» » “Түгәрәк күл” суларында йөзәр әле аккошлар

“Түгәрәк күл” суларында йөзәр әле аккошлар

19-05-2016, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 377 | Комм.: 0
“Түгәрәк күл” суларында йөзәр әле аккошлар
Туган ил кадере нидән башлана? Чал тарихка хөрмәттән, яшәгән җиреңне кадерләүдән, халкыңа хезмәт итүдәндер, мөгаен. Туган-яшәгән җиребез — алтын бишек ул. Табигатебез байлыгы саклап тотсак мәңгелек, җиргә мәхәббәт – ата-бабаларыбыз амәнәте.
Амәнәткә тугрылык саклыйлар Тозлыкуш якларында: тырышып эшлиләр, уңышны мул үстерәләр, җитешлектә яшиләр. Тирә-юньне күркәмләндерүгә, төзекләндерүгә, яшелләндерүгә генә түгел, онытылганнарны яңартуга, тергезүгә зур игътибар бирәләр. Сыйрышбаш авылында үткән чара — шуның дәлиле.
– Яз җитү — ул ел фасылларының гади алмашынуы гына түгел, ә тереклек уяну, яшәү символы. Шуңа күрә дә безнең ата-бабаларыбыз кояшка, елга-күлләргә, кошларга, үсемлекләргә, бар терелеккә табынган, аларны изгеләштергән. Сыйрышбаш авылы халкының да туган як табигатенә карата үзенә генә хас матди һәм рухи кыйммәтләре бар. Менә бүген “Түгәрәк күлне” тергезергә, кайчандыр матурлыгы белән таң калдырган күлгә җан өрергә җыелдык.
Бүгенге игелекле чара безнең өчен иң кадерле, иң зур бәйрәмнәрнең берсе — Җиңү көнен билгеләгән көннәрдә үтә. 1945 елның мае торган саен бездән ераклаша, ләкин ерак үткәннәргә әверелми, хәтер дигән бөек нәрсә оныттырмый аны. Ә хәтер вакытында чистартылмаудан кипкән “Түгәрәк күл” кебек саекмасын өчен без аны сафландырып торырга, хатирәләрне киләчәк буыннар хәтеренә сеңдерергә тиешбез. Бу безнең вождан эше, – дип алып баручы район мәдәният йорты хезмәткәре Луиза Ишморатова тәүге сүзне җиңүче солдат, бүген исә хөрмәтле ветеран Мират ага Локмановка бир-де. Ил агасына ихтирам күрсәтү, рәхмәтлелек йөзеннән, Гүзәл Табишева башкаруында “Җиңү җыры” яңгырады.
Җиңү көнен якынайту өчен тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хатын-кызлар һәм үсмерләр фидакарьлеген көйләп-язып кына аңлатып та булмыйдыр. “Барысы да фронт өчен” дип эшләп тормышның ямен дә күрми алар, яшьлекләре эш белән үтә. Тыл ветераны Рәмилә Шәрипованың чыгышы һичкемне битараф калдырмады. Калган гомерегез җан тынычлыгында, рәхәттә үтсен, хөрмәтле тыл ветераннары, дип Гөлназ Сәлимова “Кеше гомере” җырын бүләк итте.
Әйе, күпме корбаннар исәбенә яуланды ул безнең бүгенге матур тормыш. Ак-караны күрмичә матди байлык артыннан куып, рухи кыйммәтләребезне югалтмыйк дуслар. Көндәлек ыгы-зыгылардан бер генә минутка баш күтәреп тирә-як мөхиткә күңел күзләре белән багыйк: нинди гаҗәеп гүзәл җирдә яшибез без! Ә менә шушы Җир-ана хозурында тереклек итү рәвешебез ничек соң, үзебезнең туган бишегебезнең кадерен, эчкән суыбыз тәме хакында уйлап караганыбыз бармы? “Түгәрәк күл“гә җан өрергә!“ — дигән теләк хыялда гына калмасын, тормышка ашсын дип, җан атып йөрүче, үз җиренең чын патриоты, халкының күркәм, матур яшәвен һәрвакыт хәстәрләп торучы – районыбызның хакименә – Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка сүз бирик, – дип тантананы дәвам итте Луиза Фрит кызы.
Риф Сәгъдәтулла улы якташларын бәйрәм белән тәбрикләде, Касыйм ага Йосыповка рәхмәт сүзләрен җиткерде, яшь буынны туган җирен яратырга, авыл һөнәрләрен сайлап матур яшәргә өндәде, һәммәсенә имин тормыш, бәхет теләде.
Әйе, абруйлы якташыбыз, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Мөхәммәтназыйф улы Йосыпов — туган җиренең лаеклы улы, гомере буена шәһәрдә яшәп, гаять дәрәҗәдә тынгысыз, җаваплы эшләр башкарса да, авылына эзне суытмады, гомере буе халкым дип җан атты. Туган җирен гөлбакчасы итеп күрергә омтылучы һәм моның өчен зиһен көчен сарыф итүче олуг шәхес, Сыйрышбаш авылы нәселләрен барлап-юллап шәҗәрәсен булдыручы да ул. Сыйрышбашка нигез салучы Йосыф бабасы исемендәге мәчетне төзү турында да башлап сүзне ул әйтте — үз төбәгенә гашыйк, урман-таулары, елга-күлләре өчен тере җан. Ике тапкыр зыян күргән, элек мәһабәт имәннәре белән данлыклы, җиләкле-бөрлегәнле Аркылы тауга агачлар утырту өмәсен дә мәчет салуга охшатып, күмәкләп үткәрү теләге белән янды ул. Һәм бу хыялы экология елы дип игълан ителгән 2013 елның маенда гамәлгә ашты. Авыл халкы гына түгел, Сыйрышбаш, Тозлыкуш, Каразирек, Имәнлекул, Чакмагыш мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары да, районның хуҗалык җитәкчеләре, барлык авыл биләмәләре хакимият башлыклары, оеш-ма-предприятие хезмәткәрләре дә, өмә үткәреп, Аркылы тауга үсентеләр утыртты.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: