» » Хәлләрен күпкә җиңеләйтеп

Хәлләрен күпкә җиңеләйтеп

15-12-2015, 11:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 409 | Комм.: 0
Хәлләрен күпкә җиңеләйтеп
Халыкара инвалидлар көне 1992 елның 3 декабреннән бирле билгеләнә. Сәламәтлеге чикле ватандашларыбызның хәлен җиңеләйтү, аларда яшәүгә, киләчәккә өмет чаткылары уяту, тулы хокуклы гражданнар булып яшәү өчен мөмкин кадәр уңай шартлар тудыру, шәфкатьлелек күрсәтү, игътибарлы булу – барыбызның да изге бурычы санала. Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтач авылындагы филиалы 2013 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Биредә республиканың төрле төбәкләреннән психик сәламәтлеге чикләнгән 55 инвалид хатын-кыз яши, аларны 38 белгеч хезмәтләндерә. Коллективны Наил Гамбир улы Шакиров җитәкли. Интернатның тышкы ягыннан, ихатадан ук тулы тәртип күзгә ташлана. Бинада ел саен ремонт-төзекләндерү эшләре алып барыла. Ишекләрен ачып керү белән һәр җирдә чисталык, яктылык, заманча зәвык белән бизәлгән бүлмә-коридорлар каршылый. Монда яшәүчеләрнең һәрберсенең үз эше, үз шөгыле бар. Ел әйләнәсенә интернатта төрле чаралар, файдалы хезмәт минутлары, спорт уеннары, табигать кочагында ял итү, елга-күл буйларына сәяхәт оештырыла, биредә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, кул эшләренә өйрәнү мөмкинлеге булдырыла. Декабрь башында билгеләнеп үткән инвалидлар көне монда яшәүчеләр өчен көтеп алган мизгелгә әверелде. Интернатның өлкән шәфкать туташы Роза Фәһим кызы Гарифуллина чарага җыелганнарны сәламләде, матур теләкләрен җиткерде. Биредә яшәүчеләрнең мәдәни ялын оештыручы, аларның теге яки бу сәләтен ачарга ярдәм итүче Гөлназ Әкрам кызы Мөхәммәтгәрәева бай эчтәлекле программа төзеп, ял сәгатьләре оештырды. Җыр-биюләрдә, табышмакларга җаваплар табуда, спорт уеннарында актив катнашты биредә яшәүчеләр. Күпләре район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда да читтә калмыйлар икән. Тормыш-көнкүреш шартларының югары дәрәҗәдә булуы Наил Гамбир улының оешмага оста җитәкчелек итүе турында сөй-ли, ә аның кул астында эшләгән хезмәткәрләр бердәм коллектив, бербөтен гаилә булып уртак эшне зур җаваплылык тоеп башкара.
Интернатның көн режимы белән танышканнан соң шундый нәтиҗәгә киләсең: мондагы сәламәтлеге чикләнгән һәрбер кеше җылы караш, ныклы игътибар, физик һәм рухи ярдәм белән уратып алынган. Якыннары, туганнары бирә алмаган мондый игътибар, күңел җылысы, ныклы тәрбия, әлбәттә, нәтиҗәсез калмый. Тәүлек әйләнәсенә интернат тулы тормыш белән яши. Төрле холыклы, төрле яшьтәге инвалидлар белән эшләве никадәр катлаулы булуын монда хезмәт салучылар үзләре генә беләдер. Әмма һәрберсенең – пешекчеме ул, шәфкать туташымы, чисталык тәэмин итүчеме яисә вахтада хезмәт салучымы– барысы да уртак эшне башкара.
Хәлләрен күпкә җиңеләйтеп
–Бакалы ПНИ директоры Флүр Әхтәм улы Мөхәммәтшинга рәхмәтлебез. Безне үз канаты астына алып, безгә, хезмәткәрләргә һәм биредә яшәүчеләргә эш һәм тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен күп көч сала, кирәкле корылма-җиһазлар кайтарылды,заман таләпләренә туры килерлек кабинетлар, ашханә, ял бүлмәсе, спорт инвентаре, төрле занятиеләрдә шөгыльләнер өчен кирәк-яраклар булдырылды һәм бу эш әле дә дәвам итә,–ди Наил Гамбир улы.
Әйе, мөмкинлекләре чикләнгән замандашларыбызга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итү,аларга игътибарлы булып, шәфкатьлелек күрсәтү–барыбызның да уртак бурычыбыз икәнне онытмасак иде...”Чит яралар булмый”,– дигән хакыйкатьне үз йөрәге һәм күңеле аша үткәреп, көндәлек проблемаларны зур сабырлык, тирән акыл, һөнәри осталык белән хәл итүче интернат хезмәткәрләренең катлаулы, җаваплы эше, әлбәттә, игътибарга лаек. Алардагы көч, энергия, иҗади сәләт, оптимистик караш бары тик соклану уята.
2013 елдан алып бүгенге көнгәчә биредә ел саен ремонт эшләре үткәрелә. 2013 елда, мәсәлән, 4 миллион сумнан да артык, 2014 елда 5 миллион сумнан да күбрәк акча төзекләндерү, корылмаларны алыштыру һәм башкаларга тотынылды. Яздан алып көзнең соңгы көннәренә кадәр интернатның тирә-ягы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра, якында гына яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында мул уңыш үстерелә, кыскасы, үз көчләре белән ел әйләнәсенә җитәрлек азык әзерләнелә. ”Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсенә, Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенә,ярдәм кулы сузган барлык авылдашларыбызга, райондашларыбызга зур рәхмәт-ләребезне белдерәбез ”, – ди Наил Гамбир улы.
Әйе, мәрхәмәтлелек , яхшылык җирдә ятмый, дип халкыбыз бер дә юкка гына әйтмәгән. Әйләнә-тирәбездәгеләргә игътибарлырак булып, язмыш тарафыннан төрле сынауларга дучар булган, безнең кечкенә генә ярдәмебезне дә олы бүләк итеп кабул иткән, безнең йомшак сүзебезгә, яхшы мөгаләмәбезгә мохтаҗ булган ватандашларыбызны онытмасак иде!

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: