“Язгы бал” чакырды
№ 57 (11139) | 26-05-2016, 10:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 372 | Комм.: 0
Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә иртәнге сәгатьләрдә чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Тантана соңында район үзәгендә, мәдәният йорты каршында дәвам итте.
Волонтерлык хәрәкәтен киңәйтеп
№ 57 (11139) | 26-05-2016, 10:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 443 | Комм.: 0
Апрель азагында гимназиядә районыбыздагы бер төркем актив яшьләребез – волонтерларга тантаналы шартларда документ-танытмалар тапшыру буенча волонтерлар форумы үтте.
Оешканлык белән бара
№ 56 (11138) | 24-05-2016, 10:23 | Район яңалыклары | Просмотров: 349 | Комм.: 0
Район игенчеләре аяз көннәрнең кадерен белеп, чәчү темпын көннән-көн арттыра бара. Язгы дымны югалтмас өчен хуҗалыкларда кыр эшләре комплексы алып барыла.
Мул сөт чоры җитте
№ 55 (11137) | 21-05-2016, 08:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 330 | Комм.: 0
Малларны җәйләүгә чыгару район хуҗалыкларында оешкан төстә үтә. Нәтиҗәдә сөт җитештерү арта, әле кулланучыларга район буенча көн саен 1401,89 центнер югары сортлы продукция озатыла.
“Түгәрәк күл” суларында йөзәр әле аккошлар
№ 54 (11136) | 19-05-2016, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 378 | Комм.: 0
Туган ил кадере нидән башлана? Чал тарихка хөрмәттән, яшәгән җиреңне кадерләүдән, халкыңа хезмәт итүдәндер, мөгаен. Туган-яшәгән җиребез — алтын бишек ул. Табигатебез байлыгы саклап тотсак мәңгелек, җиргә мәхәббәт – ата-бабаларыбыз амәнәте.
Матурлык булдыру үзебездән тора
№ 54 (11136) | 19-05-2016, 10:09 | Район яңалыклары | Просмотров: 300 | Комм.: 0
Май – үз эшләре, мәшәкатьләре белән килә торган эшчән ай. Шулай да бу айның төп хозурлыгы ул – чәчәкләр.
Тирә-ягыбызда тәртип һәм чисталык тәэмин итү районда көнүзәк мәсьәләләрнең бер-сенә әверелде. Күпчелек оешма, учреждение һәм сәүдә предприятиеләре апрель-май аенда территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү буенча күләмле генә эш башкардылар. Район үзәгеннән үткән һәр кеше хакимият бинасы каршындагы түтәлләрдәге чәчәкләргә сокланмый калмыйдыр.
Камиллекнең юктыр чикләре…
№ 53 (11135) | 17-05-2016, 10:11 | Район яңалыклары | Просмотров: 298 | Комм.: 0
Күптән түгел Уфада медицина массажы һәм СПА-массаж буенча V ачык чемпионат үтте. Аны “Башкортстан Республикасы массаж ясаучылар ассоциациясе” республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм массаж ясаучыларның Милли федерациясе (Мәскәү шәһәре) ярдәмендә оештырды.
Шунысын да билгеләп үтү артык булмас: республика ассоциациясенә якташыбыз, үз эшен барлык нечкәлекләренә кадәр белгән райондашыбыз Рөстәм Ринат улы Габдуллин җитәкчелек итә.