» » Буыннардан-буыннарга күчәр, һич сүрелмәс Җиңү аһәңе

Буыннардан-буыннарга күчәр, һич сүрелмәс Җиңү аһәңе

14-05-2015, 11:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 696 | Комм.: 0
Буыннардан-буыннарга күчәр, һич сүрелмәс Җиңү  аһәңе
9 май явымлы көн булса да, Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарага район үзәге халкы дәррәү җыелды.
Тигез сафларда атлаган матур, чагу формалардагы яшь барабанчылар һәр елдагыча бәйрәмнең күрке булды. Алар артыннан тигез ритм белән оешуының тәүге елларыннан ук мәртәбәле җиңүләр белән сөендереп килүче велоспортчыларыбыз үтте. Автомобиль сәнәгате тарихы булып калган ретро-автомашиналарда Бөек Ватан сугышы яугирләре киемендәге якташларыбыз да күркәм парад оештырды.
Буыннардан-буыннарга күчәр, һич сүрелмәс Җиңү  аһәңе
Картәтиләренең, якын туганнарының фотопортретларын югары күтәреп “Үлемсез полк” үткәндә йөрәкләр тетрәнде. Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган чакмагышлылар хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелиск постаментына тере чәчәк гөлләмәләре салынды. Яңгыр тиз генә тукталырлык түгел иде. Бәйрәм тантанасы Балалар иҗат үзәгенең зур залында дәвам итте. Монда чын мәгънәсендә сугыш темасы чагылдырылган. Бөек Җиңүгә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе зур урын биләп тора.
Буыннардан-буыннарга күчәр, һич сүрелмәс Җиңү  аһәңе
–Без тыныч күк йөзе астында яшибез, эшлибез. Сугыш ветераннарын данлыйбыз һәм Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген саклауда башларын салган батырларыбыз истәлегенә баш иябез. Сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз, ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге телибез, – дип муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков митингны ачты, һәммәсен бәйрәм белән котлады һәм сүзне муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка бирде.
–Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл фронты хезмәткәрләре! Кадерле чакмагышлылар!
Бүген без илебез тарихындагы иң кү-ренекле вакыйгада катнашабыз. Ветераннарыбызның йөзеннән елмаю китми, һәр русияленең күңелендә шатлыклы хисләр генә. Һәрбарчагызны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән ихлас йөрәктән тәбрик итәм, – диде ул. – Совет солдаты Берлин рейхстагы түбәсенә Җиңү байрагын элгән көннән соң 70 ел узды. 1945 елның 9 мае иң сөенечле көн булып тарих битләренә уелды. Күпме генә еллар үтсә дә, беркем дә һәм бернәрсә дә фашизмны җиңүдә илебезнең ролен киметә алмый. Зур батырлыклар һәм олы югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү турындагы хәтер бервакытта да онытылырлык түгел.
Райондашларыбызның Җиңүгә керткән өлеше һәрчак хәтеребездә һәм мәңгелек горурлыгыбыз булып кала. Ун меңнән артык якташларыбыз – әтиләребез, картәтиләребез, егетләр һәм кызларыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык өлгеләре күрсәтте. Фашист илбасарларын Мәскәү янында һәм Ерак Көнчыгышта кыйратты, Курск һәм Сталинградта тар-мар итте, Днепрны кичте, Европаны азат итте һәм Берлинны яулады. Әмма җиңүгә зур югалтулар аша киленде: яу яланнарында 6 меңгә якын райондашыбыз ятып калды. Батырлыклары өчен өч якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, ә бер яугиребез Дан орденнарының тулы кавалеры булды. Җиңү паркында аларның бюстлары куелды. Орден-медальләр белән бүләкләнгән якташларыбыз да меңнәр белән исәпләнә. Аларның батырлыгы, рух ныклыгы буыннардан-буыннарга дәвам итәрлек патриотик үрнәк ул.
Буыннардан-буыннарга күчәр, һич сүрелмәс Җиңү  аһәңе
Җиңү көнен көтеп алалмаган, сугыш яланнарында ятып калган, вафат булган каһарман райондашларыбыз истәлеген беркайчан да онытырга тиеш түгелбез.
Шул сүзләрдән соң залда бер минутлык тынлык урнашты.
Митингны Башкортстан Рес-публикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов дәвам итте, райондашларга Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Борисович Толкачевның тәбрикләү хатын укып ишеттерде һәм шәхсән үз исеменнән котлады: “Якташларыбызның тиңдәшсез батырлыгы безгә зур горурлык һәм изге амәнәт булып кала, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары ту-рында даими хәстәрлек намус эше булып торырга тиеш. Сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыгы һәрвакыт безгә үрнәк булып торачак, киләчәк буыннарга изге ядкарь булып сакланачак”.
Чакмагышлыларны бәйрәм белән тәбрикләргә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдиновның ярдәмчесе Фаил Заһит улы Хәмидуллин килгән иде. Бөек бәйрәм – Җиңү көне уңаеннан иң ихлас теләкләрен җиткерде: “Искиткеч батырлыгыгыз, ватанпәрвәрлегегез һәм фидакарь-легегез белән сез, хөрмәтле ве-тераннар, мәңгелек рәхмәт һәм хөрмәт хисен яуладыгыз. Без сезнең алда һичкайчан түләп бетергесез бурычлыбыз, җиңүчеләрнең ка-һарманлыгын бервакытта да оныт-маячакбыз”, – диде.
Буыннардан-буыннарга күчәр, һич сүрелмәс Җиңү  аһәңе
Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы Альберт Хәниф улы Хәбировның тәбрикләү теләкләрен шулай ук залдагылар җылы кабул итте.
Җиңү юбилеена әзерлек җитди булды. Халык талантларының район фестивале зур оешканлык белән үтте. Анда барлык авыл биләмәләре һәм район үзәге предприятие һәм учреждениеләре вәкилләре катнашты. Китапханәләрдә әдәби-музыкаль кичәләр, тематик чаралар оештырылды. Барлык гомум белем бирү учреждениеләрендә тимурчылар эшчәнлеге активлаштырылды, сугыш һәм хезмәт ветераннарына көчтән килгәнчә ярдәм күрсәтелде.
“Победа” хәрби - патриотик клубы курсантлары һәм яшьләрнең ирекле “Без бергә” волонтерлар хәрәкәте инициативасы белән “Изгелекле эш”, “Мин синең белән, ветеран”, “Георгий тасмасы” акцияләре, “Җиңү көне” флешмобы үтте.
Район үзәгендә тәүге тапкыр оештырылган “Җиңү тавышы” ак-циясендә 1945 елның береннән тугызынчы маена кадәрге чорда Совет информбюросы сводкасын радио аша әйтеп торучы Юрий Левитан тавышы яңгырады һәм ул фашистларны җиңгән, Берлинны яулаган вакыйгаларны күз алдына бастырды.
Хәрби якташларыбызның ба-тырлыкларын мәңгеләштерү кыса-ларында Бөек Ватан сугышында катнашучы йөзгә якын кешенең кайда күмелүе ачыкланды. Һәй-кәл, обелисклар урнашкан тер-риторияләрдә төзекләндерү эшләре башкарылды.
853 сугыш, тыл ветераннарына 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына 70 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды.
Быел Чакмагыш районы “Үлемсез полк” Гомумрусия хәрәкәтенә ку-шылды. Анда катнашучылар үзенең картәтисе, якын туганнарының фото-портретларын алып килде.
Бәйрәм тантанасында шушы чараларны оештыруда зур активлык күрсәткән Сыйрышбаш мәктәбе укытучысы Гүзәлия Шәйбәкова, Тайняш мәктәбеннән Гүзәлия Бәдретдинова, Балалар иҗат үзәге хезмәткәре Наил Хадыев Баш-кортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Рәхмәт хатына лаек булды.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең мәгариф бүлеге һәм БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Н. Баһаветдинов оештырган “Сәләтле яшьләргә ярдәм итү” фонды игълан иткән “Бөек Ватан сугышы минем гаиләм язмышында” дигән иншалар конкурсында 25 укучы катнашты. 11-14 яшьлекләр арасында (5-8 сыйныфлар) бе-ренче урынга гимназиянең би-шенче сыйныф укучысы Эдуард Кинҗәкәев лаек булды. Икенче урын сигезенче сыйныф укучысы Нияз Мохтаруллинга бирелде. Өченче урынга Тозлыкуш мәктәбеннән (7 сыйныф) Ләйсән Зыязова чыкты.
15-17 яшьлекләр (9-11 сый-ныфлар) арасында беренчелекне гимназиядән Роксана Гайнетдинова (9 сыйныф) алды. Чакмагыш I урта мәктәбеннән Лениза Шакировага – икенче, гимназиядән Руставил Хәбировка өченче урын бирелде.
–Хөрмәтле райондашларым һәм кадерле яшь буын! Менә бүген алдынгы кешелек дөньясы Европаны фашизмнан азат итү һәм коллыктан коткару – Бөек Җиңү язын бәйрәм итә, – дип башлады сүзен Бөек Ватан сугышы ветераны Җәмигънур Насрулла улы Бәдретдинов. – Безнең буын егетләренә – унҗидеме, ун-сигезме, кырык биштәме булуына карамастан — кулга корал алып, Ватанны саклау бурычын үтәү туры килде. Күпләребез сугыш кы-рында ятып калды, күпләребез тән җәрәхәтләреннән гарипләнделәр.
Бүген районда илледән артык кына сугыш ветераны яши. Мин – шуларның берсе. Күпләребез бу бәйрәмгә килә алмады. Мондый кан коюлар башкача кабатланмасын, барлык халык тыныч һәм бәхетле яшәсен, алдагы елларда да Җиңү бәйрәмен күрергә язсын иде. Исән ветераннар исеменнән һәм үземнең теләкне җиткерәсем килә: күк йөзе аяз булсын, илебез икътисады көннән-көн ныгысын, чит илләргә бәйле булмасын иде.
Һәрбарчагызга сәламәтлек, укуда, хезмәттә зур уңышлар, имин, бәхетле тормыш телим. Яшь буынга әйтер сүзем шул – Туган илне яратыгыз, өлкәннәргә лаеклы алмашчылар булып үсегез.
Сугыш чоры авырлыкларын үз иңнәрендә кичергән тыл фронты ветераны, укытучы-пенсионер Мөзәянә Мөхәммәтгариф кызы Әминеваның да күңеле тулышкан чагы, яшьләргә әйтер сүзе дә күп иде.
–Халкым баш имичә, кыенлыклар алдында югалып калмыйча, бердәмлек белән җиңеп чыкты. Сугыш афәте һичкемне читләп узмады. 1943 елда безнең гаиләдән абыем, энем бер-бер артлы фронтка китте. Авылыбыз халкы да ачы-әрнүле көннәр кичерде, җиңү таңы атуын, уллары, ирләре кайтуын ашкынып көтте. Сабыйларның да балачагын урлады ул каһәрле сугыш, – дип сөйләп китте ул. – Сугыш елларында мин Бикмәт, Сыйрышбаш, Кәшәк авылларында укытучы булып эшләдем.
Авыл халкының фидакарьлеге, сугыш михнәтләрен сабыр кичерә белүләре, мөмкин булмастай эшләрне дә башкарып чыгулары таң калдырырлык иде. Яз җитү белән, ачлы-туклы килеш бәләкәй арба тартып Бүздәк, Кушнаренко якларына чәчү орлыгын алырга юлланулар, йөк авырлыгыннан сыгылып, алҗап кайтулар, гомумән, көнне-төнгә ялгап колхозда эшләүләр әле дә авыр төш кебек, төн йокыларыннан сискәндереп уята. Төнге сәгатьләр дә тынгысыз, мәшәкатьләр белән үтте ул елларда. Фронттагыларга сохари, бәрәңге киптерүләр, оек-бияләй бәйләүләр белән болай да аз булган ял сәгатьләре үтеп китте.
Мин инде өлкән яшьтәмен, Җиңүнең 70 еллыгын күрүем белән бәхетлемен. Һәрбарчагызга шатлыкларга тулы гомер, яшьләр без кичергәннәрне күрмәсен иде дип телим”. Ветеранның чыгышы тәмамлануга залдан ашкынып аның укучысы – сугыш чоры баласы Рәмилә Шәрипова күтәрелде, укытучысын кочагына алды: “Менә шундый изге күңелле апаларыбыз без – ятим балаларга әни дә, әти дә булдылар, белемен дә, тәрбиясен дә бирделәр, олы тормыш юлына чыгардылар”, – диде дулкынланып, ихлас күңелдән рәхмәтен белдерде.
Районның барлык яшьләре исеменнән яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе Руслан Фәдис улы Бикмөхәммәтов чыгыш ясады, “Без Бөек илнең, бөек Русиянең балалары, бүгенге бәхетле яшьлегебез, гүзәл тормышыбыз өчен без сезнең алдыгызда баш иябез, Ватаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булырга ышандырабыз”, – диде ул, ә яшьләрне шушында ук кичен үтәчәк “Җиңү көне” дип аталган кичәгә чакырды.
Чыгышлар соңында дәүләт Гимны яңгырады, митинг тәмамланды, сәхнәне үзешчәннәр биләде. Театр-лаштырылган тамаша (сценарий авторы Розалия Хафизова) күрсәтте. Тетрәндерде дә, уйландырды да, дулкынландырды, матур бәйрәм бүләге дә булды ул.
Җәйге матур таң, кошлар сайрый, тальян моңы тирә-юньгә тарала. Егет белән кыз өчен 22 июнь истәлекле көн булып калыр, вәгъдәләшү мизгелләре – яшьлекнең иң гүзәл чоры.
Кинәт кошлар тавышы тына. Шартлау тавышлары ишетелә. Тирә-юньне караңгылык биләп ала. Левитан тавышы ишетелә, “Священная война” көе яңгырый.
1418 көн, 184 атна, 46 ай буена барган, Совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамланган сугыш ва-кыйгаларын күңелләргә үтеп керерлек итеп тасвирларга омтылды үзешчәннәр. Җыр-биюле тамаша да, хатын-кызлар вокал төркеме татар халкының “Озату”, “Язгы сандугачлар” төркеме “Бөдрә таллар”, егетләр вокалы Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Пар ат” җырын ишеттерде. Районның җырчы йолдызлары Фидан Бик-мурзин “Хуш, авылым”, Гүзәл Хәйруллина “10ый наш десантный батальон”, Гүзәл Табишева “Җиңү җыры”н башкарды, күңелләрне хисләндерде. “Сударушка” рус хатын-кызлар һәм көчле, матур тавышлы ир-егетләрне берләштергән катнаш төркем чыгышын залдагылар аеруча яратып кабул иттеләр. Биючеләребез йө-рәкләрне дәртләндерде, ветеран оныгы һәм балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр чыгышы тамашага матур бизәк булды. Бәйрәм концертының финалы Фидан Бикмурзинның “Поклонимся великим тем годам” җыры белән тәмамланды. Концертны Денис Мансуров белән Гөлназ Сәлимова алып барды, музыкаль яктан Рудин Бәдретдинов белән Фидрат Бикмөхәммәтов бизәде.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: