Хезмәтләре хөрмәткә лаек

18 (11249) | 16-02-2017, 09:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 281 | Комм.: 0
Хезмәтләре  хөрмәткә лаек
Район мәктәпләреннән 13 укытучы үткән атнада “Ел укытучысы – 2017” һөнәри осталык конкурсында катнашты, аның финалы Чакмагыш гимназиясендә үтте.
Педагогларның һөнәри бәйгесе 2004 елдан башлап узды-рыла. Шушы еллар эчендә 121 укытучы конкурста катнашып, 30ы республикада оештырылган мәртәбәле бәйгедә районыбыз данын якладылар.



Районда ниләр бар?

16 (11247) | 11-02-2017, 09:02 | Район яңалыклары | Просмотров: 262 | Комм.: 0
Шушы көннәрдә Каразирек авыл китапханәсендә “Башкорт ырулары тарихы. Ялдәк. 13-нче том” китабының премьерасы үтте. Бу фәнни басма шушы төбәктә яшәүче ялдәк ыруы вәкилләре тарихына багышланган. Анда бу ыру үсешенең төп этаплары тасвирланган, аларның тамырлары, охшашлык (идентичность) проблемаларына шактый урын бирелгән.



Бердәм булыйк, тату яшик

16 (11247) | 11-02-2017, 08:53 | Район яңалыклары | Просмотров: 278 | Комм.: 0
Бердәм булыйк, тату яшик
Соңгы елларда авылларның кайберләрендә клублар, мәдәният йортлары эшләми, дигән моңзар ишетергә туры килә. Ә бит авылда мәктәп белән клуб булмаса, яшьләр туган якларында калмыйлар, шәһәргә китү ягын карыйлар. Тик шунысын да онытмаска кирәк: авыллардагы мәдәният йортлары гөрләп эшләсен өчен анда яшәүчеләр үзләре дә актив булырга тиеш. Шул вакытта гына концертлары да булыр, кичәләре дә…



Район хуҗалыкларында

15 (11246) | 9-02-2017, 08:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 232 | Комм.: 0
Шушы көннәрдә “Алга” хуҗалыгында 2016 ел йомгаклары буенча отчет җыелышы үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Г.Ф.Крюков, район авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы профкомы рәисе Р.Н.Хаҗиев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Базы” хуҗалыгы рәисе В.В.Соколов һәм кооператив-колхозлар рәисләре катнашты.



Бу дөньяның могҗизасы бетмәс матурлыкны тоя белгәндә

15 (11246) | 9-02-2017, 08:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 285 | Комм.: 0
Бу дөньяның могҗизасы бетмәс  матурлыкны тоя белгәндә
“Район үзешчәннәренең быелгы иҗади бәйгесе Русия киносы елына багышлана. Шушы уңайдан 2 фев-ральдә Калмашбаш авыл мәдәният йортында “Башкортстан мәдәният министрлыгының “Калмашфильм” кинокомпаниясе”нең “Яшьлек белән очрашу” нәфис фильмы премьерасы үтте. Бер тында, бер сулышта каралган музыкаль фильм чагу декорацияләре, бер-берсенә эзмә-эзлекле ялганып килгән кадр-чыгышлары һәм лирик-хисле сюжет-эчтәлеге белән тамашачылар мәхәббәтен яулады.



Кунакханә ишекләрен ачты

14 (11245) | 7-02-2017, 09:44 | Район яңалыклары | Просмотров: 267 | Комм.: 0
Кунакханә  ишекләрен  ачты
“Тәвәккәлләр таш яра” дигәннәре булдыклыларга – эшкуарларга карата әйтеләдер, мөгаен. Алар безнең арада яши, иҗат итә, игелекле эшләре белән яшәешне балкыта. Ә бит кешенең үзенә генә әллә ни күп тә кирәкми кебек.



Бу дөньяда җырсыз-моңсыз яшәүләре мөмкин түгел

14 (11245) | 7-02-2017, 09:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 278 | Комм.: 0
Бу дөньяда җырсыз-моңсыз яшәүләре мөмкин түгел
Февраль аен район үзешчәннәре дулкынланып көтеп алды. Авыл клубларында күңелле ыгы-зыгы, тынгысыз репетицияләр мәле — һәр коллектив тамашачысы алдында сынау тотарга әзерләнә. Быелгы үзешчәннәр бәйгесе Русия киносы елына багышланды һәм “Талантларның мең төсе” исеме астында үтә. Халык иҗаты фестивален җирәбә буенча Чакмагыш авыл биләмәсе үзешчәннәре башлап җибәрде.