Волонтерлык хәрәкәтен киңәйтеп
26-05-2016, 10:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 442 | Комм.: 0
Апрель азагында гимназиядә районыбыздагы бер төркем актив яшьләребез – волонтерларга тантаналы шартларда документ-танытмалар тапшыру буенча волонтерлар форумы үтте.
Аның максаты – районда балалар һәм волонтерлар хәрәкәтен җанландыру, үстерү, популярлаштыру, үз ирке белән файдалы эшләр башкаручыларга җәмәгатьчелектә позитив караш тәрбияләү булды. Биредә БР волонтерлар хәрәкәте һәм яшьләр инициативаларын хуплау үзәге җитәкчесе Фидан Фәнүс улы Гафаров, муниципаль районының яшьләр үзәге белгечләре, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура комитеты рәисе Руслан Фәдис улы Бикмөхәммәтов, гимназия укучылары, волонтерлар – беренче мәктәп укучылары, телевидение һәм редакция хезмәткәрләре катнашты.
Кемнәр ул волонтерлар? Русия Федерациясе законына ярашлы, волон-терлар – киң җәмәнатьчелеккә файда китереп, моның өчен бүләк, финанс ярдәмгә дәгъва итмичә эшчәнлек алып барган гражданнар. Телевидение, радио, Интернет челтәре аша волонтерлар хәрәкәте турында күп языла, күрсәтелә. Соңгы елларда РФ Президенты, хөкүмәтебез тарафыннан бу хәрәкәт хуплау һәм яклау тапты. Совет чорында «кызыл шимбә»ләр, тимурчылар хәрәкәтен волонтерлык дип атарга булыр иде. Русия Федерациясенә ул 1990 еллар башында килеп керде. Коммерциягә кагылышы булмаган оешмалар барлыкка килде, алар мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек белән шөгыльләнеп, үз теләге белән кушыл-ганнар өчен уңайлы шартлар тудырдылар.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
08.10.2015: Район яңалыклары
Яшьләрне заман афәтләреннән курчалап калыр өчен
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Алар барысы да безнеке...
-
28.05.2015: Район яңалыклары
Яшьләр фән, иҗат, сәламәтлекне сайлый!
-
21.05.2015: Район яңалыклары
Хәвефсезлек акциясе үтте
-
02.04.2015: Район яңалыклары
Районыбызда “Яшьләр гвардиясе” оешмасы барлыкка килде