Республика Башлыгы белән туры эфир
9-04-2016, 09:09 | Төрлесеннән | Просмотров: 338 | Комм.: 0
7 апрельдә республикабыз Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов Башкортстан халкының мөрәҗәгатьләренә радио һәм телевидение аша туры эфирда җавап бирде. Ике сәгать буе барган шушы аралашу беренче мәртәбә оештырылды һәм 24 марттан алып республика җитәкчесенә төрле характерлы һәм эчтәлекле 10 мең мөрәҗәгать җиткерелде. Эфир барышында Рөстәм Зәки улы аларның кырыгына җавап бирергә өлгерде.
Республика җитәкчесенә мөрәҗәгать-ләр күпкырлы булды: сәясәт, хаклар үсеше, тузган торак йортлар, торак сатып алуга өлешләтә иганә кертеп алданучылар проблемалары, коррупциягә каршы көрәш, мәгариф һәм медицина, юллар торышы, су басу һәм башкалар. Туры эфирда аралашуда иң мөһим белдерү – “Башнефть” акцияләренең республика өлешенең сатылмаячагы, федераль өле-шенең генә моңа дучар ителәчәге булды.
Әлбәттә, иң күп мөрәҗәгатьләр юллар торышына кагылышлы иде. Рөстәм Зәки улы моннан үзе дә каза күрүе турында белдерде: күптән түгел чокырга төшеп, автомобиленең тәгәрмәче каза күргән. Юл хезмәтләренә тәгаен вакыт билгеләнелгән дә инде: апрель, май айлары эчендә меңләгән чакрым асфальт юллар тәртипкә китерелеп бетәргә тиеш. Язгы ташкын суларына килгәндә, республикабыздагы су саклагычлар ташкыннарны имин үткәрер, дияргә нигез бар. Иң мөһиме, көчле яңгырлар гына эшләрне катлауландырып җибәрмәсен. Су басу хәвефе янаган төбәкләрдә яшәүчеләрне төбәк башлыгы уяу булырга чакырды. Сигез төбәктән туры тоташу режимында Уфа шәһәре, республикабыз районнары гына түгел, Кырымдагы Белогорье районы халкы да Рөстәм Зәки улына теләк-үтенечләрен, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, республика җитәкчесен Кырымга ку-накка да чакырдылар. Кырымлылар безнең төбәктә туризм үсеше белән дә кызыксындылар, пенсия яшендәгеләре Башкортстан шифаханәләренә путевка хакларын белештеләр.
Төп мөрәҗәгатьләр арасында социаль тәэминат, халыкны социаль яклау, торак һәм коммуналь хезмәтләр сыйфаты, бизнес белән шөгыльләнүчеләрне яклау, эшче һөнәрләренең өстенлекле дәрәҗәсен күтәрү дә бар иде. Ике сәгать эчендә Рөстәм Хәмитов 40 сорауга гына җавап биреп өлгерде, калган һәркайсының да игътибарсыз калдырмаячагын вәгъдә итте. Төбәк башлыгының яхшы, ачык әңгәмәче булуын биредәге журналистлар да билгеләп үтте. Шәхси тормышына кагылышлы сорауларны да урап үт-мәде Рөстәм Зәки улы, спорт белән шөгыльләнү үзен яхшы хис итәргә ярдәм итә, дип белдерде. Җәй җитү белән, ял көннәрендә велосипедта егерме бишәр чакрым юл үтә башлаячак икән. Совет киноларын, шулай ук матур әдәбиятны бик яратуын белдерде. Туры эфирдан ул туп-туры аэропортка — ил башкаласында үтәчәк мәртәбәле чараларда республика мәнфәгатьләрен хәл итәргә юнәлде.
Похожие новости:
-
28.01.2016: Төрлесеннән
Уңай бәһа бирелде
-
29.10.2015: Район яңалыклары
Техник прогресс юлыннан
-
09.07.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
07.02.2015: Җәмгыять тормышы
Көрчеккә каршы – бергәләп!
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында