» » Былтыргыдан күбрәк

Былтыргыдан күбрәк

21-01-2016, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 344 | Комм.: 0
Район авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары җаваплы вакыт — кышлату чорын кичерә. Мөмкин кадәр күбрәк продукция җитештереп, малларны сау-сәламәт һәм баш санын югалтуларсыз кышлату һәр хуҗалыкның изге бурычы санала.
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы терлекчеләре быел да бу мәсьәләгә җитди игътибар биреп, югары хезмәт күрсәткечләренә ия. Малларның туклану рационы төрле витаминнар белән тулыландырылуы, прививка-вакциналарның вакытында ясалуы, терлекләр тотылган биналарның төзек һәм санитар нормаларга туры килүе һәм эш шартларының канәгатьләнерлек булуы – болар һәммәсе дә югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүгә төп шарт булып тора.
Әлеге көндә һәр сыердан ленинлылар 18,7әр килограмм сөт савып алуга ирештеләр. Җитештерелгән продукциянең узган елдагыга ка-раганда күпкә артык булуы биредә хезмәт дисциплинасының югары булуын дәлилли. Һәр көнне 103әр центнер сөт савып алына, шуның 96-97 центнеры сөт заводларына озатыла. 2015 елның шушы ук чорында сөт җитештерү 92-93 центнер тәшкил итеп, шуның 86-87 центнеры сатылган. Былтыр көндәлек савым һәр сыердан 16,9 килограмм булса, быел бу күрсәткеч 2 кг га артыграк. Исемнәре гәзитебез битләрендә әледән-әле дөнья күргән савучылар Фәйрүзә Кудашева, Гөлчирә Хәйретдинова, Зәлия Галиуллина, Рәсимә Рахманова, Фәнзилә Мәр-дәншина һәм Флүзә Латыйпова, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, һәр эшне зур җаваплылык тоеп башкаралар.
Яшь үрчем алу бүлегендә хезмәт салучы Радик Халиковның да эшләре макталуга лаек. Бозау караучылар Фәйрүзә һәм Марат Хәбировларның да эш күрсәткечләре югары. Туганнан алып 2 айга кадәр бозауларга аеруча игътибар биреп, аларны сабый бала урынына тәрбияләргә күнеккән, аларның сәламәтлеге сагында торучы бу пар тәүлеклек 680 грамм артым алуга ирешкән. Әлбәттә, мондый уңышлар – зур тырышлык һәм сабырлык җимеше ул.
Ленинлыларның фидакарь хезмәтләрендә киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: