» » Юллар тигез һәм имин булсын

Юллар тигез һәм имин булсын

30-04-2016, 08:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 472 | Комм.: 0
Юллар тигез һәм имин булсын
Русиядә төп ике бәланең берсе – юллар. Узган гасырда ук бөек классикларның берсе әйткән бу сүзләр бүген дә күп урыннарда актуаль. Каядыр читкә чыксаң, безнең якларда юллар ярыйсы икән әле, дип кайтасың. Тик алар да даими карап, төзекләндереп торуны сорый.
Яз табигатьнең матурлыгын, ә юлларның кимчелеген күрсәтә. “Башкиравтодар” җәмгыятенең Чакмагыш филиалы эшчеләре өчен кызу эш чоры күптән башланган. Дөресрәге, чокырлар ремонтына март аеннан ук оешманың ике бригадасы җәлеп ителгән. Бакалы районы чигеннән Чакмагыш авылына кадәр юллардагы тишекләргә пломбалар салынган. Моның өчен махсус порошок кушылган салкын асфальт кулланылган. Ремонтчылар бригадасы бу көннәрдә Чакмагыш – Кушнаренко һәм Дүртөйле – Бүздәк юнәлешендәге юлларда эшлиләр. Оешманың баш инженеры Марат Мусин белдерүенчә, агымдагы елда барлыгы 6300 квадрат метр мәйданда тишекләрне ямаганнар. Түбәндәге язмабыз тәҗрибәле белгеч Фларит Сәмигуллин җитәкчелегендәге чокыр ямаучылар бригадасы турында. Тырыш ир-егетләр белән Чакмагыш-Кушнаренко юнәлешендәге юлда очраштык.
Чокыр ямау дигәннән, бу шактый катлаулы һәм үтә дә мәшәкатьле эш икән. Мастер Фларит Дарис улыннан бөртекләп сораштырам. Башта минем кызыксынуга сәерсенебрәк караса да, ниятемнең ихласлыгына инангач, бригадада хезмәт салган һөнәр осталары турында да, чокыр ямау технологиясе хакында да тәфсилләп сөйләде. Технологиягә килгәндә, башта чокырлы урын иске асфальт калдыкларыннан арындырыла. Фрезер тагылган «МТЗ-82» тракторында Раил Ямаев кырдырган чокыр яннарындагы асфальт ватыкларын Ирек Зиннәтуллин, Айдар Шәйморатов, Марсель Әхмәтов, Ринат Гәрәев кебек тәҗрибәле юл эшчеләре һәм яшьләр Вадим Газизов, Айнур Вәлиев җыештырып, шунда ук тракторның чүмеченә төяп баралар. Чокырларны тигезләү беренче карашка гади тоелса да, әле моның белән дә эш бетми: техник яктан барлык таләпләрне төгәл үтәүне сорый. Махсус насос ярдәмендә һава өрдереп тулысынча чистартыла. Аннан соң инде чокырның өслеге битум белән эшкәртелә. Монысы инде иске асфальт белән яңасы тигез тоташсын өчен эшләнә. Әлеге чокырга кайнар асфальт-бетон өслек салына. Асфальт салынган чокырны тигезләү эше Фидан Шәйморатовка йөкләтелгән. Юллардагы шундый чокырларны тигезләү өчен һәр көнне 25-30 тонна асфальт кулланыла. Чимал ташуда водитель Илшат Солтанов өзеклекләр булдырмый. Карап торуга, бөтен технологик таләпләр дә тайпылышсыз үтәлә, эшчеләрнең дә һөнәри осталыгына сокланмый мөмкин түгел.
Ә нигә соң безнең юллар бик тиз сафтан чыга, һәр язын-көзен чокыр ямыйбыз? Шул сорауны Фларит Дарис улына бирәм.
– Юлларда автомобиль хәрәкәте көннән-көн арта, өслекләр басым бик зур. Аннан соң шушы ук юлдан зур йөк автомашиналары да, тракторлар да үтә. Безнең юлларда әле ахыргача кипшенеп тә җитмәгән асфальт өстеннән, күргәнегезчә, берьюлы 10 автомобиль үтә. Технология ахыргача үтәлсен өчен чит илләрдә юлларны берәр тәүлеккә ябып торалар. Хәер, аларның мөмкинлекләре башка – анда запас поласалар бар. Тагы һава шартларының төрле ел фасылларына күчкәндә кинәт үзгәреп торуы – әйтик, кичтән шыгырдатып катыру, ә көндезгә тулысынча җебетү дә асфальтның бик тиз җимерелүенә китерә. Менә шушы объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында юллар чокыр-чакырлыга әйләнә дә. Шуңа күрә юлларның торышына игътибарлырак булырга, булганын сакларга кирәк, – ди тәҗрибәле мастер.
Чокырларны ямау төгәлләнгәннән соң “Башкиравтодор” җәмгыятенең Чакмагыш филиалы эшчеләре юлларны төзекләндерү эшләренә керешәчәк. Бу эш тотрыклы җылы һава температурасы урнашкач башланачак. Гомумән, быел коллектив юллар салу һәм ремонтлау буенча 120 млн сумлык эш башкарырга ниятли.

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: