» » Матурлык булдыру үзебездән тора

Матурлык булдыру үзебездән тора

19-05-2016, 10:09 | Район яңалыклары | Просмотров: 299 | Комм.: 0
Матурлык  булдыру үзебездән тора
Май – үз эшләре, мәшәкатьләре белән килә торган эшчән ай. Шулай да бу айның төп хозурлыгы ул – чәчәкләр.
Тирә-ягыбызда тәртип һәм чисталык тәэмин итү районда көнүзәк мәсьәләләрнең бер-сенә әверелде. Күпчелек оешма, учреждение һәм сәүдә предприятиеләре апрель-май аенда территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү буенча күләмле генә эш башкардылар. Район үзәгеннән үткән һәр кеше хакимият бинасы каршындагы түтәлләрдәге чәчәкләргә сокланмый калмыйдыр. Бу көннәрдә лалә, нәркис һәм петуния чәчәкләре җылы кояш нурларына иркәләнеп чәчәк ата. Биредә эшләүче хезмәткәрләр тырышлыгы белән бәрхет, сальвия чә-чәкләренең үсентеләре утыртылган, гомумән, кай якка гына карасаң да, пөхтәләп утыртылган яшь үсентеләргә юлыгасың. Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгында җиде ел чәчәк үстерүче Асия Бакирова белән без эш уры-нында таныштык. Оешма бинасы каршындагы кечкенә бакчада берьеллык чәчәкләр орлыгын сибә иде ул.
– Чәчәк үстерергә бик яратам. Иртә яздан биредә күпьеллык нәркис, ирис, лалә, чалма, виола чәчәкләре тирә-юньгә ямь биреп утыра. Ел саен циния, бәрхет һәм башка чәчәкләрне үстерәм, 4-5 төрле георгин утыртам. Һәрбер үсентеләрне сабый бала караган кебек карап үстерәм. Маргариткаларым да әнә чәчәк атып киләләр, ә менә “Невеста” белән “Октябрина” гөлем акрын үсәләр, әллә инде кышын өшегәннәр. Хакимият бинасы каршындагы чәчәкләрне дә тәрбиялим. Вакытында су сибеп, аларны кайгыртып торсаң — үсеп китәләр, – ди Асия Әкрам кызы.
Менә шулай, гүзәллек тудыручылар булганда инде районыбыз урамнары иртә яздан көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утырыр. Асия апа үстергән чәчкәләр дә безнең күзләрне көзгә кадәр иркәләячәк әле.
Гомумән, бу язда районыбыз урамнары чистарды, һәркайда тәртип, пөхтәлек күзгә ташлана. Инде бакчаларда алмагач, шомырт, чия агачлары шау чәчәккә күмелгән, сап-сары тузганак чәчәкләре елмаеп утыра. Тукайча әйтсәк, галибәнә ихлас матурлык. Инде шул чәчкә түтәлләрен караучысыз калган этләр, кәҗәләр таптап үтмәсен иде. Чисталык һәм тәртип көндәлек яшәү рәвешебез булырга тиешлеген һәм кеше хезмәтен хөрмәт итәргә кирәклеген һәркем аңласа иде.

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: