» » Спорт яңалыклары

Спорт яңалыклары

27-02-2016, 16:11 | Спорт | Просмотров: 356 | Комм.: 0
Бәйрәм көннәрендә хоккей сөючеләр мавыктыргыч уеннар шаһиты булдылар. 21 февраль көнне өлкәннәр төркемендәге 6 команда арасында төнге хоккей лигасы Кубогына ярышлар үтте.
Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназиянең боз мәйданнарында Бүздәк, Имәнлекул, Чакмагыш, Югары Аташ командалары, Яңа Балтач һәм Тайняш, Рапат һәм Калмашбаш авылларының җыелма командалары тәүдә төркемнәргә бүленеп уйнадылар, аннан соң финал ярышлары үтте. Командалар арасында үзара көч сынашу киеренке шартларда барды. Һәр команда җиңү өчен бар осталыгын салып уйнарга тырышты. Судьялар уеннарга нәтиҗә ясаганнан соң җиңүчеләр игълан ителде: Чакмагыш командасы җиңүче исеменә лаек булды, II урынны Югары Аташ командасы яулады, III урында Рапат һәм Калмашбаш авылының җыелма командасы, IV урында Имәнлекул, V урынны Бүздәк авылы һәм Яңа Балтач һәм Тайняш авылының җыелма командалары бүлеште. Турнирның иң яхшы һөҗүм итүчесе – Рапат авылыннан Юлай Таюпов, иң яхшы сакчысы – Югары Аташ авылыннан Рөстәм Биктимеров, иң яхшы капкачы булып Чакмагыштан Алмаз Аллаяров танылды. Җиңүчеләр кубок, Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.

******

2015-2016 елларның кышкы сезоны кысаларында 23нче февральдә өлкәннәр төркемендәге командалар арасында шайбалы хоккей буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты кысаларында безнең районның “Строитель” командасы Нефтекама шәһәренең “Полюс” командасы белән очрашты. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең боз мәйданына уенны карарга көярмәннәр байтак җыелды. Кызу алышларда кунаклар көчлерәк булып чыкты: без-некеләр “Полюс” командасыннан 4:2 исәбенә җиңелде. Җиңүче команда ярышны дәвам итәчәк.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: