 39 муниципаль район һәм шәһәр округлары командалары катнашты. Бу этапта иң күп балл җыюга ирешкән 22 команда икенче турда катнашу хокукын алды. Алар арасында безнең Чакмагыш гимназиясенең “Гимназистлар” җыелма командасы булуы да куанычлы. 10 сыйныфта белем алучы Роксана Гайнетдинова, Гүзәл Ризванова, Эльвира Ямалетдинова, Эльвина Әхмәтгәрәева, Руслан Ибраһимов, Рафаэль Тимергалиев, Финат Замановны берләштергән команда районыбыз данын лаеклы яклады.
Чара югары дәрәҗәдә, җылы һәм дустанә атмосферада үтте, аны алып баручылар һәр команданы үз итеп каршы алды. Уен барышына махсус апелляцион комиссия күзәтчелек итте. Катнашучыларга бик җиңелләрдән булмаган 30 сорау бирелде, һәркайсына бер минут эчендә аларга җавапны язма рәвештә табарга тәкъдим ителде. Аларның барысы да җыеп алынгач кына дөрес җавап игълан ителде.
Безнең “Гимназистлар” иң яхшы 10 команда сафында булды. Әлбәттә, бу команда әгъзаларының үзләре өчен дә, уку йортының тоташ коллективы өчен дә шатлыклы хәл булды. Чарада катнашып, алар фәһемле байтак яңа мәгълүмат үзләштерде, үз көчләренә ышанычлары ныгыды.
Лилия Тимергалиева,
гимназиянең балалар хәрәкәтен оештыручысы.
гимназиянең балалар хәрәкәтен оештыручысы.
Похожие новости:
-
27.02.2016: Спорт
Спорт яңалыклары
-
08.12.2015: Район яңалыклары
Иң күп китап укучылар ярышты
-
03.11.2015: Район яңалыклары
Шаяннар һәм тапкырлар клубының көзге уеннар фестивале үтте
-
14.05.2015: Спорт
Егетләребез сынатмады
-
16.04.2015: Район яңалыклары
КВН фестивале