Хезмәт төбе – олы хөрмәт
№ 52 (11134) | 14-05-2016, 09:13 | Район яңалыклары | Просмотров: 340 | Комм.: 0
Май бәйрәмнәре – Яз һәм Хезмәт, Бөек Җиңү көне уңаеннан муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында, күптәнге традиция буенча, районыбызда халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт салучы алдынгыларга хөрмәт күрсәтелде. Әлеге залга фидакарь хезмәтләре белән районыбызның казанышларын арттыручылар җыелган иде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов зур канәгатьлек хисе белән аларга лаеклы бүләкләрен тапшырды.
Кырлар өстендә җыр яңгырый
№ 52 (11134) | 14-05-2016, 09:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 306 | Комм.: 0
Авыл эшчәннәренең иң кызу чоры – язгы чәчү дәвам итә. Елны нинди уңыш белән тәмамлаулары язгы чәчүне үткәрү темпына һәм агротехник чараларның югары сыйфатына бәйле булачак.
Соңгы елларда корылыклар механизиторларның кыр эшләренә карашын нигездән үзгәртте диярлек. Агротехник чараларның үзвакытында үткәрелергә тиешлегенә дә хәзер һәр игенче чын күңелдән тагын бер кат инанды.
Иртә культуралар чәчү төгәлләнә
№ 51 (11133) | 12-05-2016, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 310 | Комм.: 0
Икътисады көчленең генә тормышы көйле була. Моның өчен барлык участокларда да хезмәтнең базар шартларында ярашлы итеп оештырылуы шарт. Ә инде заманны узып эшлим дисәң, зуррак максатларга омтылсаң, фән һәм техника яңалыкларын, илдәге уңай тәҗрибәләрне өйрәнергә, гамәлгә кертергә кирәк.
Имин генә булсын дөньялар!
№ 51 (11133) | 12-05-2016, 10:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 305 | Комм.: 0
Җиңү көне тәэсоратлары
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек җитди булды. Авыл биләмәләрендәге мәдәни учакларда, мәктәпләрдә тематик кичәләр үткәрелде. Һәйкәлләр, обелисклар каралды. Сугыш ветераннарының йортларына барып ярдәмләшүләр, тәбрикләүләр оештырылды.
9 майда район үзәгенә – митингка җыелдылар. Чара башланганчы Балалар иҗат үзәгендә башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре киңәш корды, эшчәнлекне алып бару буенча уй-фикерләре белән уртаклашты. Киңәшмәне район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев алып барды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек җитди булды. Авыл биләмәләрендәге мәдәни учакларда, мәктәпләрдә тематик кичәләр үткәрелде. Һәйкәлләр, обелисклар каралды. Сугыш ветераннарының йортларына барып ярдәмләшүләр, тәбрикләүләр оештырылды.
9 майда район үзәгенә – митингка җыелдылар. Чара башланганчы Балалар иҗат үзәгендә башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре киңәш корды, эшчәнлекне алып бару буенча уй-фикерләре белән уртаклашты. Киңәшмәне район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев алып барды.
Басу эшләре барышы
7-05-2016, 09:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 344 | Комм.: 0
Игенче күңелен сөендереп, язгы яңгырлар да явып үтә. Басуларда җир эшкәртү комплексы агрегатлары артыннан ук чәчүчеләр гарәбәдәй орлыкларны туфракка күмдерәләр. Бәйрәм көннәрендә дә кырларда хезмәт шавы туктамый. Авыл хуҗалыгы идарәлегеннән 6 майда алынган мәгълүматлардан күренүенчә, район хуҗалыкларында 18310 гектардан артык мәйданнарда бөртеклеләр чәчелгән, бу планга карата 54,6 процент тәшкил итә.
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле ветеран!
№ 50 (11132) | 7-05-2016, 09:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 318 | Комм.: 0
6 май көнне Чакмагышта гомер итүче батыр йөрәкле, кыю яугир, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрвәр Габдулхак улы Халиковны район Яшьләр үзәге исеменнән Р.Ф. Бикмөхәммәтов, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Яшь гвардия” оешмасының Чакмагыштагы бүлеге исеменнән И.Ф.Шәйдуллин, Чакмагыш гимназиясенең 9Б сыйныфы укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Г.Р. Нәбиева, телевидение һәм редакция хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрикләргә җыелды.
Юллар тигез һәм имин булсын
№ 47 (11130) | 30-04-2016, 08:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 473 | Комм.: 0
Русиядә төп ике бәланең берсе – юллар. Узган гасырда ук бөек классикларның берсе әйткән бу сүзләр бүген дә күп урыннарда актуаль. Каядыр читкә чыксаң, безнең якларда юллар ярыйсы икән әле, дип кайтасың. Тик алар да даими карап, төзекләндереп торуны сорый.