Бәйрәмегез белән, хөрмәтле ветеран!
7-05-2016, 09:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 317 | Комм.: 0
6 май көнне Чакмагышта гомер итүче батыр йөрәкле, кыю яугир, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрвәр Габдулхак улы Халиковны район Яшьләр үзәге исеменнән Р.Ф. Бикмөхәммәтов, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Яшь гвардия” оешмасының Чакмагыштагы бүлеге исеменнән И.Ф.Шәйдуллин, Чакмагыш гимназиясенең 9Б сыйныфы укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Г.Р. Нәбиева, телевидение һәм редакция хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрикләргә җыелды. 9нчы дистәне ваклауга карамастан, Мәрвәр Халиков көр күңелле, хәтере әйбәт. “9 ел армия сафларында булдым, көчле, сау-сәламәт ир-егет кенә чын-чыннан ил сакчысы була ала. Сезгә әйтер сүзем шул: илебез иминлеген саклау – сезнең кулларда. Нык булыгыз, күп һөнәрләр үзләштерегез, һәрберегез дә тормышта лаеклы урыннарыгызны табыгыз!” – дип теләкләрен җиткерде.
Мәрвәр Габдулхак улы кызы Гүзәл тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Гимназия укучылары ихата, бакча тирәсен җыештырып, түтәлләр казырга ярдәм итте. Гомумән, һәръяклап та игътибар, хөрмәт төеп яшәгән ветеран тормышыннан бик канәгать, район, республика, ил җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерә, илебезгә иминлек, тынычлык тели”. Без дә аның теләкләренә кушылабыз, хөрмәтле ветеранга ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез.
Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
19.02.2016: Котлаулар
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне
-
11.02.2016: Район яңалыклары
Батырлык күрсәткән өчен
-
18.04.2015: Район яңалыклары
Күк йөзенең чиста зәңгәрлеге өчен хөрмәт һәм дан сезгә, ветераннар!
-
16.04.2015: Район яңалыклары
Илебезнең чын патриотлары булыгыз
-
31.03.2015: Район яңалыклары
Тыл ветераннарына – юбилей медальләре