Мул сөт чоры җитте
21-05-2016, 08:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 329 | Комм.: 0
Малларны җәйләүгә чыгару район хуҗалыкларында оешкан төстә үтә. Нәтиҗәдә сөт җитештерү арта, әле кулланучыларга район буенча көн саен 1401,89 центнер югары сортлы продукция озатыла.
Җәйге айларны юкка гына мул һәм арзан сөт җитештерү чоры дип атамыйлар. Авыл хуҗалыгы идарәлегенең терлекчелек тармагы белгечләре белдерүенчә, нәкъ менә җәйге чорда еллык сөтнең 50 проценты җитештерелә. Әлбәттә, моңа алдан ныклы әзерлек белән килгән хуҗалыкларда малларның продуктлылыгы тагы да арта. “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында үткән елдагыга караганда сөт җитештерү 2 тоннага артыграк һәм ул тулысынча яхшы сыйфат белән сатыла. Мондый нәтиҗәләргә ничек ирешәләр? Биредә хезмәт ничек оештырылган? Шушы сорауларга җавап эзләп без әлеге хуҗалыкның җәйге лагеренда булып кайттык.
Зур юлдан уч төбендәгедәй күренеп торган җәйге лагерь табигатьнең матур урыны – “Калатау” дип аталган тау итәгенә урнашкан. Хуҗалык уңганнары 4нче май көнне үк терлекләрне бирегә күчергәннәр. “Җәйге лагерьга күченү җиңел эш түгел – алдан ук утарларны чистарттык, коймаларны төзәттек”, – ди баш зоотехник Ранис Мәгалимов. Әйе, биредә заманча биналар әллә кайдан ялт итеп күренеп тора. Белгечләр насосларны да җайлап, сөт блогына һәм терлекләр алдына су китерүне кайгыртканнар. Сөт блогында да бар да тәртиптә, савучылар өчен ял бүлмәсе дә бар.
Читтән караганда хуҗалыкның җәйге лагере зур йортта яшәүче ишле гаиләне хәтерләтә. Яңа туган бозаулардан алып савым сыерларына кадәр терлек-туарның бар төре дә бергә “яши” биредә. Барысының да үз урыны, үз почмагы, дигәндәй. Менә бер читтә яңа туган бозаулар өчен махсус урыннар яисә әкияттәгедәй кечкенә йортлар урнаштырылган. Аларны терлекче Флорида Якупова сабый балаларны тәрбияләгән кебек карый.
(Дәвамы 55нче санлы гәзит битләрендә)
Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.
Похожие новости:
-
21.01.2016: Район яңалыклары
Былтыргыдан күбрәк
-
17.09.2015: Район яңалыклары
Җәйләүдән кайтыр чак җитте
-
03.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Җәйләүләрдән кайтыр чак җитә
-
16.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Тырышлык бушка китми
-
20.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Киңәшле эш таркалмый