Имин генә булсын дөньялар!
12-05-2016, 10:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 304 | Комм.: 0
Җиңү көне тәэсоратлары
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек җитди булды. Авыл биләмәләрендәге мәдәни учакларда, мәктәпләрдә тематик кичәләр үткәрелде. Һәйкәлләр, обелисклар каралды. Сугыш ветераннарының йортларына барып ярдәмләшүләр, тәбрикләүләр оештырылды.
9 майда район үзәгенә – митингка җыелдылар. Чара башланганчы Балалар иҗат үзәгендә башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре киңәш корды, эшчәнлекне алып бару буенча уй-фикерләре белән уртаклашты. Киңәшмәне район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев алып барды. “Эшчәнлегебезнең төп бурычы – өлкәннәрне социаль яктан яклау, кулдан килгән ярдәмне күрсәтү, ихтирам һәм хөрмәт аша яшәү рәвешләрен мәгънәлерәк итү, тормышларына ямь кертү. Дөрес, оешма рәисе ничек кенә актив булмасын, ялгызы гына нәтиҗәле эшли алмый, өлкәннәр турында хәстәрлек ул – гомум җәмгыятьчелек тырышлыгы. Авыл, кооператив җитәкчелеге белән киңәшләшеп, аларның ярдәмен тоеп бердәм оештырганда гына максатлы эшләп була. Ветераннар оешмалары яшьләрне илебезнең лаеклы алмашчылары итеп тәрбияләүгә өлеш кертергә бурычлы. Аеруча патриотик тәрбия мәсьәләсенә игътибар итәргә кирәк”, – диде ул һәм районның абруйлы кешесе Риф Захаровка сүз бирде. Риф ага мәгариф системасында эшләп, партком секретаре вазифасын башкарып, гомере буена тәрбияче булып калды. Ул күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен РСФСР, БАССР Мәгариф министрлыкларының, КПСС Өлкә Комитетының Почет грамоталары, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән.
– Мин үз җиремнең патриоты булырга тырыштым. Хәрәмнән баерга омтылмадым. Директор булып эшләгәндә ике мәктәп төзелешен алып бардым. Үз кулымда димәдем, хәтта бер кирпеченә генә дә кул сузмадым, киресенчә, төзелеш эшләре артыннан үземнең “Жигули”да үз акчама бензин сатып алып йөрергә туры килде. Кыскасы, эшләргә тормыш иптәшем Татьянаның да хезмәт хакы, хәтта әнкәебезнең пенсия акчалары да кереп китте. Аның өчен бүген әрнүем түгел, эшебез әйбәт барса, сөенә идек без. Хәзер шуларны искә ала башласак, безне яшьләр җүләрлектә гаепли, – дип башлады ул чыгышын. – Әмма минем моңа һич кенә хәтерем калмый, бәлки әтием-әниемнең тәрбиясе бушка китмәгән, дип горурланам гына. Ватанпарвәрлек миңа әтием Порфирий Михайловичтан күчкән кадерле мирас. Ул 1924 елда Кызыл Армия сафына алына. Ленинград өлкәсенең Красногвардейск шәһәрендә кече командирлар мәктәбендә укый, отделение сержанты һәм взвод командиры була. Армия хезмәтеннән соң Юмаш авыл Советы рәисе, Чакмагыш район саклык кассасы мөдире, район Советы башкарма комитетының сәламәтлек саклау бүлеге мөдире булды һәм башка җаваплы эшләр башкарды. 1942 елда Бөек Ватан сугышына китә, 1944 елда Курск шәһәре тирәсендә хәбәрсез югала. Ата-бабаларыбызның данлы юлы тарих битләренә алтын хәрефләр белән уелган, аның кыйммәтен яшьләребез күңеленә җиткерергә омтылыйк, олы мираска кадер-хөрмәт уятыйк. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дистәләрчә китап авторы Хәйдәр ага Басыйровның да әйтер сүзе булды. “Районыбызның батырлыгын мәңгеләштерик, Бөек Ватан сугышына кагылышлы һәммәсе китапларда урын алсын иде”, – диде ул, материаллар туплауда активрак катнашуларын үтенде.
Митингка яше-карты җыелды. Һәр елдагыча, тигез сафларда атлаган матур, чагу формаларындагы яшь барабанчылар бәйрәмне күркәмләндерде. Узган ел да чакмагышлылар “Үлемсез полк” Гомумрусия хәрәкәтенә актив кушылган иде. Быел аның сафлары тагын да артты. Анда катнашучылар үзләренең яу яланнарында батырларча башын салган якыннарының фотопортретлары белән үткәндә йөрәкләр тетрәнде. Алар артыннан автомобиль сәнәгате тарихы булып калган ретро-автомашиналарда Бөек Ватан сугышы яугирләре киемендәге якташларыбыз да парадның тәэсир көчен арттырды. Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган чакмагышлылар хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелиск постаментына тере чәчәк гөлләмәләре салынды.
– 1945 елның Җиңү китергән мае халкыбызның батырлыгы, героизмы символы булып калыр. Бу изге бәйрәм безнең йөрәкләрне фашизмны җиңгән илебез халкы өчен горурлык хисләре белән тутыра.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
07.05.2016: Котлаулар
Йөрәкләрдә сүрелми сакланыр!
-
14.05.2015: Район яңалыклары
Буыннардан-буыннарга күчәр, һич сүрелмәс Җиңү аһәңе
-
04.04.2015: Район яңалыклары
Исемнәрен искә алабыз
-
02.04.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бәйрәмгә әзерлек ничек бара?
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Бер кем дә онытылып калмасын иде