Үрнәкле гаилә, бәхетле картлык
16-02-2016, 10:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 494 | Комм.: 0
“Яшьлегеңдә күп тырышсаң,
Эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны
Бик тыныч һәм бик җиңел.
Кеше гомере төрле мизгелләргә бүленгән. Һәм аның ничек үтүе, гомер көзләренең нинди төсләр белән килүе – һәммәсе яшьлек елларының җимешедер ул. Тукайча әйтсәк, бәхетле картлык көннәренә нигез нәкъ яшьлек елларында салына да инде. Әлеге язмамның да героинясы яшьлек елларының кадерен белеп, тормышның төрле сынаулары алдында каушап-югалып калмыйча, киресенчә, үзендә илаһи көч-куәт табып, һәрвакыт алга карап гомер итүче Фәния Сабир кызы Галиуллинаны районыбызда яхшы беләләр. 35 ел гомерен райондашларыбызның сәламәтлеген саклауга бирде ул. Тугызынчы дистәне тутырып килгән Фәния апаның әлеге көндә дә һушы-акылына, зиһененә һәм, иң мөһиме, ачык күңелле һәм иман нуры сибелгән йөзләренә карап, сокланып та, хәтта кызыгып та куясың. Улы һәм килене тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә ул.
Хатын-кызларга әллә нинди дан, байлыкка кызыгырга түгел, гүзәл затларыбызның төп бәхете балалар тәрбияләүдә, аларны аякка бастырып, җәмгыятькә кирәкле кеше итеп үстерүдә, чын тормыш мәгънәсен бәхетле гаиләдә күрүдә”, – дип, булачак әниләргә акыллы киңәшләрен бирде. Күпләре аны бары тик яхшы яктан гына искә алып, хәлләрен сорашып торалар, аңа хөрмәт күрсәтәләр.
Әллә кайдан ук үзенә чакырып торган матур, якты, иркен йортта улы Марат, килене Ирина белән 20 елдан артык дус-тату яшиләр. Иман нуры балкыган йортта аның үз бүлмәсе, анда заманча зәвык белән бизәлгән, барлык шартлар да тудырылган, кирәк икән – телевизор, телефон да янында, һәр җирдә чисталык-пөхтәлек, биредә күңелгә тыныч, җанга рәхәт икәне сизелеп тора. Кулыннан изге “Коръән” китабын төшерми ул, гыйлем алып, балаларына изге теләкләрен җиткереп, догалар укып яши, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә генә тора. “Уңдым, киленемнән уңдым, кодагыемнан уңдым. Һәммәсенә дә рәхмәт, мине кадерләгәннәре, зурлаганнары өчен Аллаһы Тәгалә үзләре дә балаларыннан тәр-бия күреп яшәсеннәр, – ди. —Бик басынкы, уңган, чисталык-пөхтәлек ярата, аш-суга бик оста, тәмле ризыклар әзерләп, мине сыйлый, оныкларыма олы кешене ихтирам итеп, хөрмәт белән карарга кирәкне сүз белән түгел, үз үрнәгендә күрсәтеп, итәгатьле, иманлы уллар тәрбияли”, – ди Фәния апа килене турында сөенечен яшерә алмыйча. Әйткәндәй, Ирина Рифир кызы — Чакмагыш кызы. Югары уку йортын тәмамлап, район мәгариф бүлегендә 24 елдан артык технолог булып эшли. Бик яраталар үзен коллективта. “Әниемнең (кай-нанасын шулай ди) ярдәмен тоеп яшим. Улларыбыз Артур белән Вадимны үстереште, йортыбызның алтын йозагы ул”, – ди. Фәния апаның улы Маратның кулыннан килмәгән эше юк: тимер капкалар, беседка, атынгыч (качели) дисеңме – һәммәсен чәчкәләп-бизәкләп коеп куя. Үзебезнең районда гына түгел, хәтта чит районнардан заказлар бирәләр икән. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр да аз”, – дигән сүзләр нәкъ Маратка карата әйтелгән кебек. Улларына әти буларак, таләпчән дә, шул ук вакытта киңәшче һәм ярдәмче дә ул. Бу гаиләнең дуслык-татулыгы, мул тормышта яшәвенең тагын бер сере – тормышны яратып, сәламәтлек, күтәренке кәеф, изге уй-ниятләр белән һәр туган яңа көнгә шатланып, үзеңә, гаиләңә, тирә-яктагы кешеләргә файда китерерлек эшләр белән генә шөгыльләнү. Вакытны ничек уздырырга белми аптырап, кул кушырып утыра торганнардан түгел алар. Фәния апаның ике оныгы да, улы һәм килене дә – һәммәсе физкультура һәм спорт белән дус. Саф һавада чаңгы, тимер аякта шуу, үзләренең спорт залында теннис, бокс белән шөгыльләнү укуда да, эштә дә зур уңышларга илтә. Артур Уфа дәүләт нефть техник уни-верситетын тәмамлый, әле диплом якларга әзерләнә, Вадим – гимназиянең 9 сыйныфында бары тик “5” билгеләренә генә укый, уку йортының җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Әнә шулай әти-әнисенең уң куллары булып үсә алар. Иң мөһиме – нәнәй тәрбиясеннән мәхрүм булмыйча, киресенчә, катлаулы тормышның һәр мизгеленнән акыл, сабырлык алып, алтын тәҗрибә туплап, үзләренең киләчәгенә бәхет орлыклары сибеп яшәргә өйрәнәләр. “Ни чәчсәң – шуны урырсың,” —дигәннәре шушы буладыр ул, күрәсең.
Фәния апаның уйчан, мөлаем йөзендә фәрештәдәй саф күңелле, изге уйлары чагыла. “Илебез имин, тыныч булсын, һәр гаиләдә тәүфыйкьле балалар үссеннәр!” – дип тели ул. Без дә аңа хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар шатлыгы телибез.
Эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны
Бик тыныч һәм бик җиңел.
Г. Тукай.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
22.10.2015: Төрлесеннән
Башымдагы ак чәчләрем – минем гомер чәчәгем!
-
15.10.2015: Җәмгыять тормышы
Җир улы
-
01.10.2015: Җәмгыять тормышы
Ветеран һаман сафта
-
11.08.2015: Район яңалыклары
Матурлыкны үзебез булдырыйк!
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды