» » Техник прогресс юлыннан

Техник прогресс юлыннан

29-10-2015, 10:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 447 | Комм.: 0
Техник прогресс юлыннан
Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Зәки улы улы Хәмитов мәгариф хезмәткәрләренең Нефтекама шәһәрендә үткән август киңәшмәсендә югары уку йортлары мәйданчыклары булдырып, робот белән эш итү техникасына җитди игътибар бүлү, булачак инженерлар, программистлар әзерләү таләпләре куйды.
Иске Калмаш урта мәктәбе быелгы уку елында бу юнәлештә районда беренчеләрдән булып роботлар белән эшләү техникасы буенча эш башлап җибәрде. Мәктәпнең информатика укытучысы Марат Сәфәров түгәрәк оештырып, бирегә укучыларны җәлеп итте. Әлбәттә, һәр яңалыкны тормышка ашыру, аның өстендә эшләү җиңелдән булмаган кебек, монда да матди якны уңай хәл итәргә туры килә. Уку йорты директоры Самат Гыйльванов багучыларга мөрәҗәгать итә.
“Октябрь” АХК рәисе Альбирт Фидай улы Мусин берсүзсез ярдәм кулы сузды һәм мәктәбебезгә робот-техника бүләк итте. Бүгенгә ул бер генә данә, әмма, шулай булуга карамастан, укучылар зур теләк белән шөгыльләнәләр”, – ди директор.
Түгәрәк җитәкчесе Марат Наил улы, иң актив укучыларны барлап: “Киләчәктә бу юнәлештә эшне тагын да җанландырачакбыз. Ата-аналар ниятебезне хупладылар, чөнки илебезгә инженер-техниклар таләп ителә, күп җирләрдә шундый ук техник база булдырыла. Белемле, булдыклы белгечләрнең юлы нәкъ мәктәп елларында ук формалаша. Без, укытучылар, мондый мөмкинлекләрне булдырып, яшүсмерләрнең киләчәгенә зур йогынты ясарга бурычлы”, – ди җитәкче. Әлбәттә, бер генә робот белән бер ук вакытта 5-10 укучыга занятиеләр үткәрү зур кыенлыклар тудыра, шуңа да укытучы әлегә дәресләрне ешрак үткәрергә тырыша. “Киләчәктә бу яңалык районыбызның булдыклы эшкуарлары, башка предприятиеләр җитәкчеләре тарафыннан яклау-хуплау табып, укучыларга күбрәк мөмкинлекләр булдырылып, роботлар саны тагын да күбәер, дигән өметтә калабыз. Бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез”, – ди Самат Тимерхан улы Гыйльванов. Әлеге түгәрәкнең иң актив әгъзалары Динар Мөхәммәтдинов, Арсен Казаев, Айгиз Сәлимов, Лариса Ибраһимова, Алина Еникеева һәм башкалар мондый дәресләргә зур кызыксыну белән бик теләп йөриләр. Балаларда яңалыкка омтылу, аны күңелең аша үткәреп, яңа агышлар ясау теләген уятучы алдынгы педагог Марат Наил улына, коллективка зур иҗади уңышлар телибез.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: